Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кан басымыңны контрольдә тот!

13.05: Кан басымыңны контрольдә тот!

Кан басымыңны контрольдә тот!14 май – Бөтендөнья гипертония белән көрәш көне.

Бөтендөнья гипертония белән көрәш көне уңаеннан бүген иң киң таралган һәм күпләрнең сәламәтлеген какшаткан, хәтта гомерләрен өзгән авыру хакында сөйләшү өчен без Башкортстан телемедицина үзәге җитәкчесе Салават Хәсбиевка мөрәҗәгать иттек.


— Артериаль гипертония — бөтен йөрәк-кан тамырлары системасының иң таралган авыруы. Нинди сәбәпләр аркасында барлыкка килә ул?
— Гипертония дип даими югары булган кан басымын әйтә­ләр. Артерия­ләр һәм аларның тагын да ваграк тармаклары — артериоллар тарайган очракта кан басымы күтәрелә. Артерияләр — орга­низм-ның барлык тукымаларына кан җиткерүче төп магист­ральләр булып тора. Кан басымының күтә­релүенә кан тамырла­ры­ның нерв-функциональ тайпылышы төп сәбәп булып санала. Гадәттә, ул 40 яшьне узган кешеләрдә күзәте­лә, ләкин соңгы вакытта авыру “яшәр­де”. Гипертония белән ир­ләр дә, хатын-кызлар да бертөрле еш авырый. Бу авыру — йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләр­нең иң төп үлем сәбәбе.
— Саннар теленә күч­сәк, күпмерәк кеше бу авыруга дучар? Һәм бу кешеләр үзләренә тиешле игътибар күрсәтәме?
— Безнең илдә халык-ның якынча 40 процентында кан басымы югары. Шул ук вакытта ирләрнең 37 проценты һәм хатын-кыз­ларның 58 проценты бу хакта белә, аларның 22 һәм 46 проценты гына дәва­лана. Һәм бары тик 5,7 процент ирләр һәм 17,5 процент хатын-кызлар гына артериаль кан басымын тиешле контроль­дә тота. Ә бит бу авыруның икенче ата­масы — “сүзсез үтерү­че”, чөнки аның билге­ләре озак вакыт үзен сиз­дер­мәскә мөмкин. Хроник гипертония инсульт һәм ин­фарктларның төп сәбәп­чесе дә.
— Гипертониягә нин­дирәк билгеләр хас һәм кайсы очракларда медицина ярдәменә мөрәҗә­гать итәргә кирәк?
— Гипертониянең төп бил­гесе — баш авырту. Баш мие тамыр­ларының тараюы һәм спазмнар барлыкка килүнең нәти­җәсе ул. Еш билгеләр — колаклар шаулавы, күз алдында “нокталар” очу, күзне пәрдә кап­лау тойгысы, хәл бетү, йокы бозылу, баш әйләнү, башта авырлык тойгысы, йөрәк тибе­шенең ешаюы. Бу билгеләр гипертоник авыруның башланган чорында күзәтелә һәм невротик характерда була. Гипер­тониянең соңгы стадия­сендә югары кан басымы аркасында йөрәк муску­лының даими рә­вештә йончыган булуы сәбәп­ле йөрәк эшчәнлегенең җитеш­сезлеге күзәтелә.
— Авыру нинди нәти-җәләргә китерергә мөм-кин?
— Авыру процессының кис­кенләшүе нәтиҗәсендә күз күрүенең начарлануы, югары кан басымыннан баш мие тамырларының зарарлануы күзәтелергә мөмкин, ә бу хәл параличка һәм аяк-кулларның сизү тойгысы кимүгә китерә. Боларның сәбәпчесе — кан тамырлары спазмы, кан саву, яки тромбоз.
Гипертоникларда мондый билгеләр дә булырга мөмкин: борыннан кан китү, косу, йокысызлыктан инте­гү, хәтер начараю, аз гына физик эштән дә тиренең кызаруы, йөрәк тибешенең ешаюы, хәл бетү. Күпләр күзләргә басымнан интегә, кешегә тирә-якка карау авырлаша, шуңа күрә алар йомык күзләр белән тыныч­лыкта өянәк үтеп киткәнен көтә.
— Төгәл диагноз кую озак вакыт таләп итәме?
— Артериаль гипертония билгеләре ачыкланган пациентка төгәл диагноз кую өчен белгеч тулы бер диагностик чаралар комплексы үткәрергә тиеш. Диагности­каның максаты — гипертония­нең стадиясен һәм дәрәҗәсен ачыклау. Бу күрсәткечләрдән чыгып, дәвалаучы табиб мөм­кин кадәр нәтиҗәле терапия билгели.
— Авыруны дәва­лау­да һәм тикшерүдә нинди заманча ысуллар бар?
— Артериаль гипертонияне дәвалау буенча Русия һәм чит ил клиникалары хуплаган аппарат ярдә­мендә тикшеренү ысул­ларының берсе — артериаль кан басымының өйдәге мониторингы. Ул кан басы­мы­ның тәүлек мониторингы кебек үк авырлы хатын-кызларны, хәвеф төркемен­дәге пациентларны (шикәр диабеты, бөер авырулары булганнарны), өлкәннәрне тикшергәндә һәм дәва­лаганда Көнбатыш иллә­рендә киң кулланыла. Артериаль кан басымының өйдәге мониторингы комплексы тонометрдан һәм дәвалаучы табиб күрсәткеч-ләрне дистанцион конт­роль­дә тота алсын өчен махсус программа белән тәэмин ителгән смартфоннан тора. Диагностика дә­вамлылыгы — өч көннән җи­де көнгә ка­дәр. Яңадан күренергә килгә­ндә табиб кан басымын үлчәү­ләрнең барлык нәтиҗә­ләрен бәяли һәм кирәк булган очракта дәвалау билгели, яки дәва­лауга төзәтмәләр кертә.
Тәүлек мониторингы белән чагыштырганда, бу ысул­ның өстенлекләре күп. Ул кан басымы хакында озын вакытлы (берничә көн, атна, ай) мәгълүмат бирә. Кан басымын үлчәү пациент контроле астында башкарыла, шуңа күрә күрсәт­кеч­ләр төгәлрәк була. Бу эш­нең, пациентның үзен ничек хис итүенә карап, уңайлы вакытта башкарылуы да өстенлек булып тора. Динамик күзәтү өчен уңайлы, җайланманы һәр­вакыт үзең белә йөртергә, тән­дә кан басымын үлчәргә кирәкми, куллану өчен ул гади һәм аңлаешлы. Бу ысул безнең дәваханәдә дә кулланыла башлады һәм пациентларның уңай бәясен алды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Үләннәрнең  көче зур
20-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Үләннәрнең көче зур
Бу яртыеллыкта 337 кеше ВИЧ йоктырган
18-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Бу яртыеллыкта 337 кеше ВИЧ йоктырган
Дарусыз һәм операциясез дә савыгып була!
17-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Дарусыз һәм операциясез дә савыгып була!
Коксаки да килеп җитте бит тәки!
13-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Коксаки да килеп җитте бит тәки!
СПИД үтмәячәк!
6-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
СПИД үтмәячәк!
Уфада гемодиализ үзәге төзеләчәк
5-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Уфада гемодиализ үзәге төзеләчәк








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»