Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелде

29.10: Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелде

Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелдеБашкорт халкының мәшһүр улы, күренекле шагыйрь, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсенең элекке рәисе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Тойгынга шушы көннәрдә 68 яшь тулган булыр иде. Шагыйрь Чишмә районының Хаҗәт авылында җирләнгән. Туган көнендә аның каберендә киң җәмәгатьчелек һәм язучылар катнашлыгында һәйкәл ачылды. Чарада Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасарлары Спартак Ильясов, Фәния Габидуллина, урыс секциясенең әдәби консультанты Леонид Соколов, әдипләр Ногман Мусин, Ирек Киньябулатов, Галим Хисамов, Мөхәммәт Закиров, Тимергали Килмөхәммәтов, Дамир Шәрәфетдинов, Әхмәр Үтәбай, мәрхүмнең якташы Җиһат Солтанов һәм якыннары — җәмгысе иллеләп кеше катнашты.
Һәйкәл ачылу Әнвәр хәзрәтнең Йәсин сүрәсен укуыннан башланды.


Флүр Уразмәтов үзенең чыгышында Риф Тойгынның 1994 елдан башлап Чишмә районына еш кайтып йөрүен, биредәге халыкны ихлас үз итүен, чараларда актив катнашуын ассызыклады. Һәйкәлне ачарга шагыйрьнең бертуган энесе Рәхим Тойгынов һәм кияве Әнвәр Шамаев чакырылды. Барлык каләм ияләре дә мәрхүм турында якты истәлекләре белән бүлеште, аңа багышлап язылган шигырьләр яңгырады. Ерак араны якын итеп, шагыйрьнең туган төбәгеннән Ырынбур өлкәсе Куандык районы вәкиле, туганы, район башкортлары корылтаеның экс-рәисе һәм әгъзасы Габит Тойгынов та килгән иде.
Шагыйрь каберенә аның исемен мәңгеләштерүче һәйкәл куюга зур матди көч салган мәрхүмнең хатыны Рәйсә ханым, туганнары Рәхим һәм Әмир Тойгыновлар шагыйрьнең туган көненә һәйкәл ачуга килүче һәр кешегә ихлас рәхмәт сүзләрен юллады.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Әйдәгез сабантуйга!
22-05-2017 :: Тормыш
Әйдәгез сабантуйга!
Тукталышта ятып үлгән
16-05-2017 :: Тормыш
Тукталышта ятып үлгән








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»