Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Өченче урын чик түгел

25.05: Өченче урын чик түгел

Өченче урын чик түгел “Туриада-2018” бәйгесендә Башкортстан җыелма командасы уңышка иреште.

Спорт туризмы буенча күпчелек бәйгеләрнең нәкъ май ахырында оештырылуы юкка түгел. Агач яфрак ярган, шомырт чәчәк аткан, үлән чыгып килгән чорда яшьләр табигать кочагында көч сынаша, гүзәллеккә соклана, яңа дуслар таба. Әйткәндәй, “Туриада” спорт-туристик лагере – Идел буе федераль округының иҗтимагый әһәмияткә ия проектларының берсе. Проект 2013 елдан Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич башлангычы белән оештырыла. Күркәм традиция буларак, бәйге Саратов өлкәсендә “Хвалынский” тау чаңгысы шифаханәсе территориясендә үтә.


– Алты ел дәвамында лагерь яшьләр тормышындагы мөһим вакыйгага әверелде, – диде аны ачу тантанасында Михаил Бабич. – Биредә яшьләргә спортта көч сынашу, сәләтләрен күрсәтү, белемнәрен камил­ләштерү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Сайлап алу ярышларында төрле төбәкләрдән 12 мең спортчы катнашты. Шуларның 700е бәйгенең финал өлешендә катнашу хокукын яулады. Чара яшьләргә үсү өчен яңа мөмкинлекләр ача. Иң мөһиме – “Туриада” төбәкләр, муниципаль берәмлекләр җитәкчелегенә, туристик клубларга туризмны үстерергә этәргеч бирә. “Туриада” спорт кына түгел, ул кече Ватанны, туган як тарихын өйрәнү дә. Шул ук вакытта, спорттагы күрсәткечләр дә игътибарга лаек. Спорт мас­терлары, спорт мастерлыгына кандидатлар дүрт тапкыр артты. Катнашучылар меңнәрчә тапкырга ишәйде, туризм белән шөгыль­ләнүчеләр дә артты. Монда килүчеләрнең дуслашып, бер-берсе белән аралашып яшәячәге дә мөһим.
Михаил Бабич лагерь белән танышты, стендларны карады һәм яшьләр белән якыннан аралашты.
Быел “Туриада”да катнашучылар велосипедларда узышты, суда һәм җәяүле дистанцияләрне үтте. Лагерь программасы кысаларында спорт туризмы буенча Идел буе федераль округы беренчелеге оештырылды. Һәр катнашучы спорт мастерлыгына нормативлар тапшыра алды.
Мәдәни-өйрәнү программасы кысаларында “Яратам сине, Идел буе” видеоконкурсы, “Идел буе федераль округындагы иң яхшы төбәкара туристик маршрут эшләнмәсе”нең исем туе, “Йөрәкләр музыкасы” автор җырлары конкурсы һәм туристик темага брейн-ринг үтте.
Бәйге киеренке көрәштә үтте. Спорт туризмы буенча Идел буе федераль округы беренчелегендә призлы урыннарны Татарстан, Марий Эл республикалары, Пермь крае командалары бүлеште. “Туриада-2018” бәйгесенең команда беренчелегендә Башкортстан өченче урынны яулады. Беренче-икенче урыннарда – Пермь крае белән Саратов өлкәсе командалары.
Проект гамәлгә ашырылган чорда спорт туризмы белән шөгыльләнүчеләр саны 79 меңнән 91 мең кешегә җиткән.
12 мең яшь кеше язмышын мавыктыргыч һәм сәламәтлек өчен файдалы спорт белән бәйләгән. Киләчәктә бу санның тагын да артачагы көн кебек ачык. Чөнки хәзер Русиядә, шул исәптән Башкортстанда да туризм тармагы үсеш кичерә. Яңа тармакка белгечләр таләп ителә. Шул ук вакытта, туган якта ял итүне чит илгә чыгудан якын күрүчеләр ел саен арта.

Айдар ЗӘКИЕВ.





Басып чыгарырга



Тимердән гөлләр үрәләр!
15-06-2018 :: Тормыш
Тимердән гөлләр үрәләр!
Дусларың гына булсын!
8-06-2018 :: Тормыш
Дусларың гына булсын!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»