Кызыл таң » Тормыш » 16-05-2018: "Сез үзегезнең нинди бай икәнегезне беләсезме?"

"Сез үзегезнең нинди бай икәнегезне беләсезме?"

"Сез үзегезнең нинди бай икәнегезне беләсезме?"Омск шәһәре янында казарма ишелеп төшкәндә ике аягын югалткан Чакмагыш егете Рөстәм Нәбиев шулай ди.

"Мин бу фотоны аякларымны кабат кайтарып алу турында хыялланганга эшләтмәдем, - ди ул. - Ул - сезнең көндәлек мәшәкатьләр белән оныта торган әйберләр турында. Ә бит бик күпләр сезне чиксез бай дип исәпли... Булганның кадерен белегез! Ә мин бу хакта ешрак хәтерегезгә төшереп торырмын".

Рөстәм профессиональ спорт белән шөгыльләнә, чит илләр һәм Русия төбәкләрендәге ярышларда катнаша, машина йөртә, акча эшли, ипотека түли, хәләле Индира белән кыз үстерә... Боларның барысына да ничек көче җитә - анысын үзе генә белә...

Кире күчергәБасып чыгарырга