Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Дусларың гына булсын!

08.06: Дусларың гына булсын!

 Дусларың гына булсын!Бүгенге бәйрәм рәсми төс алмаса да, бөтен дөнья буйлап киң колач җәйгән. Шулай булмыйча — кемнең дуслар белән яшисе килмәсен?! Кемгәдер күп кирәк алар, кемгәдер аз да җитә. Иң мөһиме — булсыннар! “Кызыл таң” гәзитенең иң тугры дуслары — әбүнәчеләр, билгеле. Алар арасында безне 50 һәм аннан да күбрәк ел алдыручылар бар. Әлбәттә, бу урында аларның һәрберсен атап китәсе килә, әмма кемнедер төшереп калдырудан уңайсызланып, без алай итмик, ә әлеге мизгелләрдә гәзитнең яңа санын кулына алып, аны якын иптәш итеп кабул иткән һәрбер дустыбызның күңелдән генә кулын кысыйк. Саумы, дустыбыз, без синең белән еш очрашабыз, хәл-әхвәлләр белешәбез, үзеңне күреп белмәгән очракта да, сине тирән хөрмәт итәбез.

Мондый дусларыбыз – 5570 кеше! Көн саен йөзәрләгән кеше рәсми сайтка, социаль челтәр­ләрдәге битләргә керүен исәпләсәң, “Кызыл таң”ның дуслары тагын да арта. Безнең өчен аларның һәр­берсе мөһим, һәрберсе кадерле. Мәгълүмат чараларына әбүнәчеләр җәлеп итү өчен заман шартлары белән алышка чыккан бер мәлдә, дустыбыз Роберт Миңнуллинча әйтсәк, сездәй дуслар булганда
Егылсаң, торып була,
Торсаң, йөгереп була,
Йөгерсәң, җитеп була,
Дусларың гына булсын.

Чын дуслар кайгыда сынала, диләр. Дөреслек бардыр бу фикердә. Тагын шатлыкта да сынала әле алар. Быел гәзитнең 100 еллыгы шатлыгын бүлешеп, без үткәргән чараларда катнашкан дусларга аерым рәхмәт.
Бер гасырлык юбилейны үз югарылыгында үткәрәсе килде, билгеле. Моңа әзерлек эшләре узган елда ук башланды. Ә өлкән хезмәттәшебез Фәрит Фаткуллин юбилейга тәгаен-лән­гән “Кызыл таң” шәхесләре” җыентыгын берничә ел алдан әзерли башлады. Анда берничә буын мө­хәррирләр, данлыклы хезмәткәрләр турында искиткеч бай эчтәлекле, укучылар өчен кызыклы материаллар һәм кадерле истәлекләр тупланган.
Башкалада юбилей тантанасы 5 апрельгә тәгаенләнгән иде. Моңа кадәр без редакциядә төрле елларда эшләгән хезмәттәшлә­ребезне җыеп, өлкән дуслары­бызның фатыйхасын алдык.
Тантаналар “Кызыл таң” гәзите тарихы, бүгенгесе, хәзерге журналистика мәсьәләләренә багышланган фәнни-гамәли конференциядән башланды.
Төп чара башкаланың “Конгресс-холл” бинасына тәгаенләнгән иде. Әле оештыру эшләре башында ук бер мәсьәлә килеп туды — чара концерт төрендә булып, тамашачы күңеленә хуш килергә тиеш, анда кемне чакырырга? Сәхнәгә чыгарырга теләгән җырчы­ларны санап китсәк, алар таңга кадәр җырларлык күп булып чыкты. Берсен чакырып, берсен калдырасы килми. Нишләргә?
Шунда тагын бер дустыбыз ярдәмгә килде – Уфа “Нур” татар дәүләт театрының баш режиссеры Байрас Ибраһимов концертның режиссеры булырга ризалашты һәм бу исемлекне үз кулына алды.
Гомумән, “Нур” театры белән киңәшләшеп эшләү үзен аклады. Биредә Роберт Миңнуллин шигы­ренә Резеда Әхиярова иҗат иткән “Кызыл таң” гимны кабат яздырылды. Моның өчен концертта катнашачак берничә җырчы җәлеп ителде. Гимн­ны тәү башлап җырлаган Филүс Каһировтан калышмаска тырышты алар, шулай килеп чыкты да.
Театр актерлары нәкъ 5 апрель көнне Бакалы районында спектакль күрсәтә иде. Директорның туган районы! Шулай булуга карамастан, алар халык белән килешеп, ике урынына бер генә спектакль күрсәтеп, кирәк вакытка кайтып та җитте. Концертны алып баручы Дамира Сәетова белән Вилдан Мисбахов бик тиз генә образга кереп тә киттеләр.
Без түземсезлек белән тамашачы килүен көттек. Алар арасында үзе-безнең якын дуслар — әбүнәчеләр, башка редакцияләрдән каләмдәшләр, Башкортстанның министрлык һәм ведомстволар вә­килләре, Татарстаннан фикердәш­ләр, республика районнарының хакимият башлыклары җитәкче­легендәге делегацияләр, кунаклар бар иде.
Сәхнә күренешен Уфа моторлар төзү производство берләшмәсенең “Бәйрәм” бию ансамбле башлап җибәрде. Җырлар, котлаулар... Һәрберсе югары дәрәҗәдә, һәр­берсе – халыктан, халыкныкы. Шунда без гәзитнең мәсләген үзгәр­тимчә, нинди генә заманнарда да халыкка хезмәт юлыннан тайпылмавыбызның җи­мешләрен күрдек. Бу җәһәттән дә фи­кердәшләр булганда, янә Роберт абыйча әйт­кәндә,
Сөйләшеп-уйлап була,
Күп нәрсә белеп була,
Шаяртып-көлеп була –
Дусларың гына булсын!

Бәйрәм тәмамланды, әмма тантаналар дәвам итте. Республика­ның “Кызыл таң”ны иң күп укыган төбәк­ләрнең берсе булган Туймазы районында, Туймазы татар театры бинасында ул янә кабатланды.
“Күңелле яшәп була,
Үсеп һәм ныгып була,
Дошманны егып була –
Дусларың гына булсын!” — дими, ни диясең?!

Бүген, Халыкара дуслар көнен­дә, без, исемнәрен атамыйча гына, барлык дусларыбызны күз алдына китерәбез, сезнең һәрберегезнең күңеленә үзебездә булган рәхмәт хисләрен, җылылыкны салабыз һәм безнең сафлар артуга барыр дигән өмет һәм ышаныч белдерә­без.

Резида ВӘЛИТОВА.





Басып чыгарырга



Тимердән гөлләр үрәләр!
15-06-2018 :: Тормыш
Тимердән гөлләр үрәләр!
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»