Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Йөрәкләргә юл таба белә ул

13.05: Йөрәкләргә юл таба белә ул

“Ел кардиологы” Валентина Килмәмәтова“Ел кардиологы” Валентина Килмәмәтова“Ел кардиологы” Валентина Килмәмәтова хакында хезмәттәшләре дә, күпсанлы пациентлары да шулай ди.

Кечкенәдән хыялланып, максат куеп, үскәч аңа ирешеп, гомерен матур бер һөнәргә багышлаган кешеләр була. Үз эшен яратып башкара алар һәм матур нәтиҗәләргә ирешә. Республика кардиология үзәгендә менә инде унҗиде ел хезмәт салучы Валентина Килмәмәтова – нәкъ шундыйлардан. Быел республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган бәйгедә җиңеп, “Ел кардиологы” исеменә дә лаек булды. Бу уңышы тырыш хезмәтенең нәтиҗәсе аның. Ихтирамга лаек табиб белән аның тормыш һәм хезмәт юлы турында сөйләшәбез.


Чувашстан Респуб­лика­сының Урмар районында, Чабаксардан ерак урнашмаган бер авылда дөньяга килә булачак табиб. Әтисе иртә дөньядан китә, тормыш йөген өч кызы белән ветеринар булып эшләүче әнисенә тартырга кала. Валентина – гаиләдә өлкән бала. Меди­цина белән иртә кызыксына башлый ул. Ә инде мәктәптә анатомия дәресе дә керә башлагач, табиб булачагын төгәл билгеләп куя. Куйбышев медицина институтын тәмам­лагач, Ульяновск шәһәрендә кардиолог булып эшли. Бәлки, гомере шунда үткән булыр иде дә аның, тик бер көнне Ульяновскига Уфадан аның булачак тормыш иптәше Марат килә. Мәһа­бәт ир-егет. Спортчы. Ульяновск шәһәре­нең сәләтле кардиологын Башкортстанга алып китә ул. Бүген Валентина һәм Марат Килмәмәтовларның мәхәб­бәт җимеше, сөекле кызлары Лилия 6нчы сыйныфта белем ала.
Валентина Владими­ровна – үз һөнәрен яратып баш­каручы, һәрвакыт алга карап эшләүче, камиллә­шүгә омтылучы югары категорияле сәләтле табибә, Башкорт­станның сәламәт­лек саклау отличнигы.
– Хезмәтебез җиңел түгел, шулай да бик кызыклы, аеруча соңгы елларда. Меди­цина алга китте бит. Элегрәк өметсез булган очракларны да хәзер җиңеп була, – ди табибә. – Кешеләр дә үзләренә игътибарлы булсын, авыруга азарга ирек куймасын иде.
Йөрәк авыруларының сәбәпләре хакында сорашам. Кардиолог әйтүе буенча, алар берничә: сәламәт тормыш рәвеше алып бармау, гәүдә авырлыгы, генетик бирелү­чәнлек, югары кан басымы, канда холестеринның, ши­кәрнең артык булуы. Шунысы аяныч: кайвакыт йөрәк-кан тамырларындагы начар үз­гәрешләр үзен озак кына вакыт сиздерми дә йөрергә мөмкин. Моны кисәтү өчен даими медицина тикшеренүе үтеп торырга киңәш итә табибә. Гап-гади ЭКГ процедурасы да йөрәктәге үзгәрешләрне күрсәтә. ЭКГдан чыгып, кеше башка тикшеренүләргә юнәлтелә. Иң мөһиме – тайпылышны вакытында ачыклау. Йөрәк авыруларын кисәтү өчен иң беренче чиратта сәламәт тормыш рәвеше алып ба­рырга кирәклеккә басым ясый Валентина Владимировна һәм кан басымын, холестерин һәм шикәр дәрәҗәсен даими тикшереп тору мөһимлеген ассызыклый.
– Мәсәлән, күптән түгел безгә 26 яшьлек бер хатынны китерделәр. Ул үзен бик начар да хис итми, гәүдә авырлыгы бераз артык һәм канында шикәр дәрәҗәсе нормадан югары. Кан тамырларын тик­шергән идек, алар коточкыч. Кичекмәстән ашыгыч опе­рация таләп ителә, – ди табибә, үзеңә игътибарның ничек мөһим икәнлегенә ишарәләп.
Йөрәк-кан тамырлары авыруларының төрләре күп. Инфарктның да берничә төре бар. Иң мөһиме – аны вакытында сизәргә һәм медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә. Классик инфаркт билгеләре: күкрәк артында көчле авырту, яну тойгысы. Авырту кулларга да күчәргә мөмкин, авыруның хәле бетә, ул тирләп чыга. Инфаркт башлангач, кеше сәламәтлеге һәм гомере өчен бик мөһим “алтын 90 минут” бар, дип билгели кардиолог. Шушы вакыт эчендә медицина ярдәме күрсәтелсә, кеше 12 көндә тулысынча савыгып аякка баса һәм хезмәткә сәләтле була ала.
Йөрәк сәламәт булсын өчен ничек тукланырга кирәк? Кардиолог әйтүенчә, менә нинди ризыкларга өстенлек бирергә: яшелчә-җимеш, сөт ризыклары (аеруча кефир, катык), диңгез балыгы, тавык һәм күркәнең күкрәк ите, җитен мае. Йөрәк үз хуҗасының җәяү йөрүен һәм суда йөзүен яратуы хакында да өстәде табибә, ә менә тәмәке тартучы кешене үз йөрәгенең дошманы, дисәк тә була икән.
Тәмәке төтене кан тамырларына искиткеч начар йогынты ясый, – ди Валентина Владимировна. – Тартуны ташлап, көн саен 40-50 минут җәяү йөри, дөрес туклана башладың икән, гомереңне берничә елга озынайттың, дигән сүз. Шулай ук стресска каршы торырга да өйрәнергә кирәк. Күп авырулар нервылар какшаганнан килеп чыга, диюләре буш сүз түгел.
Әйе, уйлап карасаң, кайгырып яшәмәүче, ачык күңелле, еш елмаючы кешеләр сирәгрәк авырый бит. Валенина Килмәмәтова үзе дә шундыйлардан. Ул кешеләр белән матур елмаеп сөйләшә, һәркемгә ачык, дустанә мөнәсәбәттә. Яхшы табибә булуы өстенә бик иҗади күңелле ханым да әле ул. Шигърият ярата, шигырьләрне яратып уку гына түгел, аларны ятлый да хәтта. Өстәвенә, шигырь сөйләү бәйгеләрендә катнашып та матур уңышларга ирешә икән. Нәкъ шундый ханымның кешеләрнең йөрәген дәвалаучы булуы гаҗәпмени?

Динар Кәлимуллин фотосы
.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Билгеле табибка тактаташ ачылды
26-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Билгеле табибка тактаташ ачылды
Яман шештән сакланыгыз!
17-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Яман шештән сакланыгыз!
Кан басымыңны контрольдә тот!
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кан басымыңны контрольдә тот!
Балалар  күңеленә ачкыч
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Балалар күңеленә ачкыч
Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!
13-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Геморрагик бизгәктән сак булыгыз!
Кан төркемеңә карап аша!
11-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кан төркемеңә карап аша!
Чын табиб үлемнән дә тартып ала
6-05-2017 :: Сәламәтлек саклау
Чын табиб үлемнән дә тартып ала








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»