Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

Шәфкать туташын каян табарга?

Шәфкать туташын каян табарга? Русия һәм дөнья сәламәтлек саклау өлкәсе авырлыклар кичергән вакытта, нәрсә ул яхшы медицина учреждениесе, дигән сорауга бүген җавап табу кыен. Әлеге сорауга Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең анестезиология һәм реанимация бүлеге мөдире, медицина фәннәре кандидаты, Башкортстан медицина колледжының шәфкать туташлары аттестациясе буенча эксперт комиссиясе рәисе Гүзәл Кучукова менә ничек җавап бирде: “Авырулар саны кешелек дөньясын зур сырхауханәгә әйләндерерлек тизлек белән арта. Әгәр дә кешеләр сау-сәламәт булып калырга теләсә, бүгенге көн медицинасы яңа идеяләр, концепцияләргә юл бирергә тиеш. Авыручыга рецепт язып бирүче генә түгел, ә үз эшен яратып башкаручы табиб киләчәк. Кешеләрне дәвалаганда яңа ысуллар кертү белән авыручылар саны кимиячәк, аларның сәламәтлеге ныгый, ә инде кешенең гомер озынлыгы артачак. Билгеле булганча, кешеләр сәламәтлегенең 20 проценты гына медицина хезмәткәрләренә бәйле була, ә калганы — һәр шәхеснең үзеннән һәм үз сәламәтлегенә булган
20.06.2015 (№ 117-118 (24722)): Сәламәтлек саклау

“Мин йөрәккә гашыйк булдым!”

“Мин йөрәккә гашыйк булдым!” Дөресен генә әйткәндә, Гөлнара Салават кызының бу сүзләре бераз аптырата. Әмма ул шулкадәр ихлас итеп сөйли ки, аңа ышанмый булмый.
— Йөрәк — ул иң мөһим орган, мин аны беренче күргәч тә гашыйк булдым. Менә кешенең йөрәген ачып карыйсың, аның турында шундук бөтен нәрсә мәгълүм була.
— Ничек инде, “ачып карыйсың”?
— Ничек булсын, бик гади, әйдә ят, хәзер күрсәтәм.
Ул да булмый, Гөлнара ханым УЗИ аппараты артына күчеп утыра да миңа кушеткага ятарга ишарә ясый.
— Менә бит ничек тырышып эшли! Үзең кебек, йөрәгең дә бәләкәй генә. Күрәсеңме, ул бер дә без сурәткә төшерергә гадәтләнгән “чөгендер” формасында түгел. — Шулай сөйләнә-сөйләнә, ул минем йөрәкне тикшерә, аппаратның тавышын кабыза. — Ишетәсеңме, менә ничек эшли. Тә-ә-әк, гемоглобин күрсәткечең түбән икән, йөрәгеңә авырракка туры килә. Дәвалап бетмәгән пневмония күрәм.
— Болар йөрәккә язылганмыни? — дип аптырыйм.
— Язылган, — дип елмая Гөлнара Салават кызы. Менә бит, кара әле...
һәм минем

20.06.2015 (№ 117-118 (24722)): Сәламәтлек саклау

Шәфкатьлелек, тотрыклылык утравы

Шәфкатьлелек,  тотрыклылык утравы Красноусол үзәк дәваханәсенең даны республикада гына түгел, илнең башка төбәкләрендә дә киң билгеле. Уңышка бик күп авырлыклар аша зур тырышлык белән ирешкән алар. Тарихтан шул билгеле, 1917 елга кадәр Красноусол авылында амбулатория гына эшләп килә. Аннары 10 урынлык дәвахәнә тө­зелә, ул, нигездә, шушындагы пыяла заводын хезмәтлән­дерә. 1932 елда гына биредә район дәваханәсе ачыла, ярты гасырдан соң ул 5 катлы бинага күчә. Бүген аны да, поселокны да танырлык түгел — тотрыклы үсешкән, төзеклән­дерелгән, 4500 йортлы торак пункт. Гомумән, Гафури райо­нының халкы да арта, бүген биредә 32 мең кеше яши. Аларның сәламәтлеге сагында район дәваханәсендә генә түгел, ике авыл табиб амбулаториясе, өч авыл участок дәваханәсе һәм 43 фельдшер-акушерлык пунктында эшләүче күпсанлы медицина хезмәткәр­ләре тора.
18.04.2015 (№ 76-77 (24681)): Сәламәтлек саклау









Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»