Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Һушыма килсәм - гипс. Бу - остеопороз!

29.09: Һушыма килсәм - гипс. Бу - остеопороз!

 Һушыма килсәм - гипс. Бу - остеопороз!
Табиблар, остеопороз эпидемиясе якынлаша, дип чаң суга. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, остеопороз, инвалидлык һәм үлем сәбәбе буларак, йөрәк-кан тамырлары, яман шеш, шикәр чире авыруларыннан соң дүртенче урынны били.


50 яшьтән өлкәнрәк һәр өченче хатын-кыз һәм һәр бишенче ир-егет әлеге чирдән интегә. Русиядә минутына - җиде кеше умыртка баганасын, һәр биш минут саен бер кеше бот сөяген сындыра. Әлеге авырудан саклау өчен яшьтән үк сәламәт тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә, актив тормыш рәвеше алып барырга кирәк.
Остеопороз ул – сөяк массасының тыгызлыгы кимү. Шул рәвешле сөякнең ныклыгы югала. Ә ул нык булсын өчен сөяк тукымасы даими яңарып торырга тиеш. Кеше олыгайган саен сөяк тукымасы да тизрәк таркала, яңару процессы исә бозыла. Авыр сумка күтәргәндә дә, йомшак кына егылганда да сөяк сынучанга әйләнә. Каты итеп төчкергәндә, йөткергәндә дә күзәтелергә мөмкин ул. Статистика буенча, 45 яшьтән өлкәнрәкләрнең сөяк сыну очракларының 70 процентына остеопороз сәбәпче.
Остеопорозның билгеләре озак вакыт күренми, беренче симптомы - әлеге дә баягы сөяк сыну. Арка авыртырга мөмкин, гәүдә озынлыгы кыскара, кайберәүләр бөкрәеп йөри башлый. Заманча медицина ысуллары кешедә бу авыруны вакытында ачыкларга ярдәм итә. Сөяк тукымасының ультратавыш диагностикасы, ягъни денситометрия ярдәмендә сөякләрнең тыгызлыгын тикшереп була.
Бөтендөнья остеопороз белән көрәш көнендә (19 октябрьдә) чир һәм аннан котылу, аны булдырмау юллары турында Уфа шәһәренең 21нче дәваханәсендә узачак семинарда белеп булачак. Керү ирекле.





Басып чыгарырга



Эссегә ничек бирешмәскә?
19-06-2018 :: Сәламәтлек саклау
Эссегә ничек бирешмәскә?
Дәваханәләр саны ике тапкыр кимегән
19-06-2018 :: Сәламәтлек саклау
Дәваханәләр саны ике тапкыр кимегән
Паркинсон авыруы җиңелерме?
19-06-2018 :: Сәламәтлек саклау
Паркинсон авыруы җиңелерме?
Ясмык ашагыз!
18-06-2018 :: Сәламәтлек саклау
Ясмык ашагыз!
Стрессның да уңай ягы бар
18-06-2018 :: Сәламәтлек саклау
Стрессның да уңай ягы бар
Кешеләрне  яратырга кирәк!
15-06-2018 :: Сәламәтлек саклау
Кешеләрне яратырга кирәк!
Күңел көзгеләре якты булсын!
15-06-2018 :: Сәламәтлек саклау
Күңел көзгеләре якты булсын!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»