Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

13.07: Нишләвебез бу?..

Нишләвебез бу?..Без бәләкәй чакта июль җитү белән авыл халкы күмәкләшеп пе­чәнгә төшә иде. Әле дә хәтерлим, иңбаш­ларына чалгы салып, кулларына азык-төлек тотып, ир­тәнге сәгать­ләрдән урман ягына җәяү китәләр иде. Әти-әнинең: “Чыклы үләнне чабу җиңел”, – дип сөйләнгәнен дә хәтерлим. Ә хәзер авыл җирендә печәнне ничек хәзерлиләр? Аны хәзерләүче бармы?

Печән “йортка кадәр үзе кайта”

Элек-электән, авыл халкының хезмәт хакы түбән, анда яшәүчеләр һәрвакыт үз куллары белән эшләп, азык туплый, дигән фикер яшәп килә. Әйе, берничә дистә ел элек, чыннан да, авыл кешесе яшелчәсен дә үстерә, ихата тутырып кош-корт асрый, абзар тулы мал тота иде. Бүген андыйларны авылның “элита”сы урынына күрәбез. Гадәттә, авыл хуҗалыгы малтабарлары йортында гына мондый күренешкә тап буласың. Хәтеремдә, бәләкәй чакта иртән көтү киткәндә маллар урам тулы була иде, ә хәзер авыл халкының бик азы мал асрый. Анысы да бер кәҗә яисә берничә гаиләне тукландыручы бер сыер белән чикләнә. Печәнне дә хәзер трактор белән чаптыралар, җыйдыралар, аннары махсус төргәкләр ясап кайтаралар. Ягъни печән эшләү бүген кул көчен таләп итми. Әлбәттә, бу – бик уңай күренеш. Әмма боларның һәркайсы акча белән бәйле. Шулай булуга карамастан, хәзерге авыл кешесе эссе яланда тирләп-пешеп печән эшләми, әзерне сатып алуны хуп күрә. “Мал асрап интеккәнче, итне сатып алу күпкә отышлы”, – диючеләр дә аз түгел.

Бәрәңге бакчалары буш

Яз көне республиканың көньягында урнашкан районда булдым. Авылда яшәүчеләрнең күбесенең бакчаларын үлән баскан. Койма алдында берничә кечкенә түтәл күренә. Анда кишер-чөгендер чәчелгән булгандыр. Ә бәрәңге бакчалары сөрелмәгән. Гаҗәпләнүемнән биредә яшәүче бер абзыйдан шул турыда сорадым. “Бакчаны сөрдерергә – трактор, бәрәңге утыртырга кеше кирәк. Сатып алу күпкә отышлы”, – дип җаваплады әңгәмәдәшем.

30 мең акчамыни?

Бүген авылларда көтүче табу зур проблема. Элек көтүче вазыйфасын, гадәттә, ялгыз яшәүче ир-атлар башкара иде. Көтүчегә көн буена җитәрлек ризык, акча түләнә иде. Моннан тыш, колхоз аның малларын кыш чыгарырга җитәрлек печән, мал азыгы да бирә иде. Бүген исә авылда бер көн көтү 1-2 мең сум тәшкил итә. Аңа да ризалашучы юк. Сүз дә юк, көннәр буе эссе кояш яисә яңгыр астында яланда йөрү җиңел түгел. Әмма тәүлек әйләнәсенә заводларда станок артында торган шәһәр кешесенең дә хезмәт хакы шуннан артык түгел. Әмма шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе шул 20-30 мең сумга риза булып эшләвен дәвам итә.

Ничек яшисең, кардәш?

Яшерен түгел, бүген шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесе ике урында эшли. Ир-егетләрнең 8 сәгатьлек эш көнен тәмамлап, төнгелеккә таксига яисә башка эшкә чыгып китүе дә гаҗәп түгел бүген, чөнки бер генә урыннан алынган хезмәт хакы гаиләне тулысынча тәэмин итү өчен җитми. Авыл кешесенең ничек яшәве аңлашылмый... Бик күп эшне түләп эшләткәч, хәтта бәрәңгене дә сатып алгач, беркайда да эшләмичә ничек яши соң ул?
Авылларда почта бүлекчәләренең, медицина пунктларының, клубларның ябылуында оптимизацияне гаеплибез. Әйе, бу заман чире бик күп авылларга кагылып, халыкны, йомышларын башка җиргә барып башкарырга мәҗбүр итә. Әмма бик күп авылларда бу эш урыннары хат ташучы, почта хезмәткәре, фельдшер, сатучы булып эшләргә кеше табылмаганлыктан та ябыла бит. Авыл халкының 5-10 мең сумга эшлисе килми.
Аның каравы, авылда яшәүчеләргә дәүләт күбрәк ярдәм күрсәтә шикелле. Авыл җирендә торак шартларын яхшырту өчен яшь гаиләләргә булдырылган субсидияләр, эшкә кайткан табибларга, авыл хуҗалыгы эшчеләренә, укытучыларга һәм кайбер башка һөнәр ияләренә авылда эшләгән өчен хезмәт хакына өстәмә түләүләр, крестьян-фермер хуҗалыгын ачу өчен дәүләт ярдәмнәре – боларның һәммәсе авыл кешесенең тормышын җиңеләйтү максатыннан гамәлгә ашырыла. Ә авыллар һаман да картаюын дәвам итә...
Авыл кешесе элек-электән гореф-гадәтләрне сак­лавы, мәдәнияте, тырышлыгы, уңганлыгы белән дан тота иде. Әлбәттә, бүген дә шушы традицияләрне саклап, өйләр төзеп, гаиләләр корып, мал-туар асрап яшәүчеләр бар. Әмма андыйларның саны кими бара төсле. Авыл кешесенең үзгәрүенә нәрсә сәбәпче? Аңламассың...

Гөлия ГӘРӘЕВА.





Басып чыгарырга



Тарихны беләбезме?
29-06-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Тарихны беләбезме?
Туе нинди —  тормышы  шундый
14-06-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Туе нинди — тормышы шундый
Сан үсә,  сыйфат кими
31-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Сан үсә, сыйфат кими
Яшьләргә иҗат кирәкме?
24-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләргә иҗат кирәкме?
Бала ник пычак күтәрә?
11-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Бала ник пычак күтәрә?
Юлда йөрү  нигә куркыныч?
26-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Юлда йөрү нигә куркыныч?
Яшьләр  балга-майга  күнеккәнме?
20-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләр балга-майга күнеккәнме?
Роман кебек  күңеллеме син, юл?
12-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Роман кебек күңеллеме син, юл?
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»