Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Балта осталары, төзүчеләр кирәк!

04.03: Балта осталары, төзүчеләр кирәк!

Колледж экспертлары сынау тотучы егетләр белән.Колледж экспертлары сынау тотучы егетләр белән.“WorldSkills Russia” — “Яшь һөнәр осталары” хәрәкәте эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүне максат итеп куя.

Хезмәт базарында, вакансия ярминкәләрендә эшче кадрларга ихтыяҗ зур булуы яңалык түгел. Шул ук вакытта, югары уку йортларына караганда, кайбер урта махсус белем бирү йортларына конкурс күбрәк булуы билгеләнә. “Һөнәре бар — үргә йөзәр” дигән мәкаль бүгенге дөреслеккә бик туры килә. Һөнәр сайлаучы яшь буын моны яхшы аңлый. Югары квалификацияле белгеч дипломы алган һәркем, теләгән юнәлеше буенча эшли башлагач, катыргының мотлак булмавына төшенә. Хезмәт җитештерүчәнлеге, хезмәтләндерү югары дәрәҗәдә булуга бүген ныклы басым ясала. Бу, үз чиратында, эш хакында да уңай чагылыш таба.


Мәсәлән, булачак шәф­кать туташлары медицина колледжында укыган вакытта ук, кагыйдә буларак, медицина учреждение­ләрендә эшкә өйрәнә, остара, тәҗрибә туплый. Хезмәт сөйгәннәрне, тырышларны уку йортын тәмамлаганнан соң эшкә чакыралар. “Эльвира” исемле кыз мисалында бу ачык күренә.

Акыллы, хезмәттә чыныгып үскән, ерак районнан укырга килгән авыл кызы, кем әйтмешли, “без блата, без свата” бүген башка­ланың билгеле дәваханә­ләренең берсендә нейрореанимация бүлегендә шәфкать туташы булып эшли. Эшен бик ярата яшь кызыкай. Ачык йөзле, ярдәм кулы сузучы шәф­кать туташы үзе турында бик сөйләми. Бүлек мөди­реннән сорагач кына аның Башкортстан дәүләт медицина университетын тәмам­лавы билгеле булды. Яшь булуга карамастан, табиб вазыйфасын тәкъдим иткәннәр, ләкин ул беренче һөнәренә тугры. Бердән, монда эш хакы югары, икенчедән, үзе әйтүенчә, “кул өйрәнгән”.

Кул, дигәннән. “Алтын куллы”лар элек-электән данлы. Андыйлар беркайчан да югалмый, акчасыз да түгел алар бу тормышта. Кулларыннан гөл тама, диләр андыйлар турында. Авыл җирендәме, шәһәрдә булсынмы, оста кулларга һәрчак ихтыяҗ зур.

Темадан ерак китмичә, Уфа моторлар төзү предприятиесеннән бер мисалга тукталыйк. Уфа дәүләт авиация техник университетын тәмамлаучы яшь егет-кызларның күп­челеге шушы заводта беренче хезмәт чыныгуы үтә. Ә менә заводтагы хез­мәт­кәрләрнең күпчелеген эшче кадрлар тәшкил итә. Эш шартлары катгый, холык, тәртипкә игътибар көчле. Ләкин лаеклы хезмәт хакы ир-егетләрне моңа күндерә, эш урынының кадерен белергә өйрәтә. Уфа егете Женя Соколов, мәктәп тәмамлагач, кая барырга дип аптырап калмый — әтисе эшләп йөргән заводка гади эшче булып урнаша. Көче-дәрте ташып торучы яшь гаилә башлыгы Евгений цех планын һәрвакыт вакытында, тутырып үти. Озак та үтми үзен мастер итеп тәгаен­лиләр. Җавап­лылык арта, эштән соң калып эшләргә дә туры килә. Ләкин Евгений күңеленә яткан эше һәм хезмәт хакы белән бик канәгать.

Монда бик күп мисалга тукталырга була. Ләкин эшче кулларның җитмәве сизелә. Һәм, белгечләр фаразлавынча, бу киләчәктә тагын да үсәчәк әле. Илдәге социаль-икътисади үзгә­реш­ләр эшчеләрне дә яңа стандартлар буенча әзер­ләүгә этәргеч бирә. Дәүләт тарафыннан яклау тапкан, 2020 елга кадәр Эшче кадрларны әзерләү һәм кулланма квалифи­кацияләр булдыру системасын үстерү стратегиясенә ярашлы, илдә яңа системаны эшкә кушу бурычы тора. “Яшь һөнәр осталары” (WorldSkills Russia) һөнәри осталык чемпионаты икътисад һәм җәмгыять таләпләренә җавап бирүче һөнәри белемнәрне популярлаштыруга, максатлылык, хәрәкәт итәргә теләк һәм булдыклылык, иң катлаулы сорауларга да оператив рәвештә җавап таба алу кебек эшлекле сыйфатларны үстерүгә юнәл­телгән чараларның берсе. Тагын бер өстенлекле ягын билгеләү мөһим: чемпионат һөнәри белем алу, фән һәм бизнеста элемтәләрне җайга салу мәйданчыгы булырга тиеш.

Болар барысы да нәрсә турында сөйли соң, ни өчен кирәк? Монда Русия шәһәрләрен үстерү турында сүз бара. Шәһәрләр берсеннән-берсе яхшырак, матуррак, яшәр өчен уңайлырак булырга тиеш. Яңа идеяләр, аларны чынга ашыручы югары дәрәҗә белгечләрдән башка, әл­бәт­тә, бу мөмкин түгел. Һөнәри белем бирүгә яңа стандартлар кертү нигезен­дә эшче һөнәрләрнең абруен күтәрү җәмгыятьтә хезмәт кешесенә хөрмәт уята. Әлеге хәрәкәтнең максаты да эшче һөнәрләрнең абруен күтәрүгә юнәл­телгән. Төбәктә хәрәкәт­не үстерү республика Башлыгы карары белән узган елның языннан үз көченә кергән.

Колледжның 3нче курс студенты Алмаз Сәйфетдинов офсет басма машинасында оста эш итә.Колледжның 3нче курс студенты Алмаз Сәйфетдинов офсет басма машинасында оста эш итә.Чемпионат эшче ква­лификацияләр, һөнәрләр, аларның өстенлекле яклары белән якыннан таныштыра. Яшьләрне икътисад­ның җитештерү секторына җәлеп итү, эшче һөнәрләр буенча квалификация стандартларын яңарту да төп бурычлардан санала. Шуны да билгеләү мөһим: чемпионаттагы күпчелек һөнәрләр хезмәт базарында ихтыяҗ тапкан, урта һөнәри белем таләп итүче яңа һәм перспективалы 50 һөнәр белән туры килә.

Агымдагы елның 13-17 февралендә башкалада узган (WorldSkills Russia һәм JuniorSkills) “Яшь һөнәр осталары” II төбәк чемпионаты югарыда әйтелгән­нәрнең юл башы дияргә тулы нигез бар. Һөнәр үзләштерүче һәм эшкә яңа тотынучы яшь осталар, 23 төрле һөнәрнең үзенчәле­ген күрсәтеп, яшьтәшләре, килгән кунаклар игътибарын җәлеп итте. Ярышчыларга бәя бирүче экспертлар, тәү чиратта, сынау тотучының осталыгы, белемлелеге, эшенең тиз һәм нәтиҗәле башкарылуына игътибар итте.

“Матбугатта басма тех­нологияләре” төре буенча Советлар Союзы Герое Солтан Бикеев исемендәге Уфа һөнәри белем бирү колледжы данын 1нче курс студенты Геннадий Тюфяков, 2нче курстан Салават Әмиров белән Сергей Юдин һәм 3нче курста белем алучы Алмаз Сәйфет­динов якладылар. Бу төр быел беренче тапкыр тәкъдим ителде. Димәк, хезмәт базарында полиграфия җитештерүе буенча белгечләр кирәклеге дә яхшы аңлашыла.

Колледжда 9нчы һәм 11нче сыйныфтан соң укырга килгән кызлар-егетләр бүгенге көн таләпләренә җавап бирүче һөнәрләр үзләштерә. Мә­сәлән, электрон җыю һәм версткалау операторы, басма эше остасы, китап төпләүче, секретарь, делопроизводитель, төзелеш эшләре мастеры, агач-балта һәм паркет эшләре остасы, цифрлы мәгълүмат эшкәртү мастерларын һәр­кайда кушкуллап эшкә алачакларына шик юк. Белем янына тырышлык белән тәҗрибә дә өстәлсә, мондый яшь кешене кайсы эш бирүче үзеннән җи­бәрер икән?

Ак күлмәктән, галстук тагып эшкә бару, бәлки, күпләрне кызыктырадыр. Ләкин андый һөнәр ияләренең һәммәсе дә мул хезмәт хакы алмый. Ә менә эшче һөнәрен оста итеп башкарганда, андагы җи­тештерү техноло­гияләре­нең якын “дусты” булганда, кулларыңа, хезмәт бәясенә дә, һичшиксез, куанырга була!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Киләсе елда ничек ял итәбез?
Сегодня, 10:30 :: Тормыш
Киләсе елда ничек ял итәбез?
Яз хакимлек итәчәк
20-03-2017 :: Тормыш
Яз хакимлек итәчәк
Яңакүлдә - яңа күл
14-03-2017 :: Тормыш
Яңакүлдә - яңа күл








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

34 (25038)

от 23 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»