Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

08.04: Картаймагыз, әй, тынгысыз җаннар!

Картаймагыз, әй,  тынгысыз җаннар!Урыннарда ветераннар советлары төзелүгә – 30 ел.

Шушы чор эчендә өлкән яшьтәгеләр оешмалары үзләренең яшәүчәнлеген һәм кирәклеген исбат итте. Алар бүген иҗтимагый оешмалар арасында иң активлардан санала. Өлкән яшьтәгеләрнең социаль-көнкүреш хәлен, яшәү шартларын яхшыртуны, ялын оештыруны эшчәнлекнең төп максаты куйган ветераннар советлары җәмәгать тормышында актив катнаша.


Уфа районы Михайловка авылында күптән түгел ветераннар хәрәкәте активистлары, авыл Советы депутатлары, район һәм республика ветераннар советлары вәкилләре катнашлыгында зур чара үтте. “Түгәрәк өстәл” артына уты­рып, алар Михайловка авыл Советы би­ләмәсендәге эшчәнлек, алда торган бурычлар турында сүз алып барды. Авыл хакимияте башлыгы Дамир Арсланов эшләр торышы белән якыннан таныштырды. Дамир Габделҗәмил улы әйтүенчә, соңгы елларда өлкән буын вәкил­ләренең яшәгән төбәгебезнең социаль йөзен үзгәртүдәге роле арта бара. Алар яшел­ләндерү, төзекләндерү эшләрендә, өмәләрдә актив катнаша. Узган ел, мәсәлән, хәрби мемо­риалда, Дан аллея­сендә һәм ял паркында алар белән бергә күп эш башкарылган. Авыл ветераннар оешмасының өлкәннәр­нең рухи дөнья­сын баету, гомумән, сәламәт яшәү рә­ве­шен про­пагандалау юнәлешендә алып барылган эшләре дә нәтиҗәле.
– Районда ветераннарга хезмәт күрсәтү юнәлешендә эшчәнлек елдан-ел нәтиҗәлерәк. Бу җәһәттән ветераннар оешмалары безнең ныклы таянычыбыз, – диде Уфа районы хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Люцина Ризванова. – Кайвакыт өлкән яшьтәге кеше бер елмаюга, бер җылы сүзгә мохтаҗ була. Җылы сүзне кызганмыйк, яшьләрне дә игътибарлы булырга өйрәтик, – диде ул.
– Шунысы куандыра, бүген авылыбыз, районыбыз хакимияте, урындагы социаль-көнкүреш проблемаларын хәл итү белән беррәттән, ялгыз һәм мохтаҗ өлкәннәргә тиешле ярдәм оештыруны иң мөһим бурыч итеп карый, – диде авыл­ның ветераннар оешмасы җитәкчесе Юныс Насыйров.
Оешманың үтенечләренә һәрдаим колак салып, ветераннар Советы белән тыгыз элемтәдә торган, өлкәннәр проблемаларын хәл итүдә ярдәм күрсәткән җитәк­челәргә рәхмәт белдерде Юныс Вилдан улы.
Ветераннар Хәрби һәм хезмәт даны музеен карады, Хәрби мемориалга, Дан аллеясенә чәчәкләр салды.

Гөлнара Исламова.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Төрмә шулпасы өрелеме?
Вчера, 09:21 :: Тормыш
Төрмә шулпасы өрелеме?
Күңелең сәламәт булсын!
18-07-2017 :: Тормыш
Күңелең сәламәт булсын!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»