Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Халаты — ак, күңеле — керлеме?

19.01: Халаты — ак, күңеле — керлеме?

Халаты — ак,  күңеле — керлеме?Медицина коммерциягә әверелмәсен иде.

Безнең медицинада нәрсәдер булып ята, җәмәгать. Мисаллар, дисезме? Бер-ике ай эчендә генә өч кеше медицина учреждениеләре тәрәзәсеннән сикерде. Вакытында ярдәм күрсәтелгән булса, аларны коткарып калып булмас идемени? Кеше күз төбәп килгән, ярдәм күрсәтеләсе урын ич бу! Дәүләкәндә тау шуганда башы белән бәрелгән биш яшьлек малайны тикшергән табиб аңарда хәтта ми селкенүе билгеләрен дә күрмәгән. Баланың хәле авыраеп, Уфага алып килгәндә инде соң булган...


Әле бөтен телевидение каналлары Уфаның 13нче дәваханәсе поликлиникасындагы хәл турында чаң суга. Аягы сынып, гипс салынган инвалидны учреж-де­ниенең икенче катында урнашкан рентген кабинетына җибәргәннәр. Аның баскычтан үрмәләп менүен кызы, видеога төшереп, Интернет челтәренә куйган. Менә шуннан башланды да инде! Ике көн эчендә бөтен ил шаулап, республика Баш­лыгы әлеге дәваха­нәнең баш табибын эшен­нән бушатып та куйды. Шуның белән бу теманы ябып та булыр иде. Гаепле табылган, җәзасын алган. Ләкин сораулар артканнан-арта гына бара. Медицинага бюджеттан елдан-ел күбрәк акча бүленә, дип лаф орабыз. Алай-болай гына түгел, бу өлкәгә миллиардлар агыла. Кая була алар, кемнең кесәләренә кереп ята? Башкалада урнашкан поликлиниканың лифты гына ике ел төзәтел­ми икән, төпкел район-авылларга ни кала?

Район дигәч, тагын бер хәл искә төште. Минем икетуган апам нәкъ шундый хәлдә калган иде. Бәла уйламаганда килүчән, ул да сәндерәгә печән алырга менгән җиреннән егылып төшә. Бер тезе актарылып ук чыга. Анда туфрак, салам тула. Яраны аннан-моннан бәйләп, ничек кирәк алай поликлиникага барып керә апабыз. Хирургиядә, урыс әйтмешли, “тяп-ляп” бәйләп куялар да кайтарып җибә­рәләр. Билгеле ки, берничә көннән тез гөбе кебек шешеп чыга. Үтереп сызлый, температура күтәрелә. Тагын дәваханә, тагын чират... Менә-менә һуштан язам, дип торган кешене табиб икенче бинага ЭКГ үтәргә җибәрә. Кабинеттан чыга да, егыла да апа. Шуннан гына йөгерешә башлыйлар. Аягы имгәнгән кешегә шул мизгелдә ЭКГ үткәрү нигә кирәк булды икән? Бу хирургны кем дип атарга соң инде?

Әнкәйнең күзенә операция ясарга кирәк. Уфаның күз авырулары дәваханә­сенә шалтыратам. Бер күзгә операция 53 мең сум тора ди телефонны алган кыз. “Ул — пенсионер, аларга берәр ташлама юк­мы?” дип сорап та карыйм. Юк һәм вәссәләм! Соңынан гына белдем, бар икән ул. Хәтта түләүсез операция­ләр дә ясыйлар икән. Трубканы алган кыз нишләп миңа шуны ипләп аңлат­ма­ган­дыр, аның намусында калсын. Хәзер түләүсез операция турында сорашып шалтыратам, бу узган ел­ның декабрь башы иде, киләсе елның ноябренә язабыз, дигән җавап ишеттем. Бер ел көтәргә! Тәмам сукыраерга кирәк бит! Әлбәт­тә, кеше акча җыеп, түләү-легә бара. “Азрак алдарак та эшләп булыр, әгәр дә...” диючеләр дә булды. Беләм мин бу “әгәр дә”не...

Иманым камил, һәр кеше үз тормышыннан шундый мисалны китерә ала. Ә без еш чирлибез. Бүгенге тормыш авырлыгы да, нервлар киеренкелеге дә, такы-токы туклану да китерә моңа. Дарулар бәясе көн­нән-көн үсә. Галәмәт инде. Ә бит медицина соңгы бер­ничә дистә елда нык алга китте. Диагностика һәм дәвалау өчен күпме заманча җиһазлар, күпме яңа алымнар барлыкка килде. Уфада гына ничә дәваханә корпусы сафка басты, район дәваханәләре, берсен­нән-берсе уздырып, заманча җиһазлары белән мактана. Инде бөтен кеше дә сәламәт булырга тиеш кебек. Ләкин алай түгел шул. Ни өчен? Медицина белән коммерция төшенчәләре арасында тигезлек билгесе куярга мөмкин булгангамы әллә? Кешелеклелек, мәр­хә­мәтлелеккә урын да калмады кебек. Ә бит бу меди­ци­наның, дәвалауның нигезе. Бүген табибларның күпчелеге пациентларына шәфкатьсез генә түгел, усал мөнәсәбәттә, дияргә була. Ак халатлары астына бик үк керсез, риясыз булмаган җаннарын яшерүчеләр арта.

Чөнки табибларның хез-мәт хакы аз, дияр берәүләр. Эшләргә дәрт, стимул юк. Белүебезчә, ул хезмәт хакы елга ике тапкыр күтәрелеп тора. Кемне-кемне, укытучылар белән табибларны читкә типмиләр бездә. Ә бит еллар буе хезмәт хакы үзгәрешсез калган һөнәрләр дә бар. Аларга бөтенләй эш ташларгамыни инде?

Әлбәттә, табибларның барысын да бер калыпка салу дөрес түгел. Араларында яхшылары да бар. Алар күбрәк дип тә ышаныйк. Ләкин тормыш шуның киресен исбатлап тора. Менә 10 гыйнварда республикада билгеле хокук яклаучы Леонид Чернов вафат булды. Рәсми диагнозы — грипптан өзлегү. Хәле авыраюын сизгәч тә дәва-ханәгә барган ул, ләкин табиблар ярдәм итә алмаган. Медицинаның бүгенге мөм-кинлекләре белән кешене шушы чирдән дә алып кала алмагач, тагын нәрсә турында сөйли алабыз без?


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...
22-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...
Гәзит көче бетмәвенә сөендем...
15-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Гәзит көче бетмәвенә сөендем...
Чыгарылыш кичәсеннән  туй ясамыйк!
8-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Чыгарылыш кичәсеннән туй ясамыйк!
Ник бәгырьсез  әтиләр?
1-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Ник бәгырьсез әтиләр?
Асрамага бала алам.  Бишне!
27-05-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Асрамага бала алам. Бишне!
Закон бар ни дә, юк ни...
18-05-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Закон бар ни дә, юк ни...
“Җырның ертыгы юк”, диләр...
27-04-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
“Җырның ертыгы юк”, диләр...
Ватсапп – вәт шәпме, әллә баш бәласеме?!
20-04-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Ватсапп – вәт шәпме, әллә баш бәласеме?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

75 (25079)

от 29 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»