Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Йортлары ямьле, йөзләре якты, күңелләре көр

22.04: Йортлары ямьле, йөзләре якты, күңелләре көр

Розалия ханым.Розалия ханым.Яңа Уразай халкы бер йодрык булып матур итеп дөнья көтә.

Кышкы авылның үз матурлыгы: тынлык, салкын саф һава, мичтә пешкән тәмле аш… Авыл өчен елның бу мизгеле – мәшәкатьле җәйдән соң бераз булса да ял итү вакыты. Кыш көне тормыш туктап калган кебек, кешеләр тынлык белән ләззәтләнә.
Трасса буйлап Яңа Уразайга таба җилдергәндә, беренче күргәндәй аптырап, тирә-якны күзәтәм. И, бу каеннарның аклыгы! И кояшта җемелдәгән карның матурлыгы! И бу илаһи киңлек! Искиткеч матур җирдә яшәсәк тә, без бу матурлыкны күрмибез шул: чабабыз да чабабыз, баш күтәреп карарга да вакыт юк.
Трассадан авыл юлына борылабыз, юллар киң итеп чистартыл­ган. Менә өйләр күренә… Иң элек зәңгәр, яшел, кызыл профнастил түбәләр һәм коймалар күзгә ташлана. Бәләкәй генә өйләр янында зур йортлар барлыкка килгән. Аларның күбесе агачтан, яннарыннан узганда борынга агач исе килеп бәрелә, озаккарак тукталасы килә. Тынны буа торган таш йортлар түгел инде ул авыл өе, аның һавасы ук башка, сулыш алулары ук иркен шул! Әле тегендә, әле монда үсеп чыккан яңа йортларны күреп, күңелгә рәхәт булып китә: димәк, авыл яши! Ә авыллар, билгеле булуынча – Русиянең җаны!


Орхидеялы йорт

Яңа Уразайда, кемгә керик икән, дип аптырап йөрмибез, туп-туры Розалия белән Фәнил Малиховлар йортына юл тотабыз. Розалия Гәрәй кызы — озак еллар авыл клубында эшли, бик актив, авыл өчен җан атып торган кеше. Без барып кергәндә Малиховлар өйләренә ремонт ясый иде. Розалия ханым ай-ваебызга куймыйча, эшен ташлап, шундук самавырын яңартты. И бу авыл халкының кунакчыллыгы! Беләбез инде: өстәл артына утырма­саң, хөрмәт күрсәтмәү була. “Аштан олы булырга ярамый” — авыл халкының еш кабатлый торган сүзе. Борынгыдан шулай килә, капкаңнан үткән кеше танышмы-түгелме, шатлык белән килгәнме, хәсрәт беләнме — иң беренче хуҗабикә чәен куя, кунакны өстәл артына чакыра. Менә Розалия да мичкәдән — бал, суыткычтан каймак алды, яңа гына мичтән чыккан күпереп торган икмәк телде. Өстәлдә юк нәрсә юк. Мондый сый-хөрмәтне күреп, кеше җирдә эшләгәндә, безгә бернинди дә санкцияләр куркыныч түгел, дип уйлыйсың.
Розалия белән Фәнил менә дигән ике ул үстергәннәр, барлык уңайлык­лары булган исткиткеч йорт салып кергәннәр. Алар эштән куркып тормый: умарта тота, абзарлары терлек, кош-корт белән тулы. Ә бакчалары җәй айларында оҗмах почмагына әйләнә. Розалия Гәрәй кызы чәчәкләр ярата. Аларның ниндие генә юк! Өендә дә, әнә, тәрәзә төбе тулы гөлләр. Төрле-төрле орхидеялар мине аеруча сокландыра.
— Миндә әз әле алар, авылыбызда орхидеялар үстерү белән хәзер әбиләр мавыга башлады, аларда әллә ничә төре бар! Уфадан махсус кайтарталар, — дип аптырата ул мине.
Менә шундый гәҗәеп ул бүгенге авыл — ихатадагы фермалары, умарталары һәм орхидеялары белән!

Тарихка бер караш

Төрле чыганаклар буенча, Яңа Уразай авылы күрше Татарстаннан килгән кешеләр тарафыннан 1905-06 елларда барлыкка килгән. 1930 елда колхоз төзелгән. 1934 елда авыл халкы ярдәмендә мәктәп ачылган, 1973 елда ул яңа бинага күчкән.
Сугышка кадәр авылда 576 кеше исәпләнә — 264 хатын-кыз һәм 312 ир-ат. Авыл бөтен ил белән бергә коточкыч сугыш фаҗигасен кичерә. Яңа Уразайдан сугышка 78 кеше китә, күбесенә кире әйләнеп кайтырга язмый. Алар истәлегенә авылда обелиск бар.
Агыйдел шәһәре һәм АЭС төзелә башлау белән Яңа Уразайга да уңайлыклар килә: асфальт салына, көтеп алынган газ керә.
Аннары үзгәртеп кору еллары. Эшсезлек. Яңа Уразай авылы бу чорны да кичерә. Яшьләр күпләп авылдан чыгып китә. Хәзер дә яшьләр артык күп түгел, шулай булса да, бар алар! Бүген биредә 134 йорт исәпләнә.

Белем чыганагы

Мәктәп укучылары.Мәктәп укучылары.Ә иң мөһиме – Яңа Уразайда мәктәп сакланып калган. Дөрес, 1997 елда ул яңадан башлынгыч мәктәптә әйләнә, бүген анда нибары өч бала укый: Фәнүр – 4нче, Рузил – 3нче, Эвелина 1нче сыйныфта белем ала. Мәктәп бик матур һәм җыйнак. Укучылар аз булуга карамастан, биредә тормыш кайнап тора. Шуңа күрә уңышлар көттерми: ике ел рәттән башлангыч мәктәпләр арасында яңа уку елына әзерлек буенча — 2нче һәм 1нче урыннарны, ике ел рәттән Кече фәннәр акамедиясе кысаларында тикшеренү эшләре конкурсының муниципаль этабында призлы урыннар алган. Дистанцион олимпиадаларда катнашып, яхшы уңышларга ирешәләр. Мәктәпнең бик бай музее бар, аңа экспонатларны тирә-яктан һәм бөтен авыл белән җыйганнар. Музейга паспорт та алганнар, районның башка шундый музейлары арасында ул беренче урыннар да яулаган.
Башлангыч мәктәпнең гомере озын булырмы соң? Бу сорау күпләрне борчый. “Оптимальләштерү безгә кагылмас, мәктәпне япмаслар”, — дигән өмет белән яши яңауразайлылар.

Мәчет – горурлыгыбыз

Быел авылда мәчет эшли башлаган. “Төзелгән” дигән сүзне махсус кулланмыйм, чөнки шушы авыл кешесе Рузил Гәрәев үзенең буш торган өен мәчеткә биргән. Авыл халкы биредә имам-хатыйб Рәфыйк Хуҗин җитәк­челегендә ислам нигезләрен өйрәнә. Һәр җомга намазга җыелалар. “Элек зур дини бәйрәмнәр булганда, күрше авылларга йөри идек, Аллага шөкер, хәзер үзебезнең дә җыелыр урыныбыз бар”, — дип шатланып бетә алмый авыл халкы.
Яңауразайлылар мәчет төзү мәсьәләсен күптән күтәрә иде, ә быел исә акча җыеп төзелеш эшләрен башларга ныклап карар иткәннәр.

Клуб булачак!

Ә менә авыл клубы әлегә начар хәлдә. Шуңа күрә бәйрәмнәр һәм җыелышлар вакытлыча мәктәптә үткәрелә. Район хакимияте клуб, дөресрәге җәмәгать үзәге өчен элекке кибет бинасын бирергә карар иткән. Әлегә проект әзерләнә, тиздән ремонт эшләре башланачак, Арлан авыл биләмәсе башлыгы Раиса Сатаева әйтүенчә, биредә 50 урынлык клуб һәм фельдшер-акушерлык пункты булачак.

Авылдашлар аны онытмый

Жиһанур апа.Жиһанур апа.Һәр авылның үз герое, үзенең танылган һәм хөрмәт казанган кешеләре бар. Данны бит сорап алмыйсың, эшләгән эшләреңне бәяләп, аны кешеләр сиңа бирә. Авыл укытучысы Әсгать абый үзе инде якты дөньяда юк — моннан биш ел элек бакыйлыкка күчкән. Ә менә исеме халык телендә. Мактап, сокланып, яратып, горурланып, сагынып искә алалар аны. Яңа Кабан авылында туып-үскән егет, мари педагогия техникумын тәмамлаганнан соң, япь-яшь килеш бирегә эшкә җибәрелә. Бер-ике елга дип кенә килгән белгеч, биредә ярты гасырга тоткарлана. Озак еллар мәктәп директоры вазыйфасын башкара, яңа мәктәп салдыруга ирешә. Тормыш бу кешене бик күп сыный, урман кискәндә өстенә агач авып имгәнә, инде әйбәтләндем дигәндә генә эш мотоциклы белән киңәшмәгә ашыкканда өстенә машина килеп менә... Шундый авырлыкларга карамастан, кешелек сыйфатларын югалтмыйча, матур итеп яши белгән Әсгать абый. Тормыш иптәше Җиһанур апа белән ипле, акыллы, тырыш балалар тәр­бияләп үстерәләр. Бүгенге көндә район, мәгариф бүлеге җитәкчелеге Әсгать Авзалов истәле­генә ул яшәгән йортта тактаташ кую башлангычы белән чыкты.
— Икебез дә институт тәмамлап, эшкә килгән яшьләр идек. Мин Сабанчыдан, ул — Яңа Кабаннан, шушында кушылышып, гомер кичердек, эшләдек. Инде Яңа Уразай безгә бик якын. Әсгать Шәйхләгъзам улын онытмаганнарына авыл халкына бик рәхмәт­лемен, димәк, гомеребез бушка үтмәгән, — ди аның тормыш иптәше, элекке татар теле һәм әдәбияты укытучысы, 87 яшьлек Җиһанур Миңлеха­рис кызы. Бүген ул ялгыз яши, әлеге вакытта язгы мәшәкатьләргә чумган: умарта кортларын чыгарырга әзерләнә.
— Балакаем, хәрә­кәттә — бәрәкәт бит, кыймылдарга кирәк. Бал кортлары үзе бер сихри дөнья бит, яшь чагында өлгермисез, ә менә картайгач бал кортлары тотарга мин һәркемгә тәкъдим итәр идем, — ди ул.

Бәхетле ана

Хәвия апа.Хәвия апа.Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстергән Хәвия Малихова турында шулай дияргә була. Тыйнаклыгы, эшчәнлеге һәм искиткеч пөхтәлеге, чисталыгы өчен Хәвия ханымны авылдашлары да хөрмәт итә.
Ә мине аның чәчкәләре таң калдырды. Без барып кергәндә 80 яшьлек Хәвия апа үсентеләр белән мәш килә иде.
Кешене өмет яшәтә, дип юкка гына әйтмиләр шул. Хәвия апа да кояшны, тамчыларны, сыерчыкларны, яшеллекне көтә. Бик бәхетле кеше ул, балалары — районда, үзләре яшәгән төбәкләрдә билгеле кешеләр, эшкуарлар, аналарына ихтирам-хөрмәтләре зур, көн саен шалтыратып, килеп, хәлен белеп торалар.
— Тормыш күз ачып йомган кебек кенә, мин дә 80гә җиткәнмен, әмма барысы да кичә генә булган кебек: сугышын да, ачлыгын да кичердек. Хәзер безнең бер генә теләк: тынычлык булсын! — ди ул.

Шәһәрдән — авылга

Фәнисә һәм Ринат ­Сәфәровлар.Фәнисә һәм Ринат ­Сәфәровлар.Фәнисә һәм Ринат Сәфә­ровлар гомер буе шәһәрдә яшәгән. Ә менә моннан алты ел элек Яңа Уразайда җир сатып алып, ялан кадәр йорт бетергәннәр. Хәзер авылның хозурлыгына һәм тынычлыгына ләззәтләнеп яшиләр.
— Яшь чакта тизрәк шәһәргә чыгып китәсе килә иде, ә менә олыгайгач, туган җир үзенә тарта икән, кайтасы килде, — ди Фәнисә ханым.
— Шәһәрдән соң авылда күңелсез түгелме соң? — дип сорыйм.
— Ю-у-ук, оҗмах биредә! — дип елмая Ринат абый.
— Үзебезчә бик күңелле яшәп ятабыз: чигәбез, бәйлибез. Кош-кортны, мал-туарны карап, үсентеләр белән мәш килеп, көн үтә. Кичен күрше-тирәдәге кызлар белән һава суларга чыгабыз. Кызлар дигәнем, үзем кебек, 65-70 яшьлек ахирәтләрем инде. Скандинавларча йөрергә өйрәнеп алдык та, көн дә кичен чыгып, авылны урап кайтабыз. Аралашабыз, көлешәбез. Шәһәрдә дә болай биредәгечә күңелле яшәми идек әле! — ди Фәнисә Фәрхи кызы.
Хуҗаларның тырыш кешеләр икәнлеге балавыз кебек сап-сары идәннәреннән, чигелгән тышлы мендәр­ләреннән, тәрәзә төбендә икешәр кат итеп утыртылган үсентеләреннән күренеп тора. Борычы, томаты, кыяры, чәчәкләре — инде барысы да әзер, җирнең җитешүен генә көтә.
Әйе, хәзер авылларда да су краннан ага, газ кергән, юллар бар, хәтта бәдрәф тә өйдә. Бакчага әллә кайда йөрисе юк, ишек алдына чыктыңмы, яшел суганын, алмасын өзеп ашарга була. Авыл янындагы урманнар гөмбәгә, җиләккә бай. Яшәр өчен кешегә тагы нәрсә кирәк? Үзең ялкау булмасаң, барысын да җитештереп була. Фәнисә апа белән Ринат абый яздан ике бозау алып үстерә, көзен аларны суя, үзләрен һәм балаларын тәэмин итә. Кирәк икән, шәһәр дә якын. Без барганда Ринат абый химчисткага биргән келәмнәрен барып алырга Нефтекамага юл тотарга тора иде. Әйе, Фәнисә апа дөрес әйтә: шәһәрдә дә ялгызың күңелсезләнеп ятарга, теләк булганда авыл җирендә дә матур һәм эчтәлекле итеп яшәргә була!

Үз шагыйрьләре

Светлана һәм Мирзанур Мөхәммәтовлар.Светлана һәм Мирзанур Мөхәммәтовлар.Тагын бер гаилә – Светлана һәм Мирзанур Мөхәм­мәтовларга сугылабыз. Мирзанур абый — район гәзитенең актив штаттан тыш хәбәрчесе. Җәмәгатьче, талантлы, сәхнәгә гашыйк кеше. Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган “укытучы абыйларын”, ул биргән акыллы киңәшләрне, тормыш дәрес­ләрен Мирзанур Мөхәммәтнур улының укучылары яхшы хәтерли. 82 яшьтә булуына карамастан, Мирзанур абый әле дә бик актив һәм күтәренке кәефтә.
Хатыны Светлана да үзе кебек тиктормас, әле менә чәчәкләр бәйли башлаган.
— Танышларымда күрдем дә, үзем дә бәйләп карарга булдым: матур гына килеп чыкты. Розалар, орхидея, сакура бәйләргә өйрәндем, — ди ул, үзенең эшләрен күрсәтеп. — Эшләремне күреп, кешеләр елмая, шуңа күрә тагын да матуррак итеп бәйлисе килә башлый.
Менә шулай бик матур итеп яшәп ята Мөхәммәтовлар, тормышларыннан бик канәгать алар.

Сүз ахырында

Яңа Уразайда нинди генә йортка керсәң дә, зур итеп мәкалә язарга була. Әйтик, кымыз ясаучы Мали­ховлар, яки фермер Мәүләвиевлар турында. Һәркем — булдыклы хуҗа монда, һәркем артист, бер шөгыль иясе. Шунысы күзгә бәрелә: авылда җимерелеп, авып яткан йортлар юк. Тырыш, булдыклы, белемле халык яши биредә. Көне буе халык белән очрашып, ник бер зарлану сүзе ишетсәм икән?! Барысы да эшкә чумган, барысы да дөнья көтә, өйләре ямь­ле, йөзләре якты, күңелләре көр.
— Бөтенләй җитешсез­лексез булмый инде, читтән килгән бер-ике тәртипсез, аракы белән мавыккан гаилә бар иде, без аларны шефлыкка алдык, үзебез белән мәчеткә ияртеп йөртәбез, чараларда катнаштырабыз, ничек тә төзәтергә тырышабыз! — ди Розалия ханым.
Аның бу сүзләре — авыл кешесенең бер йодрык, бер гаилә булып яшәвенең ачык мисалы.
...Кайтыр юлда мин тагы уйларга чумдым: ни генә димә, авыл башка дөнья шул, биредә кешеләр бөтенләй икенче кагыйдәләр, өстенлекләр белән яши. Кешелекнең иң асыл, иң матур, иң кыйммәт сыйфатларын югалтмаган алар. Шуңа күрә безгә ничек кенә булса да, авылларны сакларга, үстерергә кирәк.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Яшәү уты сүнмәсен!
17-06-2017 :: Тормыш
Яшәү уты сүнмәсен!
Өзелгән туй сәяхәте...
13-06-2017 :: Тормыш
Өзелгән туй сәяхәте...
Көлеп-көлдереп яшәдек
8-06-2017 :: Тормыш
Көлеп-көлдереп яшәдек
Балалар туа!
6-06-2017 :: Тормыш
Балалар туа!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

73 (25077)

от 24 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»