Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

Юлда йөрү нигә куркыныч?

Юлда йөрү  нигә куркыныч? Кагыйдәләргә үзгәрешләр кертү үзен аклыймы?

Гәзит хәбәрчесенең ярты гомере юлда үтә, диләр. Моның белән килешми мөмкин түгел, чөнки әлеге тәгъбир турыдан-туры үземә дә кагыла. Автомобильдә йөрү хокукын 1986 елда алдым, шул елның көзендә үк руль артына утыру җае чыкты. 32 ел дәвамында (“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе вазыйфасында да шулкадәрле үк эшлим), әйтүе генә ансат, 8 машина алыштырдым. Моның сәбәпләре гади: машиналарның тәүгеләрен кулдан сатып алырга туры килде. 1986 елда алынган “ВАЗ-2101” маркалысы 1972 елда чыгарылган иде, 7 елда аңарда 300 мең чакрымга кадәр юл үттем. Соңрак чорда йөргән машиналар да шактый иске иде. Аның каравы, 2016-17 елларда, форсат чыгып, аллы-артлы дигәндәй, өр-яңа ике “иномарка”га утырырга насыйп булды. “Киа Соул”да мәсәлән, 6 ай дигәндә 30 мең чакрым үтеп, аны “Ниссан Террано”га алыштырдым. Кулга гына түгел, күңелгә дә яткан бу машинада йөрүемә июньдә бер ел тула. Шушы чорда, барлыгы 40 мең чакрымнан артыграк юл үтәрмен дип торам. Тоташ

26.04.2018 (№ 48 (25202)): Журналистның куен дәфтәреннән

"Хәерчеләр үрчетеп ятасыз!”

Күпбалалы әниләргә еш кына нигә шулай диләр?

Узган гасырның туксанынчы елларында Русиядә дөньяга килгән сабыйлар саны сизелеп кимеде. Бу елларда яшь гаиләләрдә, гадәттә, бер бала, күп булса, ике сабый туа иде. 2007 елда булдырылган “Ана капиталы” бу җәһәттән сизелерлек үзгәреш кертте. Икенче бала өчен күрсәтелгән бу матди ярдәм күпләрнең торак шартын яхшыртырга ярдәм итте. Шуны да ассызыкларга кирәк: илнең демографик хәлен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар артканнан-арта. Башкортстанда, мәсәлән, беренче балалары туган гаиләләр 300 мең сум күләмендә ярдәм ала башлады. Бу елның гыйнварыннан аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен беренче бала туган очракта тагын да матди ярдәм күрсәтеләчәге турында билгеле булды. Моннан тыш, күпбалалы гаиләләргә төрле ташламалар да каралган. Гомумән, сабыйлар күбрәк тусын өчен илдә дә, республикада да төрле мөмкинлекләр булдырылган. Ә җәмгыятьтә күпбалалы гаиләләргә караш, минемчә, яхшыдан түгел...

08.02.2018 (№ 15 (25169)): Журналистның куен дәфтәреннән

Бер генә язма да эзсез югалмады!

Бер генә язма да эзсез югалмады! Ничәмә гасырлар буе кешеләр бер-берсе белән хат алышкан. Бу гамәл-гадәтнең үз тәртипләре, кануннары, үзенчәлекләре дә бар иде. Хатны дөрес язарга өйрәткән брошюралар да чыкты, хәтта. Ә инде борынгырак заманда аз белемле кешеләр өчен күптөрле хат үрнәкләре булган. Хәзер ул үрнәкләр сирәк очрый торган библиографик материалга әверелгән, аларны елмаймый укый да алмыйсың.
Күренекле шәхесләрнең хатлары эпистоляр мирасны тәшкил итә. К. Маркс, В. Ленин, А. Пушкин, Л. Толстой, А. Чехов, М. Горький хатлары... Үзебезнекеләрдән Сәйфи Кудаш, Мостай Кәрим, Наҗар Нәҗми, Рәми Гарипов хатлары...
Әдәбиятның эпистоляр жанры үрнәкләре итеп И. Гетеның “Яшь Вернерның газапланулары”, Ф. Достоевскийның “Ярлы кешеләр”, В. Каверинның “Ике капитан” романнарын, Г. Кутуйның “Тапшырылмаган хатлар” повестен телгә алабыз.

25.01.2018 (№ 9 (25163)): Журналистның куен дәфтәреннән

Без — авылга кайтасы малайлар

Без — авылга  кайтасы малайлар Ә ул лаеклы каршы алырга әзерме?

“Куен дәфтәре”н актарып утырам... Кайчандыр язарга өлгермәгән темалар бар. Кычкырып әйтү тыелган фикерләр дә очрый. Кайберләрен әле өлгереп җитмәгән тема дип теркәгәнмен. Күңел дәфтәрендә теркәлгәннәрнең күбесе — авыл проблемалары. Өлкәннәрнең фикерләре, яшьләрнең теләкләре тупланган. Журналистның “иҗат сандыгы” үз һөнәре буенча озак эшләгән саен яңа сәхифәләр белән тулылана. Авылга һәр кайтуымда диярлек “син бит журналист, нигә азрак үзебезнең Мәмәдәл турында, аның проблемалары хакында гәзиткә язмыйсың” дип “теңкәгә тигәннәре” дә очрый.

30 елдан артык матбугатта эшләү чорында әллә ничә сәяси система үзгәрде. Совет чорында гына гәзиттә басылганның көче, нәтиҗәлелеге була торган иде. Бигрәк тә яңа Русия тарихында (хәзер шундый термин да бар) гәзит чыгышларына түрәләрнең “колаклары да селкенми”. Ә мин язып нәрсә үзгәртә алам? Акча юк, бюджетта каралмаган, дип әйтәчәкләр. Әллә халык сайлап куйган депутатлар үз сүзен әйтергә

21.10.2017 (№ 122 (25126)): Журналистның куен дәфтәреннән

Күңелгә уелдыгыз

Күңелгә уелдыгыз Безнең һөнәрнең башка берәүдә дә кабатланмый торган үзенчәлеге бар – журналистка барлык ишекләр дә ачык. Ул ябык булса, тәрәзә бар. Алай гына түгел, еш кына күңел ишекләре дә ачыла безнең алда. Менә монысы инде аеруча кадерле.

Кем белән генә аралашмый журналист – урамдагы сәрхүштән алып, президентка кадәр. Әмма кайберәүләр интервьюга бульдозерда киләдер кебек – аның эттергечен берничек тә кузгаталмыйсың. Аңа башны бәреп булмый бит инде, борылып китәргә ашыгасың, син уйлаган мәкалә тумый кала.

Ул туган хәлдә дә, барысы да ак кәгазьгә төшми әле – күңелдә калганы да җитәр­лек. Еллар узу белән, шушы күңелдә калганнар ташка басылганнардан да кадерлерәк була бара.

Быел Казанга баруымда Яңа татар бистәсендәге каберлеккә барып, күңелдә яктылык калдырган мәрхүм­нәргә зиярәт кылдым. Шушы яктылыктан сезгә өлеш чыгарырга булдым.

30.09.2017 (№ 113 (25117)): Журналистның куен дәфтәреннән









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»