Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шәфкать туташларын... дәваларга кирәк!

11.03: Шәфкать туташларын... дәваларга кирәк!

Шәфкать туташларын... дәваларга кирәк!Юкса, алар арасында киң таралган дорфалык чире азуның чигенә җитте.

Менә ничәнче көн инде мин “Кызыл таң”ның 18 февраль санында чыккан “Тереләсең килсә... үләр чиккә җит” дигән мәкаләдә язылганнар турында уйланып йөрим. Үзем уйланам, үзем автор Ләйсән Якупованың һәр сүзенә “Дөрес язган бит!” дип, эчтән генә мөһер суга барам. Ни өчен дисезме? Миңа да Яңа ел чорында Уфа дәваханәләренең берсендә операция ясатырга туры килде. Анда күргәннәрем бер китап язарлык булды.


Иң беренче чиратта мине дәваханәдә шәфкать туташларының дорфалыгы шаккатырды. Укол кадарга дип килеп керәләр, әйкәем, “Хәлең ничек, апа?” дип сорау түгел, исәнләшә дә белмиләр. Мине карап яткан апам соңыннан сөйләде, операциядән соң шәфкать туташы 3 сәгать дәвамында яныма кермәгән. Дөресрәге, операциядән соң ук кергән. Мине шундый халәттә күреп куркып калган апам: ”Сеңлемнең ирененә су тидеримме?” — дип сорагач, “Помада сөрт!” дип җикереп чыгып киткән. Шуннан соң 3 сәгать буе эзе-юлы күренмәгән. Апа операция ясаган табиб янына барып тавыш чыгаргач кына кереп, авыртуны баса торган укол кадап чыгып киткән.
Апа минем кебек сабыр түгел ул, берсендә түзмәде: “Нигә сез бу кадәр дорфа? Шәфкать туташы булгач, сез бит Җир йөзендәге иң шәфкатьле кеше булырга тиешсез!” — дип, шәфкать туташының үзеннән сорады. Җавап урынына әллә ничә тозлы-борычлы сүз ишетте. Апа, бу хәлгә түзәлмичә, “Хәзер үк баш табиб янына барам!” дип, урыныннан сикереп торган иде, “Минем бит әле монда ятасым бар, бара күрмә”, — дип туктаткач кына тыелып калды.
Интернет челтәре һәм гәзит битләре Уфа дәваханәләренең берсендә поликлиниканың икенче катында урнашкан рентген кабинетына аягы сынган бер апаның мүкәләп менүе, бу хәбәр республика Башлыгына барып җитеп, баш табибны эштән җибәрүе турындагы хәбәр белән тулган чак иде ул. Минем карашка, бу хәбәр мин яткан дәваханәдә эшләүче шәфкать туташларының күзенә чалынмады булса кирәк. Күргән булсалар, пациентлары белән бу кадәр дә дорфа сөйләшмәсләр иде. Дөрес, кулдагы бармаклар төрле булган кебек, шәфкать туташларының да төрлесе була торгандыр. Аларның араларында да шәфкатьлеләре, авырулар өчен “аһ” итеп торучылары бардыр. Бер кашык дегет бер мичкә балны бозган кебек, шәфкатьсез йөрәкле шәфкать туташлары өчен аларына да кара ягыла шул. Озын сүзнең кыскасы, дәваханәдән мин, бирегә кабат эләгергә язмасын, дигән уй белән чыктым.
Дәваханәгә кермәс өчен нишләргә була соң? Бу очракта юл берәү генә: авыруларны алдан кисәтергә! Ничек итепме? Дару үләннәре кулланып, әлбәттә! Элек бит әби-бабайларыбызның берсе дә, авырый башласалар, дәва­ханәләргә дә, даруханәләргә дә йөгермәгән, ә аяк астында үсеп утырган үләннәр белән дәва­ланганнар. Ә без, хәзерге заман кешеләре, алай итмибез. Авырый башладыкмы, иң беренче дару­ханәгә чабабыз. Шуннан дарулар ярдәмендә дәвалана башлаган булабыз. Даруның агу икәнлеген беләбез. Белә торып, шулай итәбез.

Әбҗәлил белән Баймакта – йөзәр, Уфада – 500әр!

Шушы көннәрдә Әбҗәлил районында һәм Баймак шәһәрендә ЗАГС хезмәткәрләре яңа туган йөзенче балаларны теркәде.

Ишбулатовлар гаиләсендәге икенче малай Әбҗәлил районындагы йөзенче бала булды. Баймактагы йөзенче бала – Үзәнбаевлар гаиләсендә туган малай. Аларның әти-әниләре туу турындагы таныклыклар һәм истәлекле бүләкләр алды.

Ә Уфаның Калинин һәм Киров районнарындагы ЗАГСларында 500нче балалар теркәлде. Алар да малайлар. Әти-әниләре сабыйларына Леонард һәм Павел дип исем кушкан.


Ләйсән Якупова мәкаләсен “Тереләсең килсә... үләр чиккә җит” дип атаган. Мин моның белән һич кенә дә килешмим. Үзеңне үләр чиккә җиткерү, үз сәламәтлегеңә төкереп карау — ул бернинди кысага да сыя торган эш түгел. Син бит бу дөньяда үзең генә түгелсең. Синең бит әти-әниең, ирең, ха­тының, балаларың, якыннарың бар. Шулай булгач, ничек үзеңне үләр чиккә җиткерергә мөмкин? Дәваханәләрдәге авыруларга карата битарафлыкка, шәфкать туташларының дорфалыгына үч итеп, үзеңне хәстәрләргә, авыруларны алдан кисәтергә кирәк, минемчә!

Мисал эзләп ерак китмим. Үземне генә алам. Мин менә 4нче ел инде кара чәй эчмим, ә иван-чәй генә кулланам. Һәр елны июньдә шул үләнне җыеп киптереп, чәй ясыйм. Чөнки мин иван- чәйнең бик күп авыруларга каршы торырдай дару үләне икәнен яхшы беләм (Бу хакта сез үзегез дә Интернетка кереп укый аласыз ).

Иван-чәйдән тыш та мин бик күп төрле үләннәр кулланам. Иртән чәй пешерә торган савытыма ким дигәндә 5 төрле үлән салам: иван-чәй, карлыган, җир җиләге яфрагы, бөтнек, киптерелгән бакча җиләге (анысын иван-чәйдәге үзенчәлекне тәмне бетерер өчен кулланам). Һәр ай саен шулар янына, чиратлаштырып, я кипкән камырлык, я тукранбаш (клевер), я гөл­җимеш, я сары мәтрүшкә салып эчәм. Сез беләсездер инде, күп кенә дару үләннәрен даими рәвештә эчәргә ярамый, курслап кулланырга кирәк. Мин дә шулай итәм, аларның файдасын да күрәм. Инде, Ходаем, шайтанның колагы саңгырау булсын, быелгы кышта, кулны сындырып дәваханәдә ятудан тыш, 3-4 ел дәвамында томау, ютәл кебек чирләрнең ни икәнен дә белмим.

Мин бу тормышта Аллаһы Тәгаләнең “Сакланганны саклармын” дигәненә таянып яшим. Шунсыз булмый да. Синең сәламәт бу­луың, бая язганымча, үзең өчен, якын кешеләрең өчен кирәк. Шу­ңа иң беренче чиратта сәламәтлекне кайгыртмый булмый. Мин үзем менә шулайрак уйлыйм инде. Бәлки, башка төрле фикер­ләүчеләр дә бардыр? Булса, сез дә “Кызыл таң”га минем кебек хат юллагыз. Сәламәт булу серләре гәзит укучыларның һәммәсе өчен фәһемле һәм файдалы булыр, дип уйлыйм.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Галимнәр яңа дару әзерли
24-04-2017 :: Сәламәтлек саклау
Галимнәр яңа дару әзерли
Фастфуд рекламасы чикләнә
24-04-2017 :: Сәламәтлек саклау
Фастфуд рекламасы чикләнә
Иртәгә —Гомумрусия донорлар көне
19-04-2017 :: Сәламәтлек саклау
Иртәгә —Гомумрусия донорлар көне
Күзләреңә бер  каравым җитә...
15-04-2017 :: Сәламәтлек саклау
Күзләреңә бер каравым җитә...
Талпаннан  сак булыгыз
11-04-2017 :: Сәламәтлек саклау
Талпаннан сак булыгыз
Дөньяны чагу төсләрдә күрик
11-04-2017 :: Сәламәтлек саклау
Дөньяны чагу төсләрдә күрик
Туберкулез —  мәкерле авыру
11-04-2017 :: Сәламәтлек саклау
Туберкулез — мәкерле авыру








Новости русской версии сайта

Важная информация

Половодье-2017

* * *
Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


sendmail

Яңа номер

50 (25054)

от 29 апреля 2017 Архив номеров газеты







Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»