Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Кешелек сыйфатларын җуябыз түгелме?

16.03: Кешелек сыйфатларын җуябыз түгелме?

Кешелек сыйфатларын җуябыз түгелме?Саумы, дәфтәрем! Янә сиңа серләремне чишәм, күңелгә сыймаганнар белән уртаклашам. Юкса, шул уйлар тынгылык бирми, чишелеш эзли. Кәгазь, мескен, барысына да түзә, сабыр гына тыңлый, ашыктырмый, тормышның кырыс кануннарын аңлап кабул итә шикелле...

Кибеттә тәртип булырга тиеш!

Чатлама суык кышкы көн. Уфаның Пархоменко урамында урнашкан “Магнит” кибетенә кереп барам. 25-30 яшьләрдәге бик нык исергән егет тә кибеткә керергә тырыша. Кибетнең ишеге берничә, шуларда бутала-бутала кибет эченә юл табарга азаплана. Бик җиңел киенгән. Эш киемендә — берәр фатирда ремонт ясыймы икән, чалбарына измә буялган. Егетне узып киттем, киштәләрдән кирәкле әйберләрне сайлап йөреп, аның турында онытканмын да.

Инде кассага якынлашсам, ишек төбендә — шау-шу. Кибеттә урлашучылар булмасын өчен җаваплы егет теге исерекне урамга сөйри: “Не положено! — ди. — Кибеткә исерек килеш керергә ярамый!” Егет, чынлап та, аягында көч-хәл белән басып тора, каршы җавап кайтарырлык та хәле юк. Кибет сакчысы егетне урамга этеп чыгарды да җиңүче кыяфәте белән килеп керде. “Чыкмаска әйтә, оятсыз!” — ди.

Пакетларымны тутырып, мин дә урамга чыктым. Карасам, егет йөзтүбән кибет болдырында карда ята. Әйткәнемчә, юка гына свитер кигән, эш чалбары да бер катлы гына шикелле. Урамда — утыз градус суык. Кемнеңдер баласы бит, әрәм генә була... Эчкечегә охшамаган, чәчләре кыска гына киселгән, кырынган. Эш киемендә! Эчкече булса да кызганыч — япь-яшь егет. Соң шулай чыгарып ташларга ярыймы соң урамга, таракан түгел бит — кеше!

Свитер җиңеннән тарткалыйм: “Иркәм, тор, туңып үләсең бит!” — дим. Ул мине ишетми дә, әллә аңын югалткан. Утыртырга тырышып карыйм — юк, хәл җитми. Ябык кына булса да, авырлыгы бар. Кибеттән бер егет белән кыз чыктылар, алар да килде, бергәләп сөйрибез. Аягына бастырдык, әмма күзләре йомык тегенең. Бәхеткә, кесәсендә телефоны бар икән. Аны алып, исемлек буйлап эзләп киттек. Бәлки, “Әни”, “Әти”, “Хатыным” кебек абонентка тап булырбыз, дип уйлыйбыз.

Шунда яныбызга бер ир килеп кушылды. “Уфф, — ди, — чак таптым. Күрше йортта ремонт эшлибез, бераз сүзгә килгән идек, үпкәләп чыгып киткән. Трубканы алмый. Әнисе кайгыра...”

Барыбыз да җиңел сулап куйдык. Егет котылды. Бәлки, бу очрак аңа зур фәһем булыр. Әлбәттә, эчәргә ярамый. Кибеттә дә ләх исерек кешене күреп торасы килми. Әмма... Сакчы егет, исерекне урамга чыгарып ташламыйча, аңа ярдәм күрсәтергә тырышса, кешечәрәк булыр иде...

8 мартка бүләк

Кызым белән капкалап алырга кафега кердек. Ашыкмыйбыз. Күрше өстәл артында — ике ахирәт, яшь әниләр. Алар да ашыкмый. Берсенең, таза гәүдәлесенең, янында ике яшьләрдәге баласы да бар. Икенчесе, ябыгы — ялгыз. Болар күптән утыра, күрәсең, алларында буш тарелкалар тезелеп киткән.

Ябыгы сөйли:
— Миңа ирем бәйрәмгә фитнес-клубка абонемент бүләк итте. Шулай мыскыл итә. Минем әллә фигурам начармы?

“Таза”, тулысынча килешеп, баш кага:
— Әйе, шундый алар. Юньләп бүләк ясый белмиләр.

Ябык дәвам итә:
— Әти үз гомерендә әнигә өч тапкыр чәчәк бүләк итте. Шулай ярыймы инде?!

— Ы-ы... — ди Таза.

Ябык иренә шалтыратырга булды.

— Ал-ло! Син балаларны садиктан алдыңмы әле?

Ир, күрәсең, алмаган. Аңлавымча, кызларына бүләк эзләп йөри. Урамда — 7 март.

— Акылдан шаштыңмы әллә? — ди Ябык. — Аларга бүләк нигә кирәк? Аңлыйлармыни алар бүләкне? Акча туздырып...
Телефонын ачу белән сүндерде Ябык. Ахирәте белән ир кешене пыр туздырып сүгеп алдылар.

Ун минутлап вакыт узды. Ябыкның ачуы басылмый. Тагы иренә шалтырата. Әйтәсе дә юк, бу вакыт эчендә бичара ир бүләк сайлаган булса да, кассага да барып җитмәгәндер әле.

— Чыктыңмы әле кибеттән? — дип кычкырды ачулы хатын. Тегесе, әлбәттә, чыкмаган. Нидер аңлатырга тырыша.
— Ярар! Үзем барам балалар бакчасына!!! Тик синең янга кайтып тормаячакбыз. Куна көтмә безне алай булгач! — дип кычкырды Ябык, телефонын атып бәреп. — Кара син аны! Һаман бүләк сайлап йөри. Юләр! Башсыз! Ә мин баланы алырга тиеш, ә! Вәт, оятсыз!.. Кайтасым юк өйгә...

Эт һәм бала

Урамда җәяү китеп барышым. Җәяүлеләр юлы, кар басып, тар гына калган. Шуннан миңа каршы бер көчек чабып килде. Күрәсең, хуҗасын югалткан, адашкан, затлы токымнан булуы күренә. Яңа гына адашкандыр, кәефе яхшы, йоннары ялтырап, күзләре уйнап тора. Минем белән шаярырга исәбе, яраттырырга, кулны яларга, аякка уралырга тырыша. Әле тегендә, әле монда чаба эт малае.

Зур урамнан биш адымдабыз.

— Эх, син, юләр! — дим. — Машинага тапталасың бит!

Әллә тотып, өйгә алып кайтып, игъланнар эләсе? Эзләүчесе бардыр бит бу кечкенә җан иясенең? Мөгаен да якын-тирәдә генә яшидер хуҗалары.

Тотарга тырышам, әмма булмый гына бит. Муенчагы юк, ә минем, бәхетсезлеккә, бер кул гипста. Кыскасы, тоталмадым. Көчек тә, тоттырмаска тырышып, миннән чабып ук китеп барды. Артыннан карап калдым. Менә юлында, 5 яшьләр тирәсендәге баласын җитәкләп, яшь әни килә. Көчегем, йөгереп барып, баланың күкрәгенә тәпиләрен куйды да, аның битен яларга омтылып, телен чыгарды. Бала чаклар искә төшеп китте. Мәктәптән кайтуны түземсезлек белән көткән этнең шулай кочакка ташланып, битләрне, кулларны ялаулары. Шундый татлы хатирәләр бу...

Әмма баланың әнисе башка тойгылар кичерә иде, күрәсең. Ул, бөркет кебек эт каршына килеп чыгып, аягы белән аны тибеп очырды. Моны һич кенә дә көтмәгән көчек, чинап, һавада әйләнеп, юлдан читкә барып төште.
Йөгерәм. Моны күргән тагын бер кыз белән егет тә килеп кушылды.

— Нишлисез сез?! — дибез бертавыштан.

— Эшегез булмасын! — ди хатын. — Мин баламны саклыйм! Баладан да кадерле җан иясе юк дөньяда.

— Алай ярамый бит, — дибез. — Көчек бит балагызны яларга, яраттырырга үрелде.

— Үз балаларыгызны яраттырырсыз. Этнең башында нәрсә булганын кем белә? Озаграк яклашып торсагыз, үзегезгә дә эләгәчәк, юлыгызда булыгыз!

Белмим, сүз көрәштерү күпмегә барыр иде, тик һаваны тагын көчек чинавы ярды. Барыбыз да борылып карасак, көчекне инде теге 5 яшьлек бала тибеп ыргыткан икән...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Чемпионнар арта.  Спорт сөючеләр кими...
23-03-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Чемпионнар арта. Спорт сөючеләр кими...
Балаларга  “ялган канат” куймыйк!
9-03-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Балаларга “ялган канат” куймыйк!
Шәмнәрдән  шәм кабызыйк!
2-03-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Шәмнәрдән шәм кабызыйк!
Бала кадере
23-02-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Бала кадере
Һәр икенче никах таркала...
16-02-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Һәр икенче никах таркала...
Тормыш –  көрәш мәйданымы?
9-02-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Тормыш – көрәш мәйданымы?
Халаты — ак,  күңеле — керлеме?
19-01-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Халаты — ак, күңеле — керлеме?








Новости русской версии сайта

sendmail

Яңа номер

35 (25039)

от 25 марта 2017 Архив номеров газеты






Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


Журнал Тулпар

Русия киносы елы


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»