Кызыл таң » Сәламәтлек саклау » 16-05-2018: Симерәбез!

Симерәбез!

Симерәбез!Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы белдерүенчә, соңгы 5 елда симерүдән интегүчеләр саны якынча 50 процентка арткан.

Авыруларга бу диагноз күбрәк диспансерлау вакытында куела. Ягъни, күпләр гәүдә авырлыгының чамадан артык булуына игътибар итми.

Шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнүчеләр саны 2016 елда 34,2 процент тәшкил итте.

Дөрес туклануга игътибар артуын да белдерә министрлык. Мәсәлән, 2016 елда файдалы азык-төлекне куллану буенча булдырылган база расланган. Бүген күпләр кирәкле азык-төлекне шуңа таянып сайлый.

Кире күчергәБасып чыгарырга