Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Страница 7

Кытайча белүче татар

Кытайча белүче татар “Кызыл таң” гәзитендә 1955-64 елларда тәрҗемәче, әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире булып эшләгән Шәүкәт абый Макулов бүгенге укучыларга батырларны, хезмәт кешеләрен данлаган матур-матур мәкаләләре, очрашулардагы чыгышлары белән яхшы таныш. Аның йөгерек тел белән язылган, тирән фикерле сурәтләмәләре бер тында укылуы, уйланырга мәҗбүр итүе белән күпләрне җәлеп итәдер. Мин Шәүкәт абыйны Уфа кибетләренең берсендә сәүдә итүче Кытай егете белән алар телендә сөйләшеп торуын күреп бик гаҗәпләнгән идем. Егерме еллап бу мөхтәрәм шәхес белән аралашсам да, аның турында аз беләм икән. Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, отставкадагы подполковник Шәүкәт Макулов — бай мәгълүматлы һәм күпне күргән журналист. Гәзит укучыларыбызга аның белән әңгәмә тәкъдим итәбез.

07.05.2015 (№ 89-90 (24694)): Тормыш

Кояш гомере...

Кояш гомере... Миңнезадә әби Шәйдуллина үзенең кул эшләре беләнБер кыз бала җыр
чыгарган,
Багышлап әнисенә.
Икәү бергә җырлыйк диеп,
Өйрәткән энесенә.
Кояш, кояш, мәңге балкый
Мәңге нур сибә.
Кояш гомере телим мин
Әнием сиңа...

Фәнүнәсе (Башкортстанның халык артисткасы Фәнүнә Сираҗетдинова — В. М.) радиодан шушы җырны башкарган саен үзәге өзелә Миң­незадәнең. Өзел­мәслекмени? Күңеле моң белән тулы кызчыгы ике яшендә хараплар гына була язды ич. Агач сәкегә утырып, уйнап калган иде. Тыштан әйләнеп керүенә сулы мичкәдә тыпырчынып ята. Каян анда барып төшкән диген? Ярый әле, вакытында кереп, үзен тартып чыгара алды. Ихатада озаграк йөрсә, тончыгып үләсе иде бәбекәе. Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтле булды аңа шул чагында. И-и-и, ул Аллаһы Тәгаләгә булган рәхмәтләрне санап-сөйләп кенә бетерерлекме соң? Фәнүнәсенең җы­рындагыча, кояш гомере бирде ич ул аңа. Озын бер гасырга сузылган гомер. Кемгә тия әле андый бәхет?

10.01.2015 (№ 2-3 (24617)): Тормыш

Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелде

Шагыйрьнең исеме мәңгеләштерелде Башкорт халкының мәшһүр улы, күренекле шагыйрь, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсенең элекке рәисе, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Риф Тойгынга шушы көннәрдә 68 яшь тулган булыр иде. Шагыйрь Чишмә районының Хаҗәт авылында җирләнгән. Туган көнендә аның каберендә киң җәмәгатьчелек һәм язучылар катнашлыгында һәйкәл ачылды. Чарада Чишмә районы хакимияте башлыгы Флүр Уразмәтов, Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе рәисе урынбасарлары Спартак Ильясов, Фәния Габидуллина, урыс секциясенең әдәби консультанты Леонид Соколов, әдипләр Ногман Мусин, Ирек Киньябулатов, Галим Хисамов, Мөхәммәт Закиров, Тимергали Килмөхәммәтов, Дамир Шәрәфетдинов, Әхмәр Үтәбай, мәрхүмнең якташы Җиһат Солтанов һәм якыннары — җәмгысе иллеләп кеше катнашты.
Һәйкәл ачылу Әнвәр хәзрәтнең Йәсин сүрәсен укуыннан башланды.

29.10.2014 (№ 208 (24572)): Тормыш









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»