Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Соклангыч сабыйлар табибы

01.06: Соклангыч сабыйлар табибы

Соклангыч сабыйлар табибыДөньяда иң изге, иң соклангыч һөнәрләрнең берсе – әлбәттә, табиб һөнәре. Ә менә яңа гына дөньяга килгән кечкенә сабыйларның сәламәтлеге сагында торучы педиатрларга аеруча җавап­лылык өстәлә. Сер түгел, күп ата-аналар өчен бала сәламәтлеге үзенекеннән дә кыйммәтрәк. Йөрәк парәләребезнең авыртынуларын без үзебезнекеннән дә авыррак кичерәбез бит. Шуңа педиатр һөнәрен көчле, намуслы, талантлы кешеләр генә сайлыйдыр. Нәкъ шундый табибларның берсе, үз һөнәренең остасы – табиб-нео­нато­лог, медицина фәннәре кандидаты, “Сөйкемле сабый” абилитация үзәге һәм “Үзенчәлекле балалар” авыру балаларга ярдәм фонды директоры, “Абилитация институты”н гамәлгә ашыручы, “Елның балалар табибы”, Русия педиатрлары берләшмәсе конкурсы җиңүчесе, “Үзенчәлекле балалар” китабы һәм проекты авторы, үзе дә күпбалалы ана Фәйрүзә Латыйпова.

Фәйрүзә Мөнәвәр кызын табиб һөнәренә күңелсез хәл алып килгән.
– Балачакта бертуган апам авыр чирдән вафат булды. Ул вакытта мондый авырулар дәваланмый иде һәм аңа ярдәм итә алмадылар. Югалтуны авыр кичердем һәм, киләчәктә табиб булып, балаларны үлемнән саклап калу өчен барысын да эшләячәкмен, дип сүз бирдем, – ди Фәйрүзә Латыйпова.
Неонатология – педиатриядә иң авыр һәм җаваплы юнәлешләрнең берсе. Ләкин безнең язма герое җиңел юллар эзли торганнардан түгел. Республика балалар клиник дәваха­нәсенең яңа туган балалар хирургиясе бүле­гендә ул 18 ел неонатолог булып эшли һәм искиткеч зур тәҗрибә туплый, төпле белем ала. Авыр хәлдәге туган меңнәрчә сабый аның куллары һәм йөрәге аша үтә, савыгу бәхетенә ирешә. Тик камиллекнең чикләре буламы? Юк, әлбәттә. Фәйрүзә Мөнәвәр кызы бу вакытта тагын да алга барырга кирәклеген, ирешел­гәннәр белән генә туктарга ярамаганлыгын аңлый. Кандидатлык диссертациясе яклый, “Үзенчәлекле балалар” китабын, табиблар өчен методик рекомендацияләр чыгара, “Яңа туган һәм кече яшьтәге балаларның үзәк нерв системасын стимуля­цияләү ысулы” патентына ия була, үзәк ача. Ә бит аның үзенең дә өч бала анасы икәнен исәпкә алсаң, ничек барысына да өлгерүенә исең китәр.
– Минемчә, һәркем үз һөнәрендә кулыннан килгәннең барысын да намус белән эшләргә тиеш. Әти-әниләрнең шат йөзләрен, бала­ларның елмаюларын күрү – педиатрның бәхете. Киләчәктә бәхетле, сәламәт, күпбалалы гаиләләрнең артачагына чын күңелдән ышанам. Бу дәүләтнең беренчел максаты булырга тиеш, – ди табиб-неонатолог.
Фәйрүзә Латыйпованы балаларның инвалидлыгын кисәтү һәм дәвалау мәсьәләләре һәрвакыт борчый. Ни өчен без ярдәм итәргә мөмкин булмаган балаларны чит төбәкләргә дәваланырга җибәрәбез? Инвалид балаларны пособиеләр белән тәэмин итү өчен генә дә миллиардлаган сум акча китә. Ә ни өчен ул миллиардларны ир­тәрәк, инвалидлыкны кисәтү өчен файдаланмаска? Күңелендә күп сораулар кайнаган табиб һәрвакыт эзләнүләр юлында. Ул еш кына төрле чаралар, акцияләр оештырып тора. Мәсәлән, быел, нәкъ Балаларны яклау көнендә “Үзенчәлекле балалар” фонды БСТ телеканалы белән берлектә “Нәниләргә бергәләп ярдәм итик!” телемарафонын үткәрә. Бу беренче тапкыр оештырыла. Республика халкы, абилитация хакында күп мәгълүмат алып, авыру балаларны дәвалауга акча җыюда катнаша ала.
Абилитация – бала гомеренең беренче елында күп тайпылышларны төзәтергә ярдәм итүче махсус дәвалау чаралары системасы. “Үзен­чәлекле балалар” хәйрия фонды – хәвеф төркемендә булган, әле инвалидка әйләнмәгән балаларга ярдәм күрсәтүче беренче фонд.
– Балаларның гомерләрен, сәламәтлеген саклап калыйк! Кылынган изгелек кешегә һәрвакыт кире кайта бит! – ди Фәйрүзә Латыйпова, һәркемне телемарафонда катнашырга чакырып.

Ләйсән Якупова.





Басып чыгарырга



Тимердән гөлләр үрәләр!
15-06-2018 :: Тормыш
Тимердән гөлләр үрәләр!
Дусларың гына булсын!
8-06-2018 :: Тормыш
Дусларың гына булсын!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»