Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Авырулар урап узсын!

12.08: Авырулар урап узсын!

Авырулар урап узсын!Җәйге чорда гигиена кагыйдәләренә һәм иммунопрофилактикага аеруча җитди игътибар бирү зарур.

Җәй – күңелле ял вакыты гына түгел, кызганычка каршы, сезонлы авырулар чоры да. Мәсәлән, эчәк инфекцияләре, талпан кадалу, туристлар белән “кайткан” чирләр, вируслар һәм башкалар. Матбугат конференциясендә “Роспотребнадзор” идарәсе җитәкчесе урынбасары Галина Пермина шул хакта сөйләде.


Эпидемиолог әйтүенчә, агымдагы елда талпан кадалып, белгеч­ләргә республикада тугыз меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 3,5 процентында инфекция табылган. Бу үткән ел белән чагыштырганда 2 процентка кимрәк.
– Гомум алганда, быел Башкортстанда талпан энцефалиты белән – 5, боррелиоз белән 7 авыру очрагы теркәлде. Бу, да үткән елдагыдан азрак, – ди Галина Пермина.
Башкортстан талпан энце­фалиты һәм боррелиоз белән авыру буенча имин булмаган төбәкләр исемлегенә керә. Белгечләр әй­түенчә, алардан иң яхшы саклану чарасы – вакытында ясалган иммунопрофилактика.
Талпан энцефалиты – нерв системасын зарарлаучы кискен вируслы авыру. Ул параличка, хәтер, интеллект бозылуга китерергә мөмкин. Инкубацион вакыты бер көннән алып бер айга кадәр, уртача 10 көн. Беренче билгеләре: тән температурасы күтәрелү, баш авырту, кайвакыт укшыту, косу, буыннар авырту, хәлсезлек, йокы бозылу, ютәл, томау.
Талпан боррелиозы (Лайм авыруы) нерв системасын гына түгел, йөрәк-кан тамырларын, хәрәкәтләнү аппаратын да зарарлый.
Үзеңдә талпан табылган хәлдә аны тикшертү өчен түбәндәге адрес буенча китерә аласыз: Уфа шәһәре Шәфиев урамы, 7нче йорт. Биредә ял көннәрсез, 9-16 сәгать­ләрдә эшлиләр.
Быел республикада денге бизгәге һәм малярия белән авыру очраклары да теркәлгән. Галина Пермина әйтүенчә, аларны Таиланд, Вьетнам һәм Шри-Ланкадан туристлар алып кайткан.
– Бу авыруларны да без ел саен күзәтәбез, үткән ел шулай ук берәр очрак теркәлде. 2015 елда, мәсәлән, малярия белән – 5, денге бизгәге белән 2 кеше авырган иде, – диде Галина Яковлевна.
Денге бизгәге – Көньяк һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиядә, Африкада, Океаниядә һәм Кариб бассейнында очрый торган кискен вируслы авыру. Аның белән ел саен 50 миллионга якын кеше авырый.
Быелгы язның озакка сузылуы, җәйнең салкынча һәм яңгырлы булуының эпидемиологлар өчен уңай яклары да бар икән: эчәк инфекцияләре, агуланулар азрак күзәтелә. Шулай да җәйнең салкынча булуы ОРВИ белән авыручылар саны артуга китергән. Эпидемиолог бу авыруларның һич кенә дә грипп түгеллеген ассызыклады. Грипп очраклары көзен күзәтелә башлаячагын әйтте. Бу авырудан прививка эшләтү өчен иң яхшы вакыт – сентябрь. Чөнки кеше җәй көне иммунитетын ныгыта, ял итә. Ә грипп кебек авырулар беренче салкыннар белән башлана.
Быел республикада геморрагик бизгәк белән авыручылар да үткән елга караганда күбрәк булган – 351 очрак. Галина Пермина әйтүенчә, бу авыруның дүрт елга бер кискен күтәрелеп алуы күзәтелә. Иң беренче саклану чарасы башка бик күп йогышлы авырулардагы кебек үк, гигиена таләпләрен үтәү.
Димәк, җәй күңелле һәм сә­ламәтлек өчен зарарсыз үтсен, дисәк, гигиена, иммунопрофилактика хакында онытмаска, мөмкин бул­ганча йогышлы авырулардан саклану чараларын үтәү мотлак.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Озын гомерлелек серләре
14-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Озын гомерлелек серләре
Һәр сантиметрында  - 54 миллиард бактерия!
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Һәр сантиметрында - 54 миллиард бактерия!
Әдип Арсланов:  “Чирне җиңәргә яратам”
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Әдип Арсланов: “Чирне җиңәргә яратам”
Кем ул гомум практика табибы?
8-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
Кем ул гомум практика табибы?
30 елдан сукырлар өч тапкыр артачак
4-08-2017 :: Сәламәтлек саклау
30 елдан сукырлар өч тапкыр артачак
Балаларны... балтырган чаккан
31-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Балаларны... балтырган чаккан
Үләннәрнең  көче зур
20-07-2017 :: Сәламәтлек саклау
Үләннәрнең көче зур








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»