Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Чын табиб үлемнән дә тартып ала

06.05: Чын табиб үлемнән дә тартып ала

Ринат Канбеков.Ринат Канбеков.Сырхау кешегә тирә-юньдә бөтен нәрсә аның белән бергә чирли кебек тоела. Дөнья төссезләнеп, тәмсезләнеп калган шундый чакта нинди ярдәм дә – бигрәк тә җылы сүз, урынлы киңәш кадерле. Әгәр ул табибтан булса, тагын да яхшы. Игътибарын кызганмыйча, дикъкать белән тыңлый белүче табибка һәрбер сырхау моңа кадәр беркемгә дә сөйләмәгән серләрен ачарга әзер.

Кайбер чирне күпләр яшерә. Әйтик, юан эчәк авыруларын. Табиб-проктологка баруны мөмкин кадәр кичек­терергә тырыша. Һәм юкка! Бер башланган чир барыбер тынгылык бирмәячәк, шуңа да аңа каршы көрәшне башлангыч чорында ук кузгатырга кирәк. Бу хакта без Г. Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәва­ха­нәсендәге колопроктология үзәге табибы, югары категорияле хирург, Баш­кортс­танның сәламәт­лек саклау отличнигы Ринат Канбеков белән сөйләшә­без.
– Чыннан да, колопроктология – медицинаның үзен­чәлекле тармагы. Монда эшләү өчен һөнәри белем генә җитмидер. Кеше күзеннән яшерен органнарны тикшерү мораль әзер­лек тә таләп итә.
Безнең пациентлар елдан-ел арта. Бу хәзерге заманда күпчелек халык­ның аз хәрәкәтләнүе һәм дөрес тукланмавына бәй­ле. Кеше рационында аксым, майлар күбрәк, ә эчәклек эш­чән­леген тәэ­мин итүче углевод, тупас клетчатка җитешми.
Хәзерге заман өчен юан эчәк авырулары диагностикасы, башлангыч чорда дәвалау мөһим. Әмма, кызганычка каршы, ул яман шеш дәрәҗәсәнә барып җиткән очраклар ешая бара.
Хәер, алар моңа кадәр дә булган. Колопроктология фәнен юкка гына бер үк вакытта борынгы да, хә­зерге заман тәгъли­маты да димиләр. Чөнки юан эчәк чирләре күптән билгеле булса да, аны фәнни дәрәҗәдә өйрәнеп, ныклап дәвалау чоры – соңгы 30-40 ел гынадыр.
Русиядә һәм Башкортстанда бу фән үсешенә зур өлеш керткән мәр­тәбәле галимнәрдән өйрәнә Ринат Канбеков. Ул Ә. Булгаков, М. Нартайлаков, Р. Каланов, С. Хәсәновны үзенең остазлары буларак хөрмәт итә. Бүген үзе дә бу өлкәдә билгеле табиб булганчы зур мәктәп уза.
Ринат Зөфәр улы Архангель районында туып-үсә, шунда урта белем ала. Әтисе – судья, әни­се – укытучы, үзеннән өлкән абыйлары бар. Һөнәр сайларга вакыт җиткәч, якыннары аңа табиб булырга тәкъдим итә, гаиләдә андый белгеч тә кирәк булыр, янәсе. Алар сүзен екмый егет, Уфадагы медицина институтына ук­ырга керә. Кулына диплом алып, үзаллы эшли башлаганчыга кадәр янә 10 ел “энә белән кое казырга” туры килә аңа.
– Яшьтәшләрем эшкуарлык белән шөгыль­ләнә башлагач, миңа да шул өлкәдә тәкъдимнәр булды. Кайберләре – бик җитди. Әмма сайлаган юлдан тайпыласы килмәде.
Чыннан да, табиблык – ул гади һөнәр түгел. Анда сәләт кирәк. Актер, рәссам һәм башка шундый иҗат кешеләренә кирәк булгандай, чын табиб булуның сере – сәләт­тә­дер. Ул кем-гә­дер би­рел­гән, кемгә­дер юк. Ә хирург һөн­ә­ренең серләре, хис-киче­решләре турында без Ринат Зөфәр улыннан беле­ргә булдык.
– Тойгыларга артык күп игътибар бирмәскә ты­рыш­саң да, һәр операция алдыннан дулкын­ланасың. Чөнки җир йөзендә бер төрле ике кеше булмый, һәр организм үзенчә уникаль. Шуңа бер кешегә ясаган операцияне икенче кешедә кабатлап бул­мый, – ди табиб.
Аның сүзләренә караганда, хирург опера­циягә ал­дан әзерләнә, көч туп­лый.
– Әлбәттә, төп рухи көчне гаиләмнән алам. Шулай да минем өчен опера­цияләр белән узган көннән соң иң шәп ял – ул фут­бол, – диде ул. – Бу спорт төре белән 20 ел шөгыль­ләнәм, Республика клиник дәва­ханәсе командасында уйныйм. Әйт­кәндәй, безнең команда республика күлә­мен­дәге ярышларда 6 тапкыр чемпион булды!
Без очрашкан көнне Ринат Зөфәр улы бер операция планлаштырса, Әлшәй районыннан “Ашыгыч яр­дәм” хезмәте китереп җит­кергән сырхауга янә бер операция ясарга туры килде. Ул аларны төгәлләп чык­кач, безнең белән сөй­ләшергә вакыт тапты.
– Республикада үзебез­нең көч белән колопроктология буенча катлаулы операцияләр ясала, – диде ул. – Мәскәүгә җибәрелгән авырулар 3 елга берәү буламы икән?
Ул көнне пычак астына яткан сырхау белән без соңрак шалтыратыштык. Фәйзелхан Дәүләтҗанов Республика клиник дәва­ханәсенең колопроктология бүлеге хезмәт­кәр­ләренә чиксез рәхмәтле:
– Биредә инде үлемнән тартып ала торган табиблар эшли, шәфкать туташлары, башка хезмәткәрләр дә искиткеч оста куллы һәм мөлаем. Алар һәрбе­ребез­гә игътибарлы һәм ярдәм­чел. Кеше сәламәт чакта артык әһәмият биреп җит­кер­мәгән ихласлык биредә аеруча кадерле. Барысы өчен дә зур рәхмәт!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Йөзәргә өйрәнәбез!
21-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Йөзәргә өйрәнәбез!
Дәваханә яши!
20-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханә яши!
Юбилейга – 14 сәламәтлек  саклау объекты
17-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Юбилейга – 14 сәламәтлек саклау объекты
Иң яхшы  хирург ул
17-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Иң яхшы хирург ул
Тырышлык китергән уңышлар
17-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Тырышлык китергән уңышлар
Уфада – онкологлар съезды
15-06-2017 :: Сәламәтлек саклау
Уфада – онкологлар съезды








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»