Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Һәр баланың теләге тормышка ашсын иде

07.06: Һәр баланың теләге тормышка ашсын иде

Һәр баланың теләге тормышка ашсын идеКүптән түгел укучы яшьләрнең республика мәдәният үзәге “Йөрәктән — йөрәккә” хәйрия акциясе оештырды. Анда респуб­ликаның 14 һөнәри белем бирү оешмасында укучы ятим балалар һәм ата-ана тәр­биясеннән мәхрүм калганнар катнашты. Укучы балаларның һәркайсы узган уку елында укуда һәм башка җәмәгать эшлә­рендә югары уңышларга ирешкән. Чыннан да, Халыкара, Русия, республика дәрәҗә­сендәге олимпиадаларда һәм конкурсларда зур теләк белән катнаша алар.

Бу юлы да хәй­рия акциясе аша авыр тормыш юлын­да кал­ган, төрле сынауларга дучар булган балаларга уртак иҗа­ди эшчәнлек матди һәм әхлә­кый ярдәм итүне күз уңында тотты. Мондый ак­ция­ләр 19нчы тапкыр кабатлана. Ан­да катнашучы балалар саны 1500гә якын.
Чарада рес­публиканың укучы балалар мә­дәнияте үзәге директоры Владимир Аристархов, Уфаның сән­гать-сәнәгать колледжы директоры Рамил Каһиров һәм Уфаның сәүдә-икътисади колледжы директоры Рәфыйк Мусин катнаштылар. Алар да мондый чараларның авыр тормыш юлында калган балаларга әһәмияте турында белдерде.
Чарада катнашучы һәр балага хәйрия ак­циясенең махсус эмблемасы, бүләкләү сертификатлары һәм төрле тәм-томнардан торган бүләкләр тапшырылды. Анда укучыларга теләкләр, киңәшләр дә язылган иде. Чараны иҗат коллективлары, шушы үзәкнең педагоглары матур концерт номерлары белән бизәде.
Укучыларның теләкләре чарада катнашучы беркемне дә битараф калдырмады. Кечкенә кәгазь битләренә язылган теләкләрен алар “Бәхет ага­чы”на ябыштырды. Чыннан да, бу агач тиз арада теләкләрдән торган “яфраклар” белән капланды. Тормыш нинди генә сынаулар куйса да, бу балалар матур уй-хыяллар белән яши. Һәр баланың теләге тормышка ашсын иде.

Гөлия Гәрәева.





Басып чыгарырга



Тимердән гөлләр үрәләр!
15-06-2018 :: Тормыш
Тимердән гөлләр үрәләр!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»