Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Яшьләр балга-майга күнеккәнме?

20.04: Яшьләр балга-майга күнеккәнме?

Яшьләр  балга-майга  күнеккәнме?Эшләмәсәң, хөкүмәт акча түләр...

Кечкенә шәһәрдә яшибез: биредә бер-берсен танымаган кеше сирәктер, һәркемнең тормыш-көнкүреше дә уч төбендәгедәй. Таныш-белешнең язмышындагы аянычлы вакыйгаларга да, шатлыклыларына да битараф калып булмый, “чыбыксыз” телефон да яхшы эшли. Күптән түгел бер таныш хатын-кызның ире мәрхүм булды. Бер баласын кочаклап ялгыз калды. Ярый әле, хөкүмәт андый хәсрәткә тарыган кешеләр турында хәстәрлек күрә: танышым шунда ук үзенә дә, баласына да социаль пенсия юллады, хәзер ай саен егерме мең сумга якын акча ала. Тик шунысы мәзәк: бу акчаның ана кешегә тиешле өлеше, әгәр дә ул эшкә урнашса, түләнмәячәк икән. Ә социаль пенсиянең күләменнән югарырак хезмәт хакы вәгъдә итүче вакансияләр табу эшсезлек күрсәткече елдан-ел артучы кечкенә шәһәрдә чынга ашмаслык хыял дияргә дә була. Ханым шул сәбәпле беркая да рәсми рәвештә эшкә керә алмый, әле тегендә, әле монда “конвертта” бирелә торган хезмәт хакына риза булырга мәҗбүр. Андый эш урыннары табу да хәзер бик авыр, ди. Тазалыгы, эшләргә теләге булган көенә кул кушырып өйдә утыру бер дә кызык түгел дә соң, кая барсын инде, закон шулай.

Аларны тиргәмәгез...
Үзебезнең шәһәрдә генә түгел, башка тарафларда да искә алганым бар: яшьләр өлкән буын вәкилләренә караганда күпкә тәрбиялерәк. Һәрхәлдә, моны үземнең күзәтүләремнән чыгып әйтәм, кемнеңдер бу җәһәттән фикере икенче төрле икән, бигайбә, гаепләмәссез. Хәтеремә уелып калган вакыйгаларны гына мисалга китерәм. Сигез айлык авырым белән терапевтка чиратта басып торам. Чират әллә ни озын булмаса да, ташбака тизлеге белән генә алга шуыша. Ишек төбендә минем кебек яшь кешеләр бөтенләй юк, барысы да пенсия яшендәге апа-абыйлар. Стена буендагы ике эскә-миягә дә тезелеп утырганнар. Бер сәгать басып тордым, шунда ник бер ир-ат урын тәкъдим итсен икән! Берсе дә бит гарип-горабә түгел. Ә бер пациент чиратсыз гына кермәкче булгач, ишек төбендә йодрыкларын уйнатып, кычкырынуларын күрсәгез бу баһадирларның! Үземне шушы адәмнәр урынына куеп карыйм да, мин алар кебек булдыра алмас идем, димен.
Икенче шушыңа охшаш вакыйга балалар поликлиникасында булды. Алты айлык улымны күтәреп анализлар бирергә бардым. Барып керсәм, биредә өлкән сыйныф укучылары медосмотр үтә икән, су буе чират сузылган. Чиратка басып: “Кем азаккы?” – дип соравым булды, үсмерләр миңа: “Сез бит бәләкәч белән, Сезне чиратсыз үткәрәбез”, – дип җаваплады. Моны көтмәгән идем, кызлар һәм малайларның ихлас елмаюын күргәч, күңелгә рәхәт булып китте. Мин өс киемемне салганчы, улымны күтәреп тә торды әле бер мөлаем үсмер.
“Яшьләр эш сөйми, менә без яшь чакта эшли идек, ичмасам!” – дигән сүзләр дә бәхәс тудыра. Күрше-тирәмдә, гомумән бистәбездә, тик уңган, булдыклы яшь гаиләләр генә яши, һәркайсы җир алып, хәләл акчасына йорт салып, матур итеп балалар үстереп, җитмәгәнен җиткерергә тырышып, гомер кичерә. Язын-көзен урамнарыбыз резина итекләрдә генә йөрерлек баткакка әйләнсә дә, күңелләребез рухи сазлыктан азат, гаиләләр, бер-берсеннән күреп, сәламәт яшәү рәвеше алып бара, әти-әниләр бала-чагасы белән кышын чаңгыда, җәен велосипедта чыга.
Совет чорында югары уку йортын тәмамлаган яшь белгечкә эш урыны да, тора-бара бушлай торак та бирелгән, хәзерге яшьләргә мондый бәхет турында хыялланасы да юк. Дипломың кызыл булса да, беркайда да сине көтеп тормыйлар, баш өстеңдә түбәңне булдырыр өчен исә, очны-очка ялгап, бер-ике дистә ел ипотека түләргә мәҗбүрсең.
Һәр заманның үз кыенлыклары буладыр инде, күрәсең. Ә яшьләрне тир-гәүгә килгәндә, безнең эрага кадәр V гасырда Сократ әйткән сүзләрне искә төше-рү дә җитә. “Хәзерге яшь-ләр байлык-муллыкка күнеккән, авторитетларны санга сукмый...” дигән ул. Гасырлар узган, ә картлар һәм яшьләр һаман бер-берсен аңламый, әллә инде аңларга теләми...

Бер-беребезне гафу итеп яшик
Яшь һәм өлкән буынның үзара мөнәсәбәтләре темасын дәвам итеп, тагын бер гыйбрәтле хәл турында бәян итим әле. Яңа гына гаилә корып яши башлаган чорда, күпкатлы йортта гомер кичердек. Күршебездә бик күркәм өлкән яшьтәге пар көн итә иде. Тәскирә апа (танышыбызның исемен үзгәртеп язам, әлбәттә) бик дини ханым булып чыкты. Биш намазын калдырмый, мәчеткә барырга да вакыт таба. Күрше-тирәгә дә яр-дәмчел булды. Тик менә аның бер сәер, күңелгә ятмаган ягы бар булып чыкты: ул иренең әнисен санга сукмау гына түгел, фатиры бусагасыннан да кертми иде. Бу ямьсез күренешкә үзем берничә тапкыр шаһит булдым хәтта: картайган әнисе белән улы да ишек төбенә генә чыгып сөйләште. Кая инде чәй эчәргә алып керү! Килененә заманында бик начар мөгамәлә күрсәткәндер бу әби, бәлки, шуңа тегесе һаман үчләшәдер дип уйладым. Тик барыбер киленнең бу кадәр шәфкать-сезлеге белән күңел килешмәде.
Күпмедер вакыттан соң, бахыр әби күренми башлады, баксаң, ул гүр иясе булган икән. Үзенә тугры, сүзеннән дә чыкмаган тормыш юлдашы үстереп биргән кешенең каберен күргәч булса да, каты бәгырьлелеге өчен үкендеме икән килене, белмим...

Миләүшә ЛАТЫЙПОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.





Басып чыгарырга



Туе нинди —  тормышы  шундый
14-06-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Туе нинди — тормышы шундый
Сан үсә,  сыйфат кими
31-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Сан үсә, сыйфат кими
Яшьләргә иҗат кирәкме?
24-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләргә иҗат кирәкме?
Бала ник пычак күтәрә?
11-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Бала ник пычак күтәрә?
Юлда йөрү  нигә куркыныч?
26-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Юлда йөрү нигә куркыныч?
Роман кебек  күңеллеме син, юл?
12-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Роман кебек күңеллеме син, юл?
Иң элек бел үз телең…
29-03-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Иң элек бел үз телең…
Җавапсыз  сораулар...
27-03-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Җавапсыз сораулар...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»