Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / “Ә мин тагын бәби көтәм!”

08.03: “Ә мин тагын бәби көтәм!”

“Ә мин тагын бәби көтәм!”Ун бала тәрбияләүче Ильясовлар Гаилә елында тагын бер сабыйга гомер бирәчәк.

Резида белән без унөч ел элек очрашкан идек. Ул чакта биш бала әнисе торак шартларын яхшырту проблемасы белән редакциягә мөрәҗәгать итте. Районга чыгарга туры килде, чыннан да, гаиләнең хәле җиңел түгел иде. Мәкалә гәзиттә басылып, бер­никадәр вакыт үткәч, Резида белән Ак йортта күрештек: биш бала тәрбияләүче буларак, аңа “Ана даны” медале тапшырылды. Торак мәсьәләсе дә хәл ителә, дип шатлыгы белән уртаклашты ул шул вакытта.


Бер күрүдә күңелгә кереп калган, туганыңдай якынга әйләнгән кешеләр була. Резида белән дә шулайрак килеп чыкты. Без аның белән социаль чел-тәрдә дә аралаштык. Аның гаиләсендә үзгәрешләр булып кына торды. Һәрвакыт диярлек шатлыклы хәбәр­ләре белән уртаклашты. Бүген инде Резида — ун бала анасы! Моннан берни­кадәр вакыт элек Чакмагышка юл төшкәч, аның янына кереп, хәлләрен белешәсе иттем.
Тәүге баруымда бишек­тә яткан Юнонага инде 12 яшь тулып узган. Исеме бик ят тоеламы? Сәлимов­ларда шулай: Дамир, Денис, Ильяс янында Юнона, Дарина, Родион, Юлиан, Даниил, Рада белән Юстина да бар. Алар мине зур, матур йортларында каршылады. Аны биш ел элек сатып алганнар икән. 1 миллион 800 мең сумның 200 меңен генә гаилә үзе тү­ләгән, калганын район хакимияте күтәргән. Моның өчен Сәлимовлар район җитәкчелегенә мең рәх­мәтле.
“Сәлимовлар” дип язуын яздым да ул. Ләкин бу дөреслеккә туры килеп бетми: йортта яшәүчеләрнең җидесе шушы фамилиядә, Резида үзе хәзер Ильясова-Сәлимова. Соңгы өч баланың фамилиясе дә – Ильясов. Эш шунда: дүрт ел элек Резида, тәүге ирен­нән аерылып, икенчегә кияүгә чыккан. Аның бу адымын күпләр аңламаган, кабул итмәгән. Җиде бала белән ирдән аерылып китәргә кем җөрьәт итәр? Кушйөрәклеләр генә барадыр бу адымга. Резида – шундыйлардан. Ул беренче ире турында бер начар сүз дә әйтмәде, “төрле хәлләр булды инде”, дип кенә куйды. “Балалар аның янына барып йөри, ярдәм итә. Шәхси тормышы да җайга салынды”, диде ул.
Дәүләт күпбалалы гаи­ләне ярдәменнән ташламый. Ике ел бер программа буенча 33 мең сум бүлен­гән. Бу акчага сарыклар, кәҗәләр, тавыклар сатып алганнар. Җәен каз-үрдәк белән мәш киләләр. Кыскасы, балалар кечкенәдән хезмәт тәрбиясе алып, чыныгып үсә. Әйткәндәй, аларның һәрберсе бүген үк киләчәктә кем буласын белә. Өлкән уллары Дамир Уфада медколледжны тә­мамлый, республика балалар клиник дәваханә­сендә санитар булып эшли, быел университетка керер­гә җыена. Хыялы — хирург булу. Икенче уллары Денис Бөре шәһәренең кооператив техникумында белем алган, армиядә хезмәт ит­кән. ОМОНда хезмәт итәргә тели, әле документлар җыеп йөри. “Өченче улыбыз Юлиан унынчы сыйныфта укый, бәләкәйдән хәрби булырга хыял­лан­ды. Тугызынчы сыйныфны нибары бер “4” белән тәмам­лады. Максатын тормышка ашырачагына иманым камил”, ди Резида.
Дарина колледжда укый. Гаиләдәге ун баладан ул гына әти-әнисен хафаланырга мәҗбүр иткән: өйдән чыгып китеп, тәртип бозып алган. Мәктәп, районның балигъ булмаганнар эшлә­ре бүлеге белән берлектә кызны тайгак юлдан йолып калырга мөмкин булган. Резида ханым бигрәк тә район хакимияте вәкилләре, директоры Радик Әмирханов һәм укытучылары йөзендә 1нче мәктәпкә рәхмәтле. Алар ярдәме белән үсмер вакытының авыр мизгел­ләрен үткәрә алганнар. Тормышта төрле хәлләр була, аларны бирешмичә, лаеклы үтәргә кирәк, ди Резида. Бүген Дарина бу кылыгының сәбәпләрен үзе дә әйтә алмый. Җитлегү чорында үсмернең психикасы шундый борылышлар эшләп ташлагандыр, мө­гаен.
Юнонаның хыялы – табиб-неанотолог булу. Кеч­ке­нә энеләрен, сеңел­ләрен карау, нигездә, аның өстен­дә булганга, шушы юлны сайларга уйлый, ахры, кызыкай. Родион алтынчы сыйныфта укый, отличник, кешеләрнең тормышын яхшырту өчен идарәче буласы килә. Аннан кечерәк Даниил, фермер булып, җир­дә эшләргә хыяллана. Ильяс быел беренче сыйныфка барачак, полицейский булырга җыена. Рада һәм Юстина әле балалар бакчасына йөриләр.
Менә шундый максатка омтылучан, уңган, әниләре өчен җан атып торучы игелекле балалар үсә бу гаи­ләдә. Яңа йортның, ихата­ның күркәмлеге, ямьлелеге, чисталыгы, андагы тәртип – үзе бер могҗиза.
— Мин алар өчен яшим, балалар — безнең киләчә­гебез. Безнең килә­чәк кенә түгел, респуб­ликаның, Ру­сиянең дә килә­чәге. Әгәр дә алар ил үсешенә үз өле­шен кертсә, мин бәхетле ана булачакмын. Без ирем белән аларга гел, үз юлыгыз белән барыгыз, изгелек кылыгыз, усалланмагыз һәм бер-берегезгә ярдәм итегез, дибез. Байлык артыннан кумыйбыз. Без бу җиргә гомер буе матди байлык артыннан куарга түгел, ә үз эзебезне калдырырга килгәнбездер, минемчә. “Мин бу йортны озак көт­тем, үзең беләсең, Ходай код­рәтеннән булып, бу шатлыгыбыз да озакка җитсен иде. Байлык мәсьәләсендә бер язучының сүзләре бар: Мин спорт белән шөгыль­ләнү өчен махсус аяк киеме булмавын бик авыр кичердем, кеше аягында кедылар күреп күзем кыза, елар чиккә җитә идем. Бу гел шулай дәвам итте, беркөн­не бө­тенләй аяксыз кешене күргәнче...” дигән ул. Мин балаларыма Ходай биргән­нең кадерен белергә өйрә­тергә тырышам, — ди Резида.
Иманым камил, Рези­даның балалары тормышта яхшы кешеләр булачак, үз юлларын табачак. “Ә ул үзе тормыштан ниләр көтә икән?” Күптән түгел аның белән телефон аша шушы хакта сөйләштек. Әлбәттә, шушы балаларының чын кеше булып үсеп җитүен күрәсе килә аның. Һәм иң шатлыклы яңалык, Резида тагын бәби көтә! Республикада игълан ителгән Гаилә елында туачак сабый бу гаиләгә тагын да бәхет өстәсен, әти-әнисенә яңа көч, яңа дәрт алып килсен иде.





Басып чыгарырга



Туе нинди —  тормышы  шундый
14-06-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Туе нинди — тормышы шундый
Сан үсә,  сыйфат кими
31-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Сан үсә, сыйфат кими
Яшьләргә иҗат кирәкме?
24-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләргә иҗат кирәкме?
Бала ник пычак күтәрә?
11-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Бала ник пычак күтәрә?
Юлда йөрү  нигә куркыныч?
26-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Юлда йөрү нигә куркыныч?
Яшьләр  балга-майга  күнеккәнме?
20-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләр балга-майга күнеккәнме?
Роман кебек  күңеллеме син, юл?
12-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Роман кебек күңеллеме син, юл?
Иң элек бел үз телең…
29-03-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Иң элек бел үз телең…
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»