Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Булдыклылык гаиләдә тәрбияләнә

28.05: Булдыклылык гаиләдә тәрбияләнә

Булдыклылык  гаиләдә тәрбияләнәИлдә киң билгеле җитәкче һәм галим
Таһир Сәетбатталовның тормыш юлы моңа ачык дәлил.

Кошчылык тармагын, төгәлрәк әйткәндә үрдәк һәм каз үрче­түне оештыруга, алай гына да түгел, бу эшнең гыйльми нигезен тергезүгә лаеклы өлеш керткән авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор Таһир Сәетбатталов белән очрашуга әзер­лән­гәндә бу өлкәгә кагылышлы күп кенә әдәбият белән таны­шыр­га туры килде. Озак еллар дәвамында республиканың “Птицепром” трестына җитәкчелек иткән Башкорт АССРының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, икътисад фәннәре кандидаты Илья Ульяновның Уфадагы “Китап” нәшриятында 1999 елда басылып чыккан “Дорогами перемен” (“Үзгәрешләр юлында”) дигән китабы исә бу җәһәттән чын мәгънәсендә зур табыш булды.


Тарихи белешмә. Өлкән буын хәтерли торгандыр, Советлар Союзында кибетләрдә ит һәм ит ризыклары бик өелеп ятмады. Аның каравы, халыкның йортындагы суыткычлары һәрчак тулы булды. Ышанмыйсызмы? Рәсми чыганаклар раславынча, узган гасырның 90нчы елларында илдә җан башына ит куллану медицина нормаларында билгеләнгән 85 килограмм урынына — 75 , ә балык куллану 22 килограмм урынына 24-27 килограмм тәшкил итте. Чагыштыру өчен: хәзер Русия Федерациясендә бу күрсәткечләр 68 һәм 7 килограмм.

Илдә ит җитештерүне кискен арттыру максатында 1971 елда КПСС Үзәк комитеты һәм СССР Министрлар Советының “Сәнә­гать нигезендә илдә кошчылык тармагын тагын да үстерү турында” берлек­тәге карары кабул ителә. Аның нигезендә Башкортстанда үрдәк фабрикасы төзү планлаштырыла. Республика җитәкчелеге күркә фабрикасы төзү турында тәкъдим кертә, ләкин ул “югарыда” хуплау тапмый.

Үрдәк фабрикасын Благовар районында төзергә булалар. Генераль подрядчы итеп СССР Сәнәгать төзелеше министрлыгы карамагындагы 3нче трестның билгеләнүе бу эшкә ни дәрәҗәдә җитди игътибар бирелүен дәлилли. Чөнки республикада мондый төр төзелешләр алып баруга тәгаен­ләнгән “Башсельстрой” трес­тының мөмкинлекләре бик чикле була.

1974 елның көзендә төзелеш башлана. Ул партия өлкә комитет­ының көндәлек контролендә тора һәм, шуның нәтиҗәсе буларак, 1976 ел ахырына фабриканың елга 300 мең үрдәк бәбкәсе үстерүгә исәпләнгән беренче чираты файдалануга тапшырыла.

1977 елда фабрика эшли башлый. Ләкин махсус әзерлекле кадрлар булмау үзен нык сиздерә. Нәтиҗәдә, ел ахырына планлаштырылган 400 тонна урынына нибары 42 тонна ит җитештерелә.

1978 елда исә елга 1 миллион үрдәк бәбкәсе үстерүгә исәпләнгән фабрика тулысынча файдалануга тапшырыла. Ләкин эштә бертөрле дә алга китеш булмый. Мәсәлән, 1979 елда инкубаторга салынган һәр 100 йомыркадан нормадагы 65 урынына нибары 48 үрдәк бәбкәсе чыгарыла.

Шундый шартларда 1980 елның октябрендә фабрика директоры вазыйфасына “Туймазы” кошчылык фабрикасында баш зоотехник булып эшләгән Таһир Сәетбатталовны тәгаенлиләр.

— Таһир Фәйзрахманович, Илья Ульяновның китабында билгеләнгәнчә, Сез директор булып эшли башлаганнан алып 2-3 ай үтүгә фабрикада зур үз­гә­реш­­ләр була. Сезгә кадәр эш­ләгән ике директор өч ел дәва­мында хәл итә алмаган мәсь­әләләрне шундый кыска вакыт эчендә ничек җайга сала алдыгыз?

— Мине директор вазыйфасына тәкъдим иткәндә фабрикадагы барлык дәрәҗәдәге җитәкч­еләрне һәм бел­геч­ләрне чакырып зур җыелыш үткәрдек. “Птицепром” җитәкчелеге минем эшемә комачауламаска вәгъдә бирде. Мин исә, үз чиратымда, белгеч­ләр­гә һәм урта буын җитәкчел­әренә барлык мәсь­әләләрне үзаллы хәл итү мөмкинлеге бирдем. Ә өстәгеләрдән исә безгә катнашазыкны Кандра элеваторыннан түгел, ә Дәүләкән икмәк ризыклары комбинатыннан бү­лүне сорадым. Чөнки Кандрада җитеш­те­рел­гән кат­нашаз­ыкның сыйфаты безнең таләп­ләргә тулысынча җавап бирми иде.

Тулы үзаллылык бирелгәч, бел­гечләрнең һәм урта буын җитәк­че­ләрнең йөкләтелгән эш өчен җавап­лылыгы күтәрелде. Чөнки алар­ның үз эшендәге җи­тешсезлекләрне кем­гәдер аудару, шуның белән җавапл­ылыктан котылу мөмкинлеге калмады. Күпчелек, әлбәт­тә, мөстә­кыйльлекне зур ышаныч күрсәтү буларак кабул итте.

Кеше психологиясе шундый бит: ышаныч күрсәтсәләр, ул аны ничек тә акларга тырыша. Менә шулай коллективта үзара ышаныч, бер-береңнең хезмәтен ихтирам итү кебек күркәм мөнәсә­бәтләр урнашты.

Бу уңайдан бер мисал китерәсем килә. Благовар фабрикасына директор булып тәга­енләнгәннән соң Туймазы районында партия учетыннан төшәргә бардым. Беренче секретарь бик таләпчән кеше иде. Әйтми киткәнем өчен ачуланыр инде, дип, кабинетына шикләнеп кенә кердем. Ә ул берни булмагандай: “Халыкны рәнҗетмә, безнең халык бик әйбәт ул”, — дип, эшемдә уңышлар теләп озатты.

Моның шулай булуына эшчән­лек дәверендә күп тапкырлар ышандым һәм нинди генә дәрә­җәдәге җитәкче вазыйфа башкарсам да беренче секретарьның “халыкны рәнҗетмә” дигәнен һәрвакыт хәтердә тоттым.

Гомумән, тормышымда яхшы кешеләр һәр адымда диярлек очрап торды. Аларның әйткәнн­әреннән дөрес нәтиҗә ясап, тормышта куллана белергә генә кирәк. Мәсәлән, респуб­ликаның авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән Әхмәт Әминовның “Һәр кешенең үз түшәме була” дигән фикерен күңел түремә салып куйдым.

Коллективтагы уңай үзгәре­шләр хезмәт күрсәткеч­ләрендә дә чагылыш тапты. Беренче елда ук үрдәк бәбкәләренең сакланышын 90 процентка җиткердек. Ә мин эшкә башлаганда бу күрсә­ткеч 78 процент иде. Димәк, инкубаторда чыгырылган һәр 100 үр­дәк бәбкәсенең 22се үлгән...

1980 елның дүртенче кварталында 5700 центнер үрдәк ите җитештереп, фабрика тарихында беренче тапкыр планны 400 центнерга арттырып үтәдек.

1981 ел йомгаклары буенча исә фабрика РСФСР Министрлар Сове­ты­ның күчмә Кызыл байрагына лаек булды.

Ләкин һәрнәрсәнең чиге булган кебек, фабриканың продукция җитеште­рүне арттыру мөмкинлекләре дә чиксез түгеллеген аңлый идем. Партия өлкә комитетының авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Абрар Садретдинов Бело­руссия­дә симертүдәге үрдәкләрдән югары артым алулары турында сөйләде. Бу фикер токымчылык белән шөгыльләнә башлауга этәргеч булды.

Ул елларда Советлар Союзында иң алдынгы булып Казахстанның Кустанай өлкәсендә урнашкан “Комсомольская” үрдәк фабрикасы исәпләнә иде. Бер үк шартларда диярлек эшләсәк тә, 55 көнлек үрдәкнең тере авырлыгы бездә — 2,2 килограммнан артмый, ә аларда — 2,8 килограмм. Ә 500 грамм аерма — ул 500 тонна өстәмә ит дигән сүз.
Озак уйлап тормыйча, 10 банка “Башкорт балы”, ул вакытта Раевка консерва комбинатында балны 700 граммлы тимер банкаларга тутыралар иде, күтәрдем дә Мәскәүгә “Союзптицепром”га юл тоттым. Бу 1985 елның декабре иде. Сәфәрем уңышлы булды — “Комсомольская” фабрикасыннан 200 мең данә йомырка алуга наряд бирделәр.

“Комсомольская” фабрикасы Советлар Союзында бердәнбер булган Казахстан үрдәк үрчетү тәҗрибә станциясе белән берл­ектә эшли икән. Тәҗрибә станциясе галимнәре Николай Егоров, Олег Едыганов, Кадерҗан Молдожанов белән тыгыз хезмәтт­әшлек безнең фабрикада да хезмәт нәти­җәләрен яхшыртуга зур этәргеч булды.

Алгарак китеп шуны да әйтим, Советлар Союзы таркалгач, Казахстандагы тәҗрибә станциясен финанслау туктатылды һәм зур йөк машинасында барып, андагы токымчылык эше буенча тупланган барлык материалларны төяп үзебезгә алып кайттым. Шушы җирлектә безнең фабрикада яңа токымлы үрдәкләр үрчетү буенча гаять күләмле эш башкарылды.

Русия Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары һәм авыл хуҗалыгы министры Виктор Хлыстун Башкортстанга эш сәфәре вакытында фабрикада булып, безнең эшне “тоташ Русиянең гомум байлыгы” дип бәяләде. Шуның нәтиҗәсе буларак, 1995 елның ноябрендә фабрикага “Благовар” дәүләт токымлы кошчылык заводы дигән исем бирелде.

Җитәкченең бурычы, минемчә, белгечл­әрнең талантын ачуда ярдәм итү, аларны үзаллы эшләргә өйрәтү, иҗади хезмәткә дәрт­ләндерү. Эшлекле коллектив туплау өчен болар бик мөһим.

Белгеч һәм җитәкче булып формалашуымда миңа Туймазы кошчылык фабрикасы директоры булып эшләгән Мәсгуть Сакаев, Илья Ульянов, зоотехник Гаян Арсланов һәм башка күпләрнең ярдәме зур булды. Аларны остазларым дип исәплим.

Белешмә. Тагын ике елдан Таһир Сәетбатталовны “Башкирскптицепром” берләшмәсенең генеральный директоры вазыйфасына үрләтәләр. 1998 елда берләшмә “Башхлебоптицепром” дәүләт авыл хуҗалыгы предприятиесе дип үзгәртеп корыла һәм Таһир Фәйзерахманович генеральный дирек­торның беренче урынбасары итеп раслана.

2000-04 елларда Таһир Сәет­батталов “Башкортстан” кошчылык фабрикасын җитәкли. Анда ул каз үрчетү тармагын тергезә, аның җитәкчелегендә яңа токымлы казлар чыгару буенча гыйльми эш башлана. Биредә тупланган бай материал соңыннан “Благовар” дәүләт токымлы кошчылык заводына тапшырыла. Нәтиҗәдә, анда Русиядә генә түгел, Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә тиңе булмаган гыйльми-җитештерү комплексы барлыкка килә. Бүгенге көндә анда үрдәк һәм казлар селекциясе буенча күләмле эш башкарыла, фәнни ачышлар ясала.

— Таһир Фәйзрахманович, аякка баса алмыйча җәфаланучы фабриканы кыска вакыт эчендә алдынгылар сафына чыгару һәм шушы җирлектә чын мәгънә­сендә гыйльми мәктәп — су кошлары буенча селекция үзәге оештыру... Могҗизамы бу, тырышлык нәтиҗәсендә максатка ирешүме?

— Табигатьтә могҗизалар булмый, дигәнгә мин ныклы ышанам. Димәк, тырышлык нәтиҗәсе. Ә ул гамәлдә кечкенәдән бирелгән тәрбиядән киләдер, дип уйлыйм. 1950 елда Федоровка районының Динес авылында туганмын. Гаи­ләдә иң өлкән бала идем. Дүрт сеңлемә абый булып үстем. Шуңа йорттагы ирләр эше күпчелек минем иңнәремә төште. Әтием Бөек Ватан сугышыннан инвалид булып кайткан. Шулай булса да өйдә пенсия китергән­нәрен көтеп утырмады — райо­нның финанс бүлегендә, аннары Дәүләт страхованиесе системасында эшләде. Авылдан-авылга атка утырып йөри иде. Әти кайткач, атны тугару, су эчереп, ашарга салу бәләкәйдән үк минем җаваплы­лыкта булды. Биш яшьлек вакытымда атны чишмә буена сугарырга алып төштем. Ул нәрсәд­әндер өркеп читкә сикерде һәм мин аның сыртыннан очып төшкә­немне генә хәтерлим. Башым җирдә яткан ташка бәрелеп, аңымны югалтканмын. Ярый әле әни күреп калган, тиз генә күтәреп өйгә алып кайткан һәм беренче ярдәм күрсәткәннәр. Маңгаемдагы җөй бу хакта әле дә хәтерләтеп тора.

Безнең Фрунзе исемендәге колхоз һәр эштә районда алдынгылар сафында барды. Аның рәисе Гадрәфыйк абзый Йосыповны халык бик ихтирам итә иде. Тугызынчы сыйныфта укыганда, үскәч, аның кебек абруйлы җитәкче булырга карар иттем.

Урта мәктәп тәмамлагач, Башкортстан авыл хуҗалыгы институтына укырга кердем. Зоотехник һөнәрен сайлавыма ат, ихатадагы мал арасында үсүем этәргеч булгандыр.

Институттагы укытучыларыма рәхмәт, киләчәктә мине үзләре кебек мөгаллим яки галим итеп күрергә теләгәннәрдер, күрәсең. Эшкә Миловкадагы тәҗрибә хуҗалыгына тәгаен­ләделәр. Ел ярым токымчылык буенча зоотехник булып эшләгәннән соң, тәҗрибә хуҗалыгына партия райко­мының икенче секретаре Рафыйк Әюпов килде. Ул миңа “Октябрь” колхозына баш зоотехник яки комсомол райкомына беренче секретарь булып барырга тәкъдим итте. Икесеннән дә баш тарттым һәм: “Мине фермага бригадир итеп җибәрегез!”— дидем. Икенче көнне үк мине фермага эшкә күчерделәр. Анда яңадан ел ярым — “Туймазы” кошчылык фабрикасына киткәнче эшләдем.

— Сез бүген — республикада киң билгеле җитәкче һәм галим. Тормышта уңышка ирешү өчен иң беренче нинди шарт мотлак дип уйлыйсыз?

— Тыл ныклыгы, ягъни гаиләнең ышанычлы булуы, сине аңлаулары. Бу җәһәттән хатыным — Лида Минһаҗетдин кызыннан уңдым, дип авыз тутырып әйтә алам. Ул — Бүздәк районы кызы. Институтта укыганда өйләнештек. Ул икътисад факультетын миннән өч ел соңрак тәмамлады. Гаиләбездә татулык, бер-беребезне хөрмәтләү булгач, балаларыбызга — ике улыбызга һәм кызыбызга төпле тәрбия бирә алдык, дип уйлыйм. Аллага шөкер, өчесе дә тормышта үз урыннарын тапты. Бүген аларның һәм өч оныгыбызның уңышларына куанып яшибез.

Хәер, үзем дә начар кияү булмаганмындыр, дип уйлыйм. Хаты­н­ымның әнисе олыгайган көнендә 9 ел безнең гаиләдә яшәде. Эштән кайтканымны көткән, диярсең, минем кулларымда җан бирде. Урыны оҗмахта булсын.

Белешмә. Кошчылык тармагындагы катлаулы мәсьәләләрне хәл итүгә гыйльми караш, фән казанышларын җитештерү тармагына кертүгә кыю омтылыш Таһир Сәетбатталовка 1994 елда кандидатлык диссертациясе яклауга нигез була. Яңа токымлы үрдәкләр чыгару тәҗрибәсенә нигезләнеп, 1998 елда докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Таһир Файзрахманович 138 гыйльми хезмәт, шул исәптән 2 монография авторы. Фәнне үсте­рүгә керткән өлеше 14 патент һәм 10 авторлык таныклыгы белән билгеләнгән. Аның җитәкчел­егендә 2 фән кандидаты әзерл­әнгән.

Таһир Сәетбатталов — кошчылык буенча Бөтендөнья гыйльми берләшмәсе, Башкортстан дәүләт аграр университетының диссертация советы әгъзасы, профессор, Башкортстан кошчылары берлегенең директорлар советы рәисе.

Таһир Сәетбатталов — “Хез­мәттәге батырлык өчен” медале һәм Хезмәт Кызыл Байрак ордены кавалеры, ике тапкыр СССР Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсе­нең көмеш медале белән бүләкләнгән һәм өч тапкыр Русия Күргәзмәләр үзә­генең лауреаты исеменә лаек булган, Русия Федерациясенең һәм Башкортстан Республи­касының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәт­кәре, Минин һәм Пожарский исемендәге “Лаеклы гражданинга — рәхмәтле Русиядән” дигән милли премия лауреаты.

— Таһир Фәйзрахманович, Сезнең соңгы елларда Мәҗит Гафури исемендәге Башкортстан кошчылык комплексында эш­ләве­гез мәгълүм. Комплекс хакында матбугатта да, радио-телевиде­ние­дә дә мәгълүмат юк диярлек. Халык “Күркә комплексы” дип атаган предприятиенең эше белән таныштырып үтсәгез иде.

— Кыскача гына шуны әйтә алам, комплекс үсеш юлында. Елга 30 мең тонна күркә ите җи­тештерү максаты тормышка ашырылды. Әле комплексны киңәйтү буенча гаять колачлы эш бара.

— Кызыклы һәм эчтәлекле әңгәмә өчен рәхмәт. Сезгә уңыш­лар телибез.

— Рәхмәт.

Әңгәмәне Башкортстан Рес­публикасының атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре, Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия лауреаты
Рим ӘХМӘТОВ оештырды.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Хуш киләсең, изге Рамазан!
Вчера, 00:00 :: Тормыш
Хуш киләсең, изге Рамазан!
Ул туган елда  ашлык та уңган
Вчера, 00:00 :: Тормыш
Ул туган елда ашлык та уңган
Әйдәгез сабантуйга!
22-05-2017 :: Тормыш
Әйдәгез сабантуйга!
Тукталышта ятып үлгән
16-05-2017 :: Тормыш
Тукталышта ятып үлгән








Новости русской версии сайта


Яңа номер

61 (25065)

от 27 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»