Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!

13.05: Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!

Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!Халыкта “тычкан бизгәге” дип йөртелүче геморрагик бизгәк – кешенең бөерләрен зарарлаучы вируслы инфекция.

Башкортстанда бу авыруны йоктыручы төп чыганак булып җирән кыр тычканы тора. Вирус аларның канында бар һәм аеруча һава-тузан юлы белән аларның тизәге, төкереге аша кешегә йога. Биналарны җыештыр­ганда, урман кискәндә, учак якканда, печән хәзерлә­гәндә, юылмаган куллар белән тычканнар пычраткан ашамлыкларны кулланганда һәм тәмәке тартканда аны йоктыру ихтималлыгы арта. Авыру очрак­ларының яртысы урманга гөмбә, җиләк, гербарий җыярга барганда эләгә. Соңгы елларда паркларда да авыру йоктыру күзәтелә. Кешедән кешегә инфекция йокмый.
Геморрагик бизгәк белән авыру билгеле бер сезонга: майдан декаб­рьгә кадәр вакытка туры килә. Күп еллар күрсәткечләре буенча, Башкортстанда авыруның иң кискен чоры сентябрь-ноябрь айларында күзәтелә. Авыру­чылар­ның 70 проценты актив яшьтәге ир-егетләр (16-50 яшь), гадәттә, сәнәгать предприятиеләре эшче­ләре, водительләр, тракторчылар, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре. Балалар, хатын-кызлар һәм өлкән­нәр сирәгрәк чирли (3-5 процент).
Авыру йокканнан соң беренче билге­ләр сизел­гәнче 7-14, иң күбе 40 көн үтәргә мөмкин. Авыруның башлануы гадәти респиратор инфекциягә охшаган – температура күтәрелә, баш, буыннар авырта, хәл бетә, кайвакыт укшыта, костыра, эч китә. Кайбер авыруларда томау, ютәл, кыска вакытка күз күрүе начарлану, күзләрнең авыртуы, күз алдында нокталар сикерешү булырга мөмкин.
3-5нче көннәрдә боларга бил һәм эч авырту өс­тәлә, кайвакыт тәнгә кызыл таплар чыга. Бөерләр функ­циясе бозыла, авыз кибә. Борыннан кан китү мөмкин. Беренче билгеләр сизелү белән кичек­мәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Үз-үзеңне дәвалау белән шөгыльләнү бик хәвефле, дәвалану бары тик стационарда үткә­релергә тиеш.
Авыруны ничек кисәтергә?
Иң мөһим чара – тычканнарны юк итү. Моның өчен язлы-көзле капканнар куярга кирәк. Үлгән тычканнарны перчатка һәм респиратор киеп кенә алу мотлак. Аларны яндырырга яки 50 сантиметрдан тирән­рәк итеп күмәргә кирәк.
Азык калдыкларын, кипкән үлән, төзелеш чүбен өеп, бакчада сакламаска. Чөнки ул тычканнар яшәр өчен бер дигән урын.
Бакча, дача өйләрен җыеш­тырганда медицина битлеге кию мөһим. Дезинфек­ция­ләүче сыекчалар белән юеш җыештыру үткәрергә кирәк. Яз көне бинаны яхшылап җиллә­тергә, ә урын кирәк-яракларын үтүкләргә, яки кояшта 3-5 сәгать киптерергә кирәк.
Печән, салам, утын хәзерлә­гән­дә, җир белән эшләгәндә шәхси гигиена таләпләрен үтәү мотлак – бияләйләр, медицина битлеге кияр­гә, эшләгән вакытта ашамаска, тәмәке тартмаска, эш беткәч кулларны бик яхшылап сабын белән юарга.
Урманга, пикникларга, туристик походларга барганда ял һәм куну өчен урманның ачык урыннарын, болынлыкларны, чүпсез, ауган агачлар булмаган җирләр­не сайларга кирәк. Учак өчен коры-сары җый­ганда авыз-борынны берничә кат марля яисә яулык белән капларга.
Ашамлыкларны тычканнар тиярлек итеп калдырмаска, алар тигән очракта, ул ризыкларны юк итәргә.
Пешмәгән яшелчә-җимешне ашар алдыннан яхшылап юарга һәм кайнап чыккан су коеп алырга кирәк.
Геморрагик бизгәк сәламәтлеккә җитди зыян китерә һәм авыр катлаулылыклар китереп чыгара. Урманга барганда һәм бакчада эшләгәндә элементар гигиена таләпләрен үтәү авыруны кисәтә ала.
Авыруның беренче билгеләре си­зе­лә башлау белән үк медицина яр­дәменә мөрәҗәгать итү мөһим, чөнки вакытында дәвалау башланган очракта гына авыру җиңелрәк үтә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яман шештән сакланыгыз!
17-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Яман шештән сакланыгыз!
Йөрәкләргә  юл таба белә ул
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Йөрәкләргә юл таба белә ул
Кан басымыңны контрольдә тот!
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кан басымыңны контрольдә тот!
Балалар  күңеленә ачкыч
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Балалар күңеленә ачкыч
Кан төркемеңә карап аша!
11-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кан төркемеңә карап аша!
Чын табиб үлемнән дә тартып ала
6-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Чын табиб үлемнән дә тартып ала
Кыз баланың үлемендә табиб гаепле
3-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кыз баланың үлемендә табиб гаепле








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»