Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Балалар күңеленә ачкыч

13.05: Балалар күңеленә ачкыч

 Айгөл Зәйнетдинова сабыйлар телен яхшы аңлый. Айгөл Зәйнетдинова сабыйлар телен яхшы аңлый.Сәламәтлек саклауда балаларга аеруча зур игътибар бирергә кирәк, чөнки алар тиз авырый һәм озак савыга. Күңелсез хәлләргә чик кую, балаларны савыктыру, югары дәрәҗәдә медицина хезмәте күрсәтү юнәлешендә Башкортстан төбәкләрендә дә күп эшләнә. Мәсәлән, Иглин районында былтыр 13152 балага медицина ярдәме күрсәтелгән. Шуларның 824е – яше тулмаганнар. Балалар соңгы елларда нинди чирләр белән еш авырый? Хәл итәсе мәсьәләләр нинди ? Иглин районы үзәк дәваханәсенең участок педиатры Айгөл Зәйнетдиновадан шул хакта да сораштык.

— Аллергия, бронхиаль астма, дерматит белән авыручы балалар артты, — ди Ай­гөл Ришат кызы. — Мондый күре­неш экологиянең начараюы, әти-әниләрнең сәла­мәтлеге белән бәйле. Шулай ук, начар күрүчеләр, умыртка баганасында тайпылышлар артты. Болары инде компьютерлар, телефоннар, смартфоннар куллану нәтиҗә­се. Соңгы вакытларда балалар-ның сәламәтлегенә бәйле бәхәсле мәсьәләләр киң җәмәгатьчелектә күтәрелде.
Кайбер әти-әниләр нарасыйларына прививка ясатудан баш тарта башлады. Без тәкъдим итә алсак та, беркемне дә мәҗбүр итә алмыйбыз. Мондый фикер яклы әти-әниләр дөрес эшләми. Алар балаларының сәламәтлеген зур куркыныч астына куя. Яңа закон буенча антибиотикларны табиб рецепты буенча гына сатып алырга мөмкин. Бу яңалыкның яхшы яклары күп. Авырулар, үзаллы антибиотик кулланып, сәламәт­лекләренә дә зыян сала, савыга да алмый. Хәзер мондый хәлләргә чик куелачак.
Айгөл Ришат кызы кечке­нәдән табиб булырга хыялланган. 1нче Иглин мәктә­бен тә­мам­лагач, Башкортстан дәүләт медицина университетына укырга кергән. Анда булачак ирен, бүген анестезиолог булып эшләүче Булатны очраткан. Яшьләр, гаилә корып, кызлары Азалия белән уллары Аскарны үстерәләр.
Балалар күңеленә ачкыч табу — үзе бер җитди мәсьә­лә.
— Балалар белән бик тиз уртак тел таба беләм, – диде, бу хакта сүз чыккач, әңгә­мә­дәшем. — Баштагы мәлдә бераз авырлыклар булды. Үзем ике тапкыр әни булгач, тәҗрибә туплагач, хәл уңай якка үзгәрде. Бүген, Иглиннән тыш, алты авыл халкын хезмәтләндерәм. Көн саен кырык баланы кабул итәм, 20 тапкыр чакыруга барам. Барысына да өлгерү өчен тырышырга туры килә.
Бүген Иглин районында балаларга медицина ярдәмен 13 педиатр күрсәтә. Һәммәсе дә җаваплы эшкә намус белән карый һәм сәламәт буын тәрбияләүгә зур өлеш кертә.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Үләннәрнең  көче зур
20-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Үләннәрнең көче зур
Бу яртыеллыкта 337 кеше ВИЧ йоктырган
18-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Бу яртыеллыкта 337 кеше ВИЧ йоктырган
Дарусыз һәм операциясез дә савыгып була!
17-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Дарусыз һәм операциясез дә савыгып була!
Коксаки да килеп җитте бит тәки!
13-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Коксаки да килеп җитте бит тәки!
СПИД үтмәячәк!
6-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
СПИД үтмәячәк!
Уфада гемодиализ үзәге төзеләчәк
5-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Уфада гемодиализ үзәге төзеләчәк








Новости русской версии сайта


Яңа номер

86 (25090)

от 27 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»