Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / "Күзләремә кара..."

25.05: "Күзләремә кара..."

"Күзләремә кара..."Дөнья офтальмологлары Уфада җыелачак.

7-8 июньдә башкалада “Көнчыгыш – Көнбатыш” IX халыкара офтальмология конференциясе үтәчәк. Һәрвакыттагыча, офтальмологлар форумында катнашырга илебезнең төрле төбәкләреннән генә түгел, Европа, Азия, АКШ­тан да белгечләр җыелачак.


Конференциянең максаты – офтальмологларны укыту, тәҗрибә уртаклашу һәм, иң мөһиме, күз авыруларын дәвалауның иң заманча ысуллары белән танышу. Конференциянең фәнни программасы күрү органнары авыруларының төрле проблемаларына багышланган сессияләрдән торачак. Алар барышында табибларның дискуссия җәелдерү һәм клиник тәҗрибәнең иң кискен һәм мөһим мәсьәләләре хакында сөйләшү мөмкинлеге булачак. Пленар утырышлар белән бергә теге яки бу офтальмопатологиянең дәвалау һәм диагностикалау аспектлары яктыртылган симпозиумнар да үтәчәк. Конференция программасында барлыгы 100 доклад күздә тотыла, аларның иң яхшылары дипломнар белән бүләкләнәчәк.
“Тере хирургия”не фо­румның энҗесе дияргә була. Русиянең һәм республи­каның алдынгы табиблары тарафыннан башкарылган күрсәтмә опера­цияләр Уфа күз авырулары фәнни-тикшеренү институтыннан трансляция­ләнәчәк.
Икенче тапкыр конференция кысаларында эш башлаучы офтальмохирурглар өчен “Wetlab” системасы буенча кыска вакытлы укыту курслары оештырылачак. Үткән ел бу эш зур уңышка ирешкән иде. Шулай ук үткән ел форумда зур кызыксыну уяткан һәм яшь белгеч­ләрнең тәҗрибә һәм клиник фәнни тик­шеренүләренең нәтиҗә­ләрен тәкъдим итүче яшь галимнәр секциясе дә булачак.
Чарага килә алмаган офтальмологлар Интернет аша онлайн режимда конференция эшендә катнаша алачак. Моның өчен “Көнчыгыш – Көнбатыш” халыкара конференциясе сайтына керергә кирәк.
Һәр елдагыча, фәнни-гамәли журналда Русия һәм чит ил офтальмолог­лары­ның фәнни-тәҗрибә тик-
ш­еренү­ләренең төп нәтиҗә­ләре тәкъдим ителәчәк. Чара кысаларында оештырылган махсус күргәзмәдә иле­безнең һәм чит ил ком­панияләренең медицина җиһазлары һәм продукциясе урын алачак.
“Көнчыгыш – Көнбатыш” конференциясенең төпле фәнни программасы, халыкара катнашучыларның дәрәҗәле составы Уфа кунакларында кабатланмас тәэссоратлар калдырачак. Конференция Башкортстан Фәннәр академиясе һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы планы буенча үткәрелә.

Ләйсән Якупова.





Басып чыгарырга



Тимердән гөлләр үрәләр!
15-06-2018 :: Тормыш
Тимердән гөлләр үрәләр!
Дусларың гына булсын!
8-06-2018 :: Тормыш
Дусларың гына булсын!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»