Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / МТСлар ил куәтeн күтәрде

25.04: МТСлар ил куәтeн күтәрде

(Ахыры. Башы гәзитнең 46нчы санында).

— Мин 16 яшьтә МТСта 6 айлык курсларны тәмам­лап, 1939 елда “СХТЗ-15” тракторында эшли башладым. Ул кабинасыз, тимер тәгәр­мәчле, калай утыргычлы иде, двигателен кул көче белән әйләндереп кабызып җибә­рергә кирәк. Аның май сала торган 20 килограммнан авыррак картер капкачын смена саен сүтеп алып, подшипникларга “перетяжка” ясарга кирәк. Өч төрәнле тагылма сабан белән җир сөрү бурычы куела. Әгәр ул эш күләмен үтәмәсәң, җавапка тартты­рылуыңны көт тә тор.


Эш вакытында очраган бер күренеш әле булса хәтеремдә. Төнге сменада эшлә­гән чакта сабанның буразнадан бара торган тәгәрмәче сүтелеп төшеп калган. Икенче урауда ул кәс астына күмелгән. Бу күңелсез хәлне басу читендәге вагончыкта ял итеп яткан бригадирыбыз Касыйм абый Камалетдиновка җиткердем. Ул мине ачуланып, 6 чакрым ераклыктагы оста­ханәгә яңа тәгәрмәч алып ки­лер­гә җибәрде. Мин караңгы төндә җәяүләп тәгәрмәчне капчыкка салып күтәреп алып кайттым, төнге смена нормасын да үтәдем. Ял сәгатьләрен өйгә кайтмыйча, салам өемен­дә үткәрә идем. Зур җавап­лылык тоеп, әлеге заман кеше­ләре ышанмаслык авыр шартларны үткә­реп эшләмә­сәк, Ватаны­бызның фашист илбасарлары коллыгына тө­шүе дә ерак тормас иде, – дип хәтерли Мәймүнә апа.
Аның белән сөйләш­кәннән соң күңелемдә горурлык, туган җирен яраткан, аның азатлыгы өчен бөтен көчен, сәләтен биреп хезмәт иткән кешеләргә карата рәхмәт тойгысы артты. Мәймүнә апа сүзләрендә узган го­меренә зарлану, ул вакыттагы власть органнары эшеннән ризасызлык бел­дерү яңгырамады. МТС хезмәткәрләренең тыныч чорда, сугыш, аннан соңгы елларда күрсәткән хезмәт һәм хәрби батырлыклары турында бер мәкаләдә әйтеп бетерү мөмкин түгел. Шулай да берни­чәсенең генә исем- фамилия­ләрен күрсәтергә телим. СССР Югары Советына депутат итеп сайланган Миргазян Кашапов — Дүртөйле МТСы тракторчысы, соңрак сәяси бүлек начальнигы, Рәйханә Мөслимова — Борай МТСы һәм тракторчылар бригадасы җитәкчесе, Лотфыйкамал Сәетгәрәева — Аскын МТСы тракторчысы, Шифа Рәҗәпов — Миякә районы Җилдәр МТСы комбайнчысы, Сафа Истамгалин Әбҗәлил районы Әлмөхәммәт МТСы ­ме­­­ха­­­ни­заторының хезмәт батырлыклары республика тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары өчен республика МТСларында эш­ләп киткән биш механизатор Советлар Союзы Герое исе­менә лаек булды. Сугыш елларында чыккан гәзитләр бе­лән танышканда, еш кына Дүр­төйле МТСының хатын-кыз тракторчылар бригадасы бригадиры Фәүзия Каһар­манова, Чишмә МТСы тракторчысы Нәзәфәт Нигъ­мәтуллина, Бишбүләк МТСыннан Агафья Кондратьева, Яркәй МТСыннан Доха Әхиярова һәм башкалар­ның фидакарь хезмәте турында мәгълү­матлар еш бирелүен күрәбез. 1940 елда Мәсәгутъ МТСында тракторчы булып эшли башлаган һәм, үз һөнә­ре­нә тугры калып, Дуван райо­нының “Россия” колхозында механизатор булып эшләүче Анастасия Ожегова — Башкортстанда Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган бердәнбер тракторчы хатын-кыз иде. Шулай ук, 1940 елда 17 яше дә тулмаган Нурания Миндуллина Яңавыл МТСында тракторчы булып эшли башлый. 1943 елның язында Нурания Нур­мө­хәммәт кызы Башкортстан комсомолы чакыруы буенча, фашист илбасарларыннан азат ителгән Смоленск өлкәсе МТСларын тергезергә үз теләге белән эшкә китә. Сугыш тәмамланганчы ул биредә тракторчылар бригадасын җитәкли һәм хезмәт батырлыгы өчен илнең иң югары бүләге — Ленин орденына лаек була. Сугыш тәмамлангач, туган ягына кайтып, Яңавыл МТСында, соңрак районның “Сельхозтехника“ оешмасында автомобиль ремонтлау цехында слесарь булып эшли. Республикада, Нурания Миндуллинадан башка, Ленин, Октябрь революциясе орденнары белән ике тапкыр бүләк­ләнгән хатын-кыз механизатор юк. МТС сафларында тәрбияләнүче, эш яратучы, һәрвакыт алдынгылар рәтендә булырга омтылган 28 хезмәткәр сугыштан соңгы елларда Социалис­тик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Ә төрле эшләрне оештыруга зур сәләте булган, югары нәтиҗәгә ирешүне максат итеп куя бел­гән МТС кадрларыннан 32 кеше соңрак районнар белән (район Советы башкарма комитеты рәисе, КПСС райко­мының беренче секретаре вазыйфаларында) җитәкчелек итә.
Илебездә МТСлар оештыру һичшиксез авыл хуҗа­лыгын тиз арада күтәрү, халкыбызны, бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында яугирләрне, тылда корал җитеште­рүчеләрне икмәк, башка азык-төлек, кием-салым чыгару өчен чимал белән тәэмин итүдә ифрат зур роль уйнады һәм Бөек Җиңүгә лаеклы өлеш кертте.
Шул ук вакытта МТСлар­ның начар ягы да бар иде. Колхозларда башкарылган эш өчен түләү күләменең басуларда үскән культураларның уңышына, фермалардагы мал­ларның продукция бирүенә бәйле булмавы. Шул сәбәпле, узган гасырның 50нче еллары азагында күп кенә колхоз­ларның үз акчасына техника сатып алу мөм­кинлеге тугач, МТСларның роле түбәнәя, алар белән колхозлар арасында каршылыклар килеп чыга башлый. Мондый хәлне исәпкә алып, 1958 елның февралендә үткән КПСС Үзәк комитеты Пленумы МТСларны үзгәртү кирәклеге турында карар кабул итте. СССР Югары Советы бу мәсьәлә буенча закон кабул иткәнче, бөтен халык фикере дә өйрәне­лергә тиеш иде. Ләкин чаралар ашыгыч, формаль рәвештә үткәрелә. Ул вакыттагы ил башлыгы Н. С. Хрущев басымы астында МТСлар 1958 елда бетерелә.
Ремонт-техник базасы җитәрлек булмаган колхозларга МТСларның техникасын сатып бирү бу хуҗалыкларны тагын да бөлген­леккә төшерә, алынган техника тиз арада сафтан чыга. 1958 елда техник базасы көчле булган МТСлар нигезендә (башлыча, район үзәкләрендә) ремонт-техник станцияләре оештырыла. Ләкин алар­ның эше белән күп колхоз-совхозлар риза булмый, чөнки РТСлар үз мән­фәгать­ләрен генә алга куя. МТСларны тиз арада үз­гәртү, алар урынына РТС­лар оештыру нәтиҗәсендә 1958-60 елларда авыл хуҗалыгы тар­магының ныклап артка тәгәрәгәнен күреп, КПСС Үзәк Комитеты һәм СССР Министрлар Советы илдә “Сельхозтехника” оешмасы булдыруны кирәк дип саный. Ә безнең республикада “Башсельхозтехника” КПССның Башкортстан өлкә комитетының 1961 елның 18 апрелендәге боерыгы нигезендә оештырыла. Шул ук елда респуб­ликаның барлык районнарында үзләренең “Сельхозтехника” оешмалары эшли башлый. Алар районнардагы колхоз-совхозларга, башка авыл хуҗа­лыгы пред­приятиеләренә яңа техника кайтару, булганнарын ремонтлау, басуларга минераль, органик ашламалар кертү, фермалардагы эшләрне комплекслы механизацияләү, авыл халкының төрле заказларын үтәү белән шөгыльләнә. Кызганычка каршы, ил җитәкчелегенә Б. Н. Ельцин һәм яңа реформаторлар килгәч, зур көч түгеп, күп авырлыклар аша төзелгән “Сельхозтехника” предприятиеләре күп районнарда таралды. Аларның мөлкәтенә, нигездә, авыл хуҗалыгы белән шөгыль­ләнмәгән төрле эшкуарлар хуҗа булды. 60 елга якын хезмәт юлымны авыл хуҗалы­гында үткәргән белгеч буларак, ышаныч белән әйтә алам: үз техник тәэминат предприятиесе булмаса, ул районның уңышлы эшләвенә, алга китүенә өмет аз.
Быел Бөек Октябрь рево­люциясенең 100 еллыгы билгеләнә. Ул чорда илебез халкы күп корбаннар, авырлыклар, кичер­мәстәй хаталар аша үтте, кешелек дөньясын хәйран калдырырлык Җиңүгә, зур уңышларга иреште. Хал­кыбызның казанышларында машина-трактор стан­ция­ләренең, “Сельхозтехника” оешмаларының һәм аларның кадрларының түземлеге, батырлыгы, фидакарь хезмәте зур урын алып тора.
Киләчәктә күпмилләтле иле­безнең куәтле булуын, аның халкы тыныч, мул тормышта, тату, дус яшә­вен теләсәк, төрле дәрәҗә­дәге власть органнары, аларның вәкилләре, сәяси партияләр, элекке хаталарны кабатламыйча, тупланган уңай тәҗрибәне кулланып, күпчелек халык фикеренә таянып эш алып барырга бурычлы, дигән фикердә мин.
Илебез тарихында МТС, “Сельхозтехника” оешмалары башкарган эшләр белән “Башсельхозтехника” дәүләт авыл хуҗалыгы пред­приятиесендә урнашкан музейда җентекле­рәк һәм тулырак танышырга була.

Зәки Кадиков,
БАССРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре,
Башкортстан Республикасы Иҗтимагый палатасында
Аксакаллар советы әгъзасы.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Әйдәгез сабантуйга!
22-05-2017 :: Тормыш
Әйдәгез сабантуйга!
Тукталышта ятып үлгән
16-05-2017 :: Тормыш
Тукталышта ятып үлгән








Новости русской версии сайта


Яңа номер

60 (25064)

от 25 мая 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»