Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Операция “Кооперация”: яңа тәгәрмәч уйлап табумы?..

29.12: Операция “Кооперация”: яңа тәгәрмәч уйлап табумы?..

Операция “Кооперация”:  яңа тәгәрмәч уйлап табумы?..Республика парламенты депутатлары алдында чыгыш ясаганга кадәр Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов ил җитәкчесе Владимир Путинның Федераль җыелышка Юлламасына карата үз мөнәсәбәтен белдергән иде. Ул, Путинның чыгышы халыкның гадәти тормышындагы барлык мәсьәләләргә дә зур игътибар бүленүе белән мөһим, дип билгеләде.

“Бер яктан, икътисадтан башка әллә нинди эшләр башкарып булмый. Ә икенче яктан, халыкның тормышына даими игътибар – иң мөһиме. Авыл хуҗалыгы — безнең өчен өстенлекле өлкәләрнең берсе. Эре хуҗалыклар да, уртача фермер предприятиеләре дә, вак шәхси хуҗалыклар да бар. Без бу юнәлешләрнең берсе файдасына гына конгломерат төзергә тиеш түгелбез, ә барысы бергә эшләргә, бердәй файда күрергә тиеш.

...Тагын бер мөһим мәсьәлә бар — кулланучылар кооперациясе. Без авылдагы вак эшкуарларның бергәләшеп эшләвен тәэмин итү өчен аларны бергә тупларга тиешбез”, — диде ул.


Рөстәм Зәки улы Дәүләт җыелышы-Корылтайга Юлламасында да, иҗтимагый тормышның төрле өлкәләре­нә кагылып, аеруча идарә итү принципларын заманча мәгъ­лүмати мохиткә яраклаштырып модернизация­ләүне, лаеклы кадрлар әзерләүне һәм мөһим икътисади мәсьәләләр белән беррәттән, авыл хуҗалыгын да читләтеп үтмәде. Янә вак эшкуарлыкка тукталды.

“Зур күләмле проектларны тормышка ашыру, мега-комплекслар төзү, фермаларны реконструкцияләү авыл хуҗа­лыгында җитеште­рүне сизелерлек арттыра алмады әле, — диде ул. — Бүген тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе күләменең өчтән ике өлеше шәхси хуҗалыкларда җитеш­те­релә”.

Шуңа да, Башлык фике­ренчә, аларга бүген һәрь­яклап ярдәм итәргә кирәк. Шәхси хуҗалыклар кооперациясе булдыру өчен шартлар тудыру, җитештергән азык-төлекне сатып алу, саклау, эшкәртү һәм сату системасын “түтәлдән – кибет киштәсенә” принцибында конвейер булдыру зарур. Шәхси хуҗа­лыкларга ярдәм итү буенча эшлекле чаралар күрү кирәк, шул исәптән, аларның җиһазлар, мал сатып алуга киткән чыгымнарын компен­сацияләү буенча да.

Арытаба Рөстәм Зәки улы, агрофраншизалар хәрә­кәтен киңрәк җәелдерү, балыкчылык, умартачылык белән шөгыль­ләнү дә — авыл икътисадын үстерүнең перспективалы юнәлешләре, дип билгеләде. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгындагы эре һәм кече күмәк хуҗалык­ларның да үсешен дәртлән­дереп, көчле хуҗалыклар нигезендә агрохолдинглар төзүне дәвам итү максатлы эш булып торырга тиеш, дигән фикердә Башлык.

Юлламада авыл хуҗалы­гы өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләрдә шәхси хуҗа­лыкларга игътибар бүлү, ярдәм итү кирәклегенең билгеләнеп үтүе куандырды. Югыйсә, бөтен Русиядәге кебек, бездә “гигантомания” чире йоккан чиновниклар ишәергә генә тора. Алар фикеренчә, шәхси хуҗалык­ларга дәүләт ярдәме күрсәтү акчаны суга салу белән бер. Имеш тә, анда җитештерү­чәнлек искиткеч түбән. Өчәр-бишәр мең баш савым сыерына исәпләнгән мега-комплекслар төзү дә, меңнәрчә тонна сөт савып, капитализм­ның үзенә җилде­рү, ди алар...

Әйе, зур предприятиеләр­дә җитешт­е­рүчәнлекнең югарырак икәнен социализм заманында күрдек. Тик авыл хуҗалыгының хәзерге торышын һәм шәхси хуҗа­лыктарда бүген бу өлкәдәге тулаем продуктның өчтән ике өлеше җи­тештерелүен исәп­кә алсак, азык-төлек җитеш­терүче бу бәләкәй субъект­ларны бете­рергә ашыкмыйбыз микән? III Бөтенрусия авыл кооперативлары съездында билгелә­нүенчә, “алты ел эчендә терлекчелеккә 100 миллиард сум акча бүленгән, әмма әллә ни тоемлы нәти­җәләр юк. Сөт күләме артмый, мал саны кимегән генә...”

Эре терлекчелек объектлары да кирәк. Әмма һәр нәрсәдә чама да булырга тиеш. Мәсә­лән, Русия аграр партиясе рәисе Ольга Башмачникова белдерүенчә, бөтен дөньядагы авылларда вак эшкуарлык-фермерлар аграр икътисад­ның нигезен тәшкил итә һәм социаль тотрыклылыкка йогынты ясый. Аның фикеренчә, чит илләр­нең барысы да мегафермалар төзергә омтылып бармый. Мәсәлән, Финляндия­дә бер уртача фермада 29 сыер асрала, Германиядә 100 баштан артык терлеге булган ферма эреләрдән исәпләнә. Америкада һәр фермага уртача 72 баш мал туры килә. Шул ук вакытта Финляндия иң югары сыйфатлы сөте, иң яхшы токымлы маллары белән дан тота. Моның бөтен сере коопе­рациядә икән. Шундыйлар­ның берсе — үз милкендә уртача 29 баш сыер малы тоткан кооперативлардан төзелгән һәм бөтен дөньяга дан алган “Валио” компаниясе...

2005 елдан бирле оештырылып килүче кулланучылар кооперациясе нишләп бездә бернинди дә нәтиҗә­ләргә ирешә алмый? Ни сәбәп­ле шәхси хуҗа­лыкларны берләштерергә көче җитми? Безнең карашка, барлык бәла кулланучылар кооперациясен чит ил үрнәгенә яраклаштырырга тырышуда. Ә без, гасырга якын социализмда тәрбия­ләнгән халык, берничек тә бу үрнәкләргә сыешырга теләмибез.

— Булмый, барысын да уртак мал итеп эшләү мөмкин түгел, — ди бер фермер. — Без, өч бертуган, бергә фермер булып эш башлаган идек, акчаны бүлешә алмыйча, тарткалашып беттек тә соңыннан таралыштык... Ә монда төрле фермер, шәхси хуҗалыкларны берләш­терер­гә диләр. Төрле гаиләдән җыелган төрле халык һичбер вакытта да уртак тел таба алмаячак, башлары низагтан чыкмаячак...

Бик озак баш ваттым мин халыкның бөтен дөньяда отышлы эшләүче кулланучылар кооперативын аңлый алмауларына. Соңлап кына башыма җитте. Бәлки, бөтен эш менталитеттадыр? Кем­неңдер безнең өстән идарә итүенә күнеккәнбездер? Шулай булгач, безгә элекке “Башпотребсоюз” системасы “сап-самый” була түгелме?

Дөрес, гомумән алганда, аның барлык эш алымнары да чит илнең кулланучылар кооперативларына туры килә. Тик аерма шунда: чит илдә һәр юнәлеш аерым эшли. Әйтик, хәзерләүче, эшкәртүче, тәэминатчы... Һәр кооператив аерым эш башкара. Ә безнең потребсоюзларда алар барысы да бер канат астында. Бу, бәлки, күпкә уңайлырактыр да. Шулай булгач, безнеңчә, кооператив белән идарә итү эшендә демократик принципларны киңрәк кулланып, элекке “Башпотребсоюз” системасын тергезү күпкә отышлырак булыр, дип уйлыйм.

Өстәвенә, бу система безнең байтак кына районнарда әлегә кадәр уңышлы эшләп килә. Шулай ук Русиядә бу система кайбер төбәкләрдә, мәсәлән, Татарстан, Чувашстан, Удмуртия республикаларында, Кемерово, Омск өлкәләрендә әле дә бик уңышлы эшли. Сәбәбе, бәлки, шундадыр: аларның һәркайсы аерым-аерым башбаштаклык кылмый, ә барысы да диярлек Авыл хуҗалыгы министрлыгы канаты астында бергәләп эш итә.

Авылда вак эшкуарлар­ның миссиясе никадәр мөһим булса да, аны акча эшләүгә, гаилә асрауга гына кайтарып калдырырга ярамый. Ул болардан җавап­лырак бурыч башкара — авылларны югалудан саклый. Ә авыл ул — телебезне, мәдәниятебезне, иманыбызны, гомумән, кешене кеше итеп саклаучы рухи төбәк.

Бер философ (үкенечкә каршы, исеме истә калмаган): “Авыл хуҗалыгы мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, телне — милләтләрнең рухи мирасын саклаучы ролен дә үти”, — дигән. Димәк, авыл хуҗалыгы да, авыл да кирәк.

Гыймалетдин Яруллин,
журналист, Башкортстанның
атказанган матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат хезмәткәре.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:











Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

49 (25053)

от 27 апреля 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»