Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Табарга ярамый үтерергә

26.11: Табарга ярамый үтерергә

Табарга ярамый үтерергәӨтерне кайда куярга?

Хатын-кыз өчен иң куркыныч гөнаһ, зур кимсенү – ул йөрәк астында оялаган җанны кыюга ризалык бирү, ягъни бала төшерү. Һәркем өчен бу адым җан газабы аша биреләдер. Әлеге гамәлне тормышка ашырган табиб өчен дә ул эзсез генә үтәдер дип булмый. Шушы хәлдән котылу әмәле бармы? Мәскәү һәм Бөтенрусия патриархы Кирилл, моңа абортларны тыю юлы белән ирешеп була, дип исәпли һәм күптән түгел бу хактагы петициягә кул куйды. Ислам дине лидерлары да бу фикерне хуплый. Мәсьәлә яңа түгел, әле V гасырдан, табиб Гиппократ абортның ни дәрәҗәдә зыянлы булуы турында фикерләрен калдырган чордан алып бу хакта бәхәсләр тынмый. Аларның очы-кырые бар микән?


Баласының җанын кыйдыртырга теләмәгән, әмма аны үзе үстерүдән баш тарткан аналар өчен илдә “беби-бокс”лар, ягъни балаларын яшерен калдырып китәргә теләүче аналар өчен махсус җайланмалар булдырылды. Алар Краснодар краенда аеруча уңыш­лы эшләде. Махсус бокслар ярдәме белән биш ел эчендә 17 баланың гомере сакланып, аларның кайберләрен ата-аналары яңадан килеп алуы турында күп язылды. Әмма күптән түгел илдә аларны тыю турында сүз куерды. Русия Хөкүмәте сенатор Елена Мизулина тәкъдим иткән беби-боксларны тыю турындагы закон проектын хуплады. Әлеге закон проекты махсус корылмалардан баш тартмаган оешмалар өчен 1 миллионнан 5 миллион сумга кадәр штраф салу яисә 90 тәүлеккә аларның эшчәнлеген туктатып торуны күз уңында тота.

Сенатор фикеренчә, “дәүләт яңа туган балалардан баш тартуны хупларга тиеш түгел, беби-бокслардагы балалар белән сату итү куркынычы бар һәм бу бала хокукларын бозуга китерә”.

Әлбәттә, моның белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Сау-сәламәт туган балаларның да чүплектә туңып үлү очраклары турында сенатор ханым белми булмас. Тик шулай да аларны саклап калуга булышырга тиешле бокс­ларның киләчәге булмаячак, күрәсең. Шунысы бар: Башкортстанда аларны урнаштырырга өлгерми калдылар, ни дисәң дә, акча җилгә очмады, янга калды.

Балага узуга бәйле акча мәсьәлә­ләре турында Мәскәүнең “Абортларга каршы” оешмасы эксперты Наталья Москвитина болай ди: “Йөклелекне өзү — зур бизнеска әверелеп бара. Аборттан соң алынучы биоматериаллар яшәртә торган инъекцияләр әзерләүдә кулланыла. Русиядә йөклелекне өзүнең күпчелеге түләүле рәвештә башкарыла”. Аның әйтүенчә, балага узган ханым­нарның 70 проценты карынында ук сабыен үтерә, илдә һәр өч секунд саен бер бала тумыйча кала, бу саннар бер атнада уртача бер шәһәр халкын тәшкил итәрлек булып җыела.

Әйе, саннар теле бәхәскә урын калдырмый кебек. Җир шарында ел саен 208 миллион хатын-кыз авырга уза. Шуларның 25 проценты абортны кулай дип таба. Һәр ел илебездә мөстәкыйль рәвештә көмәннән котылырга теләгән хатыннарның 47 меңе үлемгә дучар була.

Тик бүген дә күп хатыннар карындагы баланы табаргамы, үтерергәме дигән сорау алдында кала. Патша Ру­сиясендә бала төшертү рәсми рәвештә тыелган булса, егерменче елларда ул В. И. Ленин фәрманы буенча рәсми рәвештә рөхсәт ителә. Ул елларда балага узган һәр 100 хатынның 27се абортка барган. 1936 елда ул янә тыелган һәм илдә криминаль аборттан һәлак булучы хатыннар саны котырып үскән. Илленче елларда аңа янә рөхсәт бирелгән. Күптән түгел исә янә тыю турында сүз куера башлады.

Узган елның май аенда Дәүләт думасына шул ук Елена Мизулина һәм аның хезмәттәше Сергей Попов абортларны тыю турындагы закон проектларын тәкъдим иттеләр. Алар медицина һәм социаль күрсәткечләрдән башка сәбәпләр аркасында абортларны, көмәнне төшерә торган таблеткаларны тыю ягында. Шулай ук, әлеге закон проекты буенча авырга узган хатыннарга ультратавышлы тикшеренү аша карынындагы баласын күрсәтү һәм йөрәк тибешен тыңлату да каралган. Әмма бу закон проекты кабул ителмичә калды.

Быел бу мәсьәләне Кирилл атакай янә кузгатты. Аның белән бәхәсләшү читен. Чыннан да, һәр бала бу дөньяга үз ризыгы белән туа, аның җанын кыю — зур гөнаһ һәм гомерлек җан газабы. “Бер кешене үтергән — бөтен кешелекне үтергән”, дигән гыйбарә дә бар. Әйткәндәй, бу мәсьәләдә Русия, башка илләр белән чагыштырганда, лидерлар исәбендә. Ел саен бездә рәсми рәвештә 1 миллион бала төшерү очрагы теркәлә, ә чынлыкта исә ул сан 6 миллионга җитә, ди белгечләр. Шуларның 1 проценты гына — медицина таләбе буенча. Ел саен илдә 170 мең хатын-кыз беренче көмәнен төшертә, ә бу — үз чиратында, киләчәктә бөтенләй кысыр калу ихтималлыгы, дигән сүз.

Бәхеткә, Башкортстанда абортлар саны елдан-ел кими. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан алынган мәгълүмат­ларга караганда, биш елда абортлар саны — 28,1, быелгы тугыз айда 7,9 процентка, ягъни, узган елның шундый ук чоры белән чагыштырганда, 1027 очракка кимегән.

— Бу яшүсмерләргә дөрес җенси тәрбия бирү чараларына игътибар артуга да бәйле, — ди сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров. — Алар министрлыкның махсус планына кер­телгән. Нәтиҗәдә, соңгы 5 елда үсмер кызларга карата башкарылган абортлар саны ике тапкыр кимегән.

Чыннан да, абортларны чикләүгә караганда, хәлне моңа кадәр җиткермәү мөһимрәктер. Җенси тәрбия, әлбәттә, гаиләдә, ана белән бала арасындагы сөйләшү-серләшүләрдән башлана. Килешик, безгә, яки урта буын вәкил­ләре­нә, ул бик тәтемәде. “Егетләргә кулың түгел, итәгеңнең җиле дә тияргә тиеш түгел!” — дигән чикләү белән үстек. Ән­кәй­ләргә рәхмәт — кияүләре алдында йөзләре якты. Әмма заман үзгәрде. “Итәк җиле”нең бәясе икенче хәзер. Гыйффәтлелекнең гүзәллеге, сафлыгы, кадере белән бергә, “кул тиеп киткәндә” нишләргә кирәклеген дә кызларыбызга үзебез аңлатырга мәҗбүр. Бәгырь җимеше­безнең йөрәге янындагы кош оясында гомерлек бушлык куркынычын булдырмау хакына моны һәр ана аң­латырга тиештер.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Әйдәгез сабантуйга!
22-05-2017 :: Тормыш
Әйдәгез сабантуйга!
Тукталышта ятып үлгән
16-05-2017 :: Тормыш
Тукталышта ятып үлгән








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»