Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Майор Достоваловның соңгы сугышы

20.04: Майор Достоваловның соңгы сугышы

Майор Достоваловның соңгы сугышыАлександр Достовалов 1963 елның 17 июлендә Уфа шәһәрендә хәрби хезмәткәр гаиләсендә туа. Биш яшькә кадәр картәнисе тәрбиясендә үсә, Саратовта, аннары Германиянең әтисе хезмәт иткән Бранденбург шәһәрендә яши.

1981 елдан алып Совет Армиясендә. 1987 елда Рязань югары һава-десант училищесын тә­мамлый. Аның алдагы язмышы Псков шәһәрендәге 76нчы гвардия һава-десант дивизиясе белән тыгыз бәйләнгән. 104нче гвардия парашют-десант полкы составында ул Советлар Союзының барлык “кайнар нокта”ларын: Ереван, Баку, Ош, Узген, Приднестровьены үткән.
1994 елда Достовалов 6нчы рота командиры итеп тәгаенләнә. Шушы яугирләр белән аңа Чечен Республикасында коституцион тәртип урнаштырганда Аргун һәм Гудермес районнарында бандформированиеләрне кыйратырга, Грозныйда сугышлар алып барырга, ә Төньяк Кавказдагы террорчыларга каршы операциядә батальон командиры вазыйфасында үзенең соңгы сугышына керергә насыйп була...
2000 ел башында Чечняга соңгы командировкасына җыенганда, ул хатыны Ольгага гадәти учениегә барачагын әйтә. 10 февральдә алар тер­­рорчылар белән беренче тапкыр бәрелешә. Полк колоннасын озатып килгәндә Достовалов засада корырга маташкан боевикларны күреп кала. Тиз арада хәлне бәяләп, көчләрне һәм средстволарны дөрес бүлеп, офицер боевикларны юкка чыгарырга приказ бирә. Дошманның планы җимерелә. Сугыш кырында боевикларның 15 мәете ятып кала. Колонна киртәсез алга үтә.
29 февральдә батальон подполковник Марк Евтюхин җитәкчелегендә боевикларга Аргун тарлавыгыннан чыгу юлын ябу максатында тиешле биеклекне яулау өчен заданиегә чыга. Батальон командиры булмаганда гвардия майоры Александр Достовалов аны алмаштыра. 6нчы парашют-десант ротасы камауда калып, авыр сугыш башлагач, ул унике кешедән торган резерв төркеме башында аларга ярдәмгә ташлана. Тәҗрибәле десантчы үлемгә баруын белде микән? Белгәндер. Ул мондый алышларда байтак катнаша һәм хәлнең никадәр куркыныч икәнен дөрес бәяли ала. Ләкин дусларын да бәладә калдырып китә алмый. Алар күп еллар шатлыгын да, кайгысын да бүлешеп, бер хәрби гаилә булып яши. Һәм үлемнәрен дә бергә каршылый.
... Төнен Александр Васильевич берничә тапкыр боевиклар тылын тикшерә, ике тапкыр засадага юлыга, яралана. Өченче омтылудан взводны 776,0 биеклегенә чыгара. Бер югалтусыз. Биеклекне саклаучы десантчылар җиңел сулап куя.
Сугыш барышында яралы офицер җәрә­хәтләнгән десантчыны әсиргә алырга маташкан берничә боевикны күрә. Сызлануларын җиңеп, ул солдатка ярдәмгә ташлана һәм, ике боевикны атып үтереп, икесен автомат приклады белән юк­ка чыгарып, ядрә яңгыры астында аны рота янына алып чыга. Солдатны җилкәсендә күтәреп хәвефсез урынга илтеп куя да сугыш урынына әйләнеп килә. Боевикларның соңгы атакасын дүрт автомат уты гына кайтара...
Александр Достовалов Псков шәһәрендә җирләнгән. Шәһәрнең бер урамына аның исеме бирелгән. Аны туган җирендә дә онытмыйлар. Батыр якташыбызның исеме Уфаның Җиңү паркындагы һәйкәлгә Башкортстанда туып-үскән һәм ХХ гасырның локаль сугышларында һәлак булган яугирләр исемлегендә уеп язылган. Уфаның фронтовик рәссамы Николай Лавренев 6нчы рота десантчылары батырлыгына бер эшен багышлаган. Аларның батырлыклары турында төшерелгән “Прорыв” нәфис фильмында майор Достова­ловның прототибы — капитан Федор Стожаровны актер Игорь Лифанов уйный.
Русия Президентының 2000 елның 12 мартындагы Указы белән гвардия майоры Александр Достовалов Русия Федерациясе Герое исеменә лаек булган. Башкортстан Хөкүмәтенең 2014 елның 27 мартында дөнья күргән карары нигезендә Ишембай шәһәрендә урнашкан Идел буе федераль округының Башкортстан кадет корпусына Русия Герое Александр Достовалов исеме бирелгән.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшәү уты сүнмәсен!
17-06-2017 :: Тормыш
Яшәү уты сүнмәсен!
Өзелгән туй сәяхәте...
13-06-2017 :: Тормыш
Өзелгән туй сәяхәте...
Көлеп-көлдереп яшәдек
8-06-2017 :: Тормыш
Көлеп-көлдереп яшәдек
Балалар туа!
6-06-2017 :: Тормыш
Балалар туа!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»