Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Тимердән гөлләр үрәләр!

15.06: Тимердән гөлләр үрәләр!

Тимердән гөлләр үрәләр!Моннан ике дистә еллап элек Дүртөйле шәһәрендә “Металлкомп” дигән яңа фирма ачыл­ган иде. Бүген ул — аягында ныклы басып торучы, тимер эшләнмәләр ясау базарында үз урыны булган, халык ышанычын яулаган предприятие.

Рамил Эдуард улы Дүртөйле шәһәренең Балалар йортында тәрбияләнүче сабыйларны икенче яртыеллыкка 15 данә “Әллүки” журналы бүләк итеп сөендерде. Аның үрнәгенә башка игелекле малтабарлар да кушылсын иде!



Тимердән гөлләр үрәләр!“Металлкомп”ка нигез салучы, аның алыштыргысыз җитәкчесе Рамил Шәм­сиев — туган районында гына түгел, республикада билгеле, абруйлы шәхес. Тормышта казанган уңышлары барысы да аның тик үз тырышлыгы, үз хезмәте нәтиҗәсе.
Әтисе, билгеле табиб Эдуард Фатыйх улы мәңге-леккә күзләрен йомганда Рамил үсмер генә була. Бик ир­тә җитдиләнергә, тирә-яктагы һәр хәл-вакыйга өчен зур җаваплылык тойгысы белән яшәргә өйрәнергә туры килә аңа. Нәрсәгә тотынса да, күңел биреп, барлык тырышлыгын салып эшли. Яхшы укый, әнисенең уң кулы була. Спортта да зур уңыш­ларга ирешә: спортча ориентирлашу буенча Русия чемпионы исемен яулый, шахмат уенында яшьтәш­ләренә генә түгел, өлкәннәргә дә ал бирми.
Һөнәр сайлар вакыт җит­кәч, әтисе сукмагыннан атлап, медицина университетына укырга керә. Табиб дипломы ала һәм медицина өлкәсендә уңышлы хезмәт сала башлый, шул ук вакытта төп һөнәреннән шактый ерак булган үз эшен ачып җибәрә. Шулай итеп, Дүртөйле шәһәрендә “Металлкомп” дип аталучы фирма барлыкка килә.
“Металлкомп” фирма-сының заказлар кабул итү пункты Дүртөйле районы­ның Иванай авылында урнашкан, ә тимер конструк­цияләр эшләү цехы сәнәгать зонасында, Уфа — Нефтекама юлындагы Гөбеле-кө­чек авылы янәшәсендә. Һәр клиентны биредә ачык йөз белән каршы алалар, биргән заказын югары сыйфатта, вакытында башкаралар, шуңа да предприятиенең тирә-якта абруе зур.
— Дүртөйле — булдыклы, эшсөяр, сәнгатьне, матурлыкны яратучы халкы бе-лән дан тота, — ди якташлары турында Рамил Эдуард улы. — Безнең якларга килгән һәркем искә ала торгандыр: авылларыбызда йорт, капкалар берсеннән-берсе төзегрәк, шәбрәк. Һәр-төрле тимер эшләнмәләргә, койма, капка, мичләр­гә, түбә ябу материалларына, торбаларга ихтыяҗ зурлыгын исәп­кә алып башладым үз эшемне. Вакытлар узган саен ялгышмаганлыгыма инанам. “Металлкомп”ның матди-техник базасы елдан-ел ныгый, клиентларыбыз артканнан-арта. Халыкка кирәк­ле эш белән шөгыльләнүем­не аң­лау күңелгә канат куя, тәвәк­кәлләп, тагын да биегрәк үрләргә омтылырга көч бирә.
“Металлкомп” фирма-сының эшлекле элемтәләре шактый күп. Ул профнастил чыгаручы зур заводлар (Ижевск шәһәренең “Металлкомплект”ы, Самара­ның “Электрощит”ы, Чилә­бе­нең “Профнастил”ы, Ека­терин-бургның “Металлопрофиль” заводы) белән хез­мәт­тәшлек итә. Фирма бүген теләсә кайсы катлаулыктагы металл конструкция­ләр­не эшләп чыгарырга сәләтле. “Металлкомп”ка заказлар Дүртөйле һәм күрше-тирә районннардан гына түгел, хәтта иле­безнең төрле почмакларыннан килә.
— Бер заказ хәтергә уелып калган, — ди фирма җитәк­чесе. — Ул 2008 елда Ямал-Ненец автономлияле окру­гы­­ның Лабытнанги шә­һә­рен­нән килде. Клиентыбызга, тимер конструкция­ләр­не эшләп, контейнер бе­лән Неф­текама шәһәре аша озаттык. Мобиль командаларыбыз туган рес­публи­кабызның барлык шә­һәр­­лә­рендә, районнарында, Татарстан, Пермь, Чилә­бе, Свердловск өлкәләрендә эшли. Клиентның биләмәсенә барып, тиешле үлчәмнәрне башкарабыз, һәр заказны югары зәвык һәм яхшы сыйфат белән үтәргә омтылабыз.
Заман сулышын тоеп, кешеләр белән уртак тел табып эшли белүче Шәм­сиевның фирмасы бүген дә икътисади кыенлыкларга бирешми, ышанычлы адымнар белән алга атлый. “Металлкомп”ның базасында җитеш­терү станокларының өр-яңасы гына, ә тимерчелек җиһазларының һөнәри комплексларында катлаулы бизәкләрнең ике йөзләп төре эшләнә. Тимерне кулдан чүкеп бизәк ясау да баш­карыла. Коллектив эшчән­нәре ике сменалы график буенча хезмәт сала. Фирманың заказчылар янына барып хезмәт күрсәтә торган бригадалары да бер көн эшсез тормый.
Рамил Шәмсиевның коллективы “Металлкомп” — корычтай сыйфатка тимердәй гарантия” девизы астында эшли. Клиентлары күрсәткән хезмәтләрдән һәрчак канә­гать кала. Фирманың күпь­еллык намуслы эшчән­леге Татарстан Республикасы Президенты Рөс­тәм Миң­неха­новның, элекке җитәк­чесе Минтимер Шәй­миевның, Уфа һәм Стәр­летамак епархиясе митрополиты Никон­ның, халкы­быз­ның яраткан җырчысы Салават Фәтхет-диновның һәм башка күре­некле шәхес­ләрнең Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән.
“Металлкомп” үз эшче-ләре өчен уңайлы хезмәт шартлары тудырган: ял итү бүлмәсе булдырылган, барлык санитар нормалар үтә-лә. Җәйләрен фирмада эшкә өйрәнергә мәктәп укучылары да атлыгып тора, чөн­ки хез­мәтләре лаеклы бәяләнә. Алар, нигез­дә, әзер изделие­ләрне буяу белән шөгыль­ләнә.
— Максатчан, эшсөяр коллектив туплый алуыма шатмын, — ди Рамил Эдуард улы. — Безнең осталарның алтын куллары коеп куйган тимер эшләнмәләр чын сәнгать әсәре ул, аларга карап сокланмый мөмкин түгел.
Тынгысыз, алга карап фикер йөртә белүче җитәк­ченең киләчәккә хыяллары бихисап. Һәртөрле тимер эшләнмәләр, койма, капка, мичләр, түбә ябу материаллары (профнастил, тимер чирәп), торбалар, тутыкмый торган су баклары һ.б. материаллар кирәк икән, болар барысы да “Металлкомп”та бар.
— Атынгычлар, төрле төстәге тимер штакетниклар эшлибез, аларны да халык бик яратып ала, — ди фирма җитәкчесе. — Күптән түгел Актаныш районыннан атынгычларга бик зур заказ килде. Ә тимер эшләнмәләр базарындагы көндәшлек безне куркытмый, киресенчә, яхшырак үрләр яулау өчен чәм бирә.
...Энергияле, белемен камилләштерү өстендә армый-талмый эшләүче Рамил Шәмсиевны туган республикабызда гына түгел, Русия-нең бик күп төбәкләрендә яхшы психотерапевт, психиатр-нарколог буларак та беләләр. Ул, медицина университетын тәмамлагач, кардиоүзәктә кардиолог белгечлеге буенча белем ала, аннан психиатрия, наркология һәм психотерапия буенча клиник ординатурада укый. Рамил Эдуард улының ярдәме белән сәламәт тормышка кайтучыларны санап бетерерлек түгел.
Адәм баласы гына түгел, дүрт аяклы ат та абына, ди бит халык. Пациентларым арасында төрле кешеләр бар: кемдер яшьлек гамьсезлеге аркасында, икенче бе­рәү язмыш сынауларына чыдый алмыйча, “яшел елан”, әфьюн тозагына эләккән. Аларның һәркай­сысына барлык көчемне, белемемне салып ярдәм итәргә тырышам, дәвалау­ның нәтиҗә бирүен күреп сөенәм. Табиб өчен иң зур казаныш — үзенә ярдәм сорап мөрә­җәгать иткән авы­руларының яңадан сәламәт яшәү рәве­шенә кайтуы, әлбәттә.
Ә эчкечелек, наркомания кебек афәтләр тырнагына эләкмим дисәң, аракыдан ерак йөрергә кирәк, наркотикны бер тапкыр да кулланып карарга ярамый, дип киңәш бирә тәҗрибәле табиб. Бүген ул Уфа, Нефтекама шәһәрләрендә даими рә­веш-тә дәвалау сеанслары үткәрә, аның кабинетлары янында һәрчак чират җыела. “Юлдаш” радиосы, телевидение аша еш кына чыгыш ясарга да өлгерә Шәмсиев.
— Халыкны, бигрәк тә яшь­ләрне, эчкечелек, наркомания кебек куркыныч күре­неш­ләрдән саклар өчен кисәтү эше югары дәрәҗәгә куелган булырга тиеш, — ди ул.
Бүген дә ул ике өлкәдәге эшен — кешеләрне дәвалау һәм бизнесын уңышлы алып бара. Бәла-казага таручыларга ярдәм кирәк булса, көн дими, төн дими, юлга чыга, пациентларын аякка бастыру өчен барлык сәләтен сала. Үзенчәлекле шәхес — табиб һәм эшкуар Рамил Шәмсиев-ка уңышлар телик, дуслар!

Без халык ышанычын югары сыйфатлы продукция, чагыштырмача кыйммәт булмаган бәяләр белән яулыйбыз. Төрле ак­цияләр үткәрәбез. Мисал өчен, клиентларыбыз үзлә-ренә кирәк товарга кыш, яки көз заказ биреп, җәй алып китә ала. Бу очракта җәйгә хаклар артса да, алар кышкы арзанрак бәяне түли. Моннан тыш, безнең эшлән­мәләрне халык хакын ике-өч айга бүлеп түләү шарты белән дә ала.


Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.





Басып чыгарырга



  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»