Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Дөньяны чагу төсләрдә күрик

11.04: Дөньяны чагу төсләрдә күрик

Олег Сабиров чираттагы пациентны тикшерә.Олег Сабиров чираттагы пациентны тикшерә.Күз табибын лаеклы рәвештә дөньяның барлык матур төсләрен бөтен чагулыгында күрергә ярдәм итүче дияргә була. Уфаның 10нчы шәһәр клиник дәваханәсендә эшләүче Олег Сабиров – нәкъ шундый табиб. Ул 35 ел офтальмолог булып эшли, 20 ел — бүлек мөдире.

Шәфкатьле, киң күңел­ле, үз һөнәрен яратучы ке­ше ул Олег Кәбир улы. Барлык төр күз авыруларын дәвалый, операцияләр ясый.
Дакриоцистит — киң таралган һәм кешеләргә күп уңайсызлыклар китерә торган авыру: туктаусыз яшь ага, күзне “томан” каплый... Операциясез котылып булмый. Ә доктор Сабиров бу авыруның операциясез дәвалау ысулын тапты!
Олег Сабиров яңа опе­ра­цияләр уйлап табуга патент алган, өч рационализатор тәкъдиме керткән, Уфа күз авыруларын фән­ни-тикшеренү институты­ның фәнни журналында алты мәкалә бастырган. Башкортстанның атказанган табибы, “2010 елның иң яхшы табибы” дигән исемнәргә ия ул.
— Һөнәремне нәтиҗәсе күренгәнгә яратам, – ди ул һәм өстәп куя: ул һәрвакыт яңа, беркайчан да бер-берсенә охшаган опера­цияләр булмый, авырулар бер-берсенә охшашса да.
Ярдәм сорап килгән бер-кемнең дә үтенечен кире какмый. Аеруча ир-атларга сак булырга киңәш итә. Чөнки аның күпчелек пациентлары — ирләр. Инструментлар, кислоталар белән саксыз эш итеп, күз җәрә­хәтләре еш алалар.
— Күзләрне дару гына дәваламый, — ди табиб. — Көн саен авыз-борынны чайкату, дөрес туклану, начар гадәтләрдән баш тарту, компьютер белән сак эш итү, күзләргә күнекмәләр ясау — сыйфатлы күрү сә­ләтен озак еллар сакларга ярдәм итүче чаралар.

Нина Турицына.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Шәһәрләрдә "нервынный" кешеләр арта...
Вчера, 14:29 :: Сәламәтлек саклау
Шәһәрләрдә "нервынный" кешеләр арта...
Билгеле табибка тактаташ ачылды
26-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Билгеле табибка тактаташ ачылды
Яман шештән сакланыгыз!
17-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Яман шештән сакланыгыз!
Йөрәкләргә  юл таба белә ул
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Йөрәкләргә юл таба белә ул
Кан басымыңны контрольдә тот!
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кан басымыңны контрольдә тот!
Балалар  күңеленә ачкыч
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Балалар күңеленә ачкыч
Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

62 (25066)

от 30 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»