Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Туе нинди — тормышы шундый

14.06: Туе нинди — тормышы шундый

Туе нинди —  тормышы  шундыйКояш бик зур, тик аны капларга бер кечкенә болыт та җитә. Кеше язмышы белән дә шулай ук. Аның якты, бәхетле көннәрен каралтырга юк кына бер сәбәп тә җитә.

Урланган бәхет

Бертуган энесенең туена әзерләнеп йөргән әнинең шатлыктан балкыган йөзе әле дә күз алдында. Ул чакта укырга төшкән генә вакытым булса да, бу туй өзек-өзек мизгелләре белән күңелемдә һаман булса саклана. Әмир абый Галия апаны күрсәтергә алып кайткач та, әниләр дә, булачак киленне күрергә кергән күршеләр дә бик ошаткан иде үзен. Без, бала-чага, гел елмаеп кына сөйләшүче, ап-ак йөзле, зур зәңгәр күзле бу чибәр апаның яныннан да китмәдек. Артык дулкынланудан Галиясе янында үзен ничек тотарга белмәгән Әмир абыйга карап торуы да кызык иде безгә ул чакта. Туй көне тиз килеп җитте. Мул итеп табын әзерләнде, кунаклар җыелды. Капка төбендә түземсезләнеп килен төшергәнне көтәбез. Ул вакытта киленнәрне пар ат җигелгән тарантаста алып кайталар иде әле. Ап-ак туй күлмәге кигән Галия апаны якыннан күрәсе килеп, кешеләрне этә-төртә алгарак чыгып бас­тым. Тик тарантаста мин көткән матур апа урынына, какча гына гәүдәле, кыска кара чәчле бөтенләй икенче кыз утыра иде. Әле күптән түгел генә бәхеттән балкыган Әмир абыйның да йөзе бик боек күренде миңа. Бала аңым белән дә нәрсәдер булганлыгын сизеп торам. Тик өлкәннәр генә, берни булмагандай, йоласына туры китереп, килен төшерә. Әни янына барып, Галия апа кая соң, дип сорыйсы килә, тик аның борчулы йөзен күреп, дәшми калам. Бу хәлгә аптыраган күрше абый түзмәде, әниләр янына килеп, “Бәй, бу бит теге киленгә охшамаган... Икенче кыз түгелме соң?” — дип сорады. Тик бу вакытта аңа хәлне аңлатып торучы булмады, барысы да кода-кодагыйларны каршы алу белән мәшгуль иде.
Никахтан соң яшьләр күрше авылга ЗАГСка китте. Кичке табынны әзерләргә калган апалар аларның озак кайтмавына аптырый да башлады. Бераздан ат өстендә чаптырып кайткан күрше малае кияү белән килен утырган атның тәртәсе сынуын хәбәр итте. Шунда әнинең ачынып: “Их, бер дә әйбәт билге түгел бит бу...” — дигәне әле дә колагымда яңгырап китә кебек.
Чынлап та, бу яшь парның гаилә тормышы барып чыкмады. Әмир абыйның элеккечә шаяртып-көлеп, яхшы кәеф белән йөрүен бик сирәк күрдек. Абый белән җиңги арасында җылылык, мәхәббәт хисләре булмавы ачык сизелеп тора иде. Бәхетсез язмышына буйсынган Әмир абыйның гомере дә, туй вакытында шартлап сынган тәртә кебек, кинәт өзелде.
Юл фаҗигасенә очрап үлгән Әмир абыйның үкенечле язмышы турында еллар үткәч кенә белдем. Бер-берсен өзелеп яраткан Әмир абый белән Галия апа арасында туй алдыннан аңла­шылмаучанлык килеп чыга. Галия апага дип алынган туй күлмәген киеп кайтучы җиңги, ялган сүз ишеттереп, аларның араларын бозучы кеше булуын абый үзе дә бик соң белә. Ә ул вакытта җиңги — Әмир абый өчен, табын тулы халык белән туй кайтуын көтеп утыручы әти-әнисе алдында коткаручы булып күренә...

Канлы чәчәкләр

Студент елларында бергә фатирда торган ахирәтебез берничә көнгә ял сорап икетуган сеңлесенең туена кайтып китте. “Танышканнарына атна-ун көн дә юк, кая ашыгалар икән? Язгы пычракта кем туй ясый инде...” — дип зарланды үзе. Туйда ике көн бәйрәм итәргә тиешле ахирәтебез, ял көне, без иртән йокыдан торганчы килеп тә җитте. “Туй күчтәнәче көткән идегезме? Күчтәнәч юк, туй булмады...” — дип хәбәр салды ишектән керүгә үк. Безнең шундук йокы качты, һәр хәбәрне тәмләп сөйләргә яратучы ахирәтебезнең авызына текәлдек.
— Асия сеңлем Фәрит исемле егет белән ун көн элек кенә авылга кунакка кайткач танышкан иде. Сеңлемә 19 яшь кенә әле, кияүгә чыгарга да бик иртә бит. Клубка баргач, яңа гына армиядән кайткан егетне очратып, бер күрүдә гашыйк булган да куйган. Фәрите дә озакка сузып тормый, Асияне җитәкләп өенә алып кайтып киткән. Әти-әниләре дә каршы килмәгән, туй көнен билгеләп тә куйганнар. Кызны алырга барганда, кияү машинасы Уфада чәчкә кибетенә туктый. Егет йөгереп кенә булачак кәләшенә букет алып чыкмакчы була. Сатучы белән шаяртып сөйләшкәндә Фәрит терсәге белән пыяла витринага таяна һәм секунд эчендә витрина челпәрәмә килеп, үткер пыяла кисәге аның кулын тамырына кадәр ярып төшерә. Кибет эче кан белән тула, коты очкан сатучы ашыгыч ярдәм чакырта. Фәритне дәваханәгә алып китәләр, берсендә дә туй кайгысы калмый, — дип бәян итте ахирәтебез. — Беләсезме, кызлар, туй вакытында мондый хәлгә тару бер дә яхшыга түгел дип сөйләнде өлкәннәр, — дип әйтеп куйды ул.
Бераздан Фәрит белән Асиянең туена кайтып килде ахирәтебез. Бу юлы ул безне шаккатырып, түбәндәгеләрне сөйләде.
— Бигрәк кайгырам әле, кызлар. Сеңлем бик ашыкты бугай. Фәритнең мәктәп елларыннан ук яратып йөргән кызы булган бит. Аларның мәхәббәтенә бөтен авыл халкы сокланган, әти-әниләре дә кодалашып беткән булган инде. Гөлсинә армиягә киткәндә егетен елап озатып калды, солдатыннан көненә икешәр-өчәр хат ала иде, дип сөйләде туйда бер кодача. Фәрит хезмәтен тутырып кайткан көнне кичен клубта очраша яшьләр. Армиядән кайту хөрмәтенә дуслары белән бәйрәм итеп өлгергән егет Гөлсинәдән күзен алмый. Ә дуслары аның саен салып бирә тора. Шунда ул Гөлсинәнең кунак егете белән биеп йөрүен күреп кала. Кызмача булып алган Фәрит, башта кызның яңагына чабып җибәрә, ә аннары кунак егетенә ташлана. Шул хәлдән соң гарьләнгән кыз да, аның әти-әнисе дә Фәритне якын да китерми. Егет тә ялынып йөри торганнардан булмый, барысына үч итеп, беренче очраган кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясый. Бәхетсезлеккә, ул минем сеңлем булып чыкты...
Ахирәтебезнең борчылуы юкка булмаган икән. Яшьләр ярты ел да бергә яши алмады. “Килеп чыкмаган тормышы өчен бөтен үчне сеңлемнән алды Фәрит, эчеп кайткан саен кул күтәрде. Асиябез көчкә котылды бу җансыз адәмнән”, — дип сөйләгән иде бүлмәдәш кыз.
Без, гадәттә, юрауларга, сынамышларга, ышануларга игътибар бирмибез. Ә бит, уйлап карасаң, югарыда телгә алынган ике очракта да, яшьләргә туй вакытында ук ниндидер илаһи көч билге җибәрә. Әйтерсең дә, бу адымның дөрес булмавын кисәтә кебек. Ә кеше язмышларын челпәрәмә китерергә юк кына бер сәбәп тә җитә.


Зөлфия ФӘТХЕТДИНОВА.





Басып чыгарырга



Сан үсә,  сыйфат кими
31-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Сан үсә, сыйфат кими
Яшьләргә иҗат кирәкме?
24-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләргә иҗат кирәкме?
Бала ник пычак күтәрә?
11-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Бала ник пычак күтәрә?
Юлда йөрү  нигә куркыныч?
26-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Юлда йөрү нигә куркыныч?
Яшьләр  балга-майга  күнеккәнме?
20-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләр балга-майга күнеккәнме?
Роман кебек  күңеллеме син, юл?
12-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Роман кебек күңеллеме син, юл?
Иң элек бел үз телең…
29-03-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Иң элек бел үз телең…
Җавапсыз  сораулар...
27-03-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Җавапсыз сораулар...
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»