Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Талпаннан сак булыгыз

11.04: Талпаннан сак булыгыз

Талпаннан  сак булыгызТабигатьтә яз хакимлек итә, дөнья матурлана, күңелләр күтәрелә. Тик күңелле язның да кайбер күңелсезрәк яклары бар шул. Мәсәлән, талпаннар. Алар беренче ерганаклар күренә башлау белән үк активлаша, шуңа талпан тешләү очрагы апрель аенда ук булырга мөмкин. Иң күбе, әлбәттә, кояшлы май-июнь айларына туры килә. Соңыннан аларның активлыгы кими төшә һәм август-сентябрь айларында янә күтәрелеп ала. Талпан тешләве аша инфекция йоктыру куркынычы октябрь айларына кадәр үк сакланырга мөмкин. Хәтта урманга бармаган кешенең дә талпан аша чир йоктыру хәвефе бар. Мәсәлән, йорт хайваннарыннан, башка кешенең киемнәреннән, чәчәкләрдән, агач ботакларыннан, паркларда йөргәндә.

— Талпаннар дым ярата, шуңа дымлы, күләгәле урыннарда алар күбрәк була, — ди Куватов исемен­дәге Республика дәваханә­сенең табиб-неврологы, БДМУның нейрохирургия һәм медицина гене­тикасы курслары белән неврология кафедрасы доценты Роберт Ибә-туллин. — Җил искән яктан кеше­нең якынлашуын талпан 15-20 метр ераклыктан ук сизә. Шуңа алар, урман эченә караганда, кешеләр йөри торган сукмак буйларын ныграк ярата. Киемгә эләгү белән талпан тиз генә өскә үрмәли һәм җай-лы урын эзли. Гадәттә баш тире­сенә, колак артына, култык астына, корсакка ябыша. Кеше аның теш­ләгәнен сизми дә кала.
Доктор әйтүе буенча, безнең республикада һәм илнең башка күп төбәкләрендә еш очрый торган һәм иң куркыныч инфекцияләр — талпан энцефалиты һәм талпан боррелиозы (Лайм авыруы). Ел саен республикада бу авыруларны уртача 50-100 кеше йоктыра. Талпан энцефалиты аеруча авыр чир, ул нерв системасы бозылу нәти­җәсендә параличка, эпилепсиягә, хәтта үлемгә китерергә мөмкин.
Хәтта кәҗә сөте аша да талпан энцефалитын йоктыру куркынычы бар икән, талпаннарның азган чорында вирус хайванның сөтендә дә саклана. Бу авыру буенча имин булмаган төбәкләрдә сөтне дә кайнатып эчү киңәш ителә.
Талпан тешләгәннән соң авыру 7-14 көннән соң гына башлана. Беренче билгеләр: кинәт температура күтәрелү, өшү-калтырау, укшыту, косу, баш, буыннар, тән авырту, бит, күзләр кызару, ә 3-5нче көннәр­дә инде саташу, хәлсезлек, бизгәк тоту, кул-аяклар хәрәкәте бозылу башлана.
Кайвакыт талпан тешләгән урын кызарып тора диаметры 60 сантиметрга кадәр җитә. Мондый эритема барлыкка килү Лайм авыруы хакында хәбәр итә. Грипп бил­ге­ләренә охшаш халәт тә күзә­те­лергә мөмкин: температура күтә­релү, баш авырту, лимфа төеннәре зураю һәм башкалар. Соңрак йөрәк һәм нерв системасында тайпылышлар башлануы да бар. Дәва­лан­маган очракта авыру озайлыга әйләнергә мөмкин.
Авыруның беренче билгеләре башлану белән кичекмәстән табиб­ка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Талпан инфекциясенә шик булган очракта, авыру шунда ук дәваханәгә салынырга тиеш.

Тешләмәсен дисәгез...
— Талпан энцефалиты белән авыруны булдырмауның иң яхшы чарасы — бөҗәктән тешләнмәү. Урманга барганда дөрес итеп кие­нер­гә кирәк. Ныклы, шуып торган якты төсле тукымадан тегелгән комбинезон яхшы булыр. Кием талпанга тәнгә керер урын калдырмасын: күлмәк якасы тәнгә сылашып торырга, куртканың капюшоны бу-лыр­га, озын җиңле күлмәк — чалбарга, чалбар балагы итекләргә кыс­тырылган булырга тиеш. Баш киеме мотлак, — ди Роберт Альбер улы. — Талпаннан саклану өчен репеллентлар кулланалар, аны тәнгә һәм киемгә сиптерергә кирәк. Юлда сәгать саен үзеңне һәм юлдаш­ларыңны тикшереп торырга кирәк. Тукталышлар һәм төн кунулар үләнсез, комлы урыннарда яисә коры нарат урманнарында булсын.

Кадалган очракта...
Табиб мондый киңәшләр бирде. Талпанны үзеңдә ачыклау белән, аның борынын, тәндә калдырмаска тырышып, тартып алырга һәм медицина учреждениесенә мөрәҗә­гать итәргә кирәк. Талпанны тәннән никадәр тизрәк аласың, ул шул­ка­дәр азрак инфекция кертеп өлгерә. Моны медицина хезмәткәре башкарса яхшырак.
Тиз арада медицина ярдәме табып булмаган очракта, талпанны үзеңә алырга туры килә. Аны болай эшлиләр: пинцет ярдәмендә яки чиста марляга уралган бармаклар белән талпанның авыз-борын урыныннан мөмкин кадәр якынрак перпендикуляр рәвештә тотып, сак кына әйләндерә-әйләндерә тартып чыгарырга. Кискен хәрәкәтләр ярамый. Бөҗәкне җепкә бәйләп тә сак кына өскә таба тартырга мөмкин. Әгәр башы тәндә калды икән, спиртлы яки йодлы марля белән яра урынын сөртергә һәм кыздырылган энә белән башын алырга кирәк.
Тәннән алынган тере талпанны гына инфекциягә тикшереп була. Моның өчен аны юеш кәгазь яки салфетка куелган чиста савытка салып, ике тәүлек эчендә дәваха­нәгә илтергә кирәк. Яра урынын йод белән эшкәртергә һәм кулларны яхшылап юарга кирәк.
Вируслы талпан энцефалиты авыруын кисәтүнең төп юнәлеше — вакциналау. Аның схемасын һәм төрен табиб билгели. Моның өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Вакцина нәтиҗәсе — 95 проценттан артык. Вакцинаны талпан энцефалиты чоры башлануга ике атна кала вакыттан да соңга калмый ясарга кирәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Билгеле табибка тактаташ ачылды
26-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Билгеле табибка тактаташ ачылды
Яман шештән сакланыгыз!
17-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Яман шештән сакланыгыз!
Йөрәкләргә  юл таба белә ул
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Йөрәкләргә юл таба белә ул
Кан басымыңны контрольдә тот!
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кан басымыңны контрольдә тот!
Балалар  күңеленә ачкыч
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Балалар күңеленә ачкыч
Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!
Кан төркемеңә карап аша!
11-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кан төркемеңә карап аша!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»