Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга

06.04: Сират күпере...

Сират күпере...Дәваханәләрдәге электрон чиратлар үзен аклыймы?

Күптән түгел ил Президенты үзенең чыгышында дәваханәләрдә тупаслык күрсәтү очраклары шактый еш кабатлануы, өлкән яшьтәгеләрнең мәгълүмати технологияләрне белеп бетермәве сәбәпле, табибка язылуда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгуы турында тәнкыйть белән телгә алып үтте. Бу чыгышны тыңлагач, үткән ел үзем шаһит булган бер вакыйга хәтеремә төште.


Җыйнак кына дәваханә залы. Каршыда регистратура. Дүрт-бишләп ишекнең барысы да бикле. Бердәнбер табиб кабул итә. Калганнар кайсы – отпускыда, кайсы – больничныйда. Хәтсез кеше җыелып китте, җиде-сигезләп булыр. Һәр чират – бер коллектив ул. Без, совет власте тәрбияләгән балалар, чиратка күнеккәнбез. Аны яратабыз хәтта. Берәр кабинетка йомышың төшеп, аның ишек төбендә чират күрсәң, күңелгә рәхәт үк булып китә. Мин генә түгелмен, дисең. Минем генә башка кайгы төш­мәгән. Әнә башкалар да бар. Алар да минем кебек баш иеп килгән. Чират тиз арада оеша да үз законнары буенча яши башлый. Аның үз лидеры, куштаннары барлыкка килә. Дөрес, чиратның да төрлесе бар. Кайсы гөрләп тора, кайчак бик сүлпән, сүрән чиратларда да торырга туры килә.

Әлеге чират бик актив булып чыкты. “Кем азаккы?” – дип белештем дә эскәмиягә барып утырып, чиратташларымны күзәтә башладым. Ишек төбендә яшь ханым. Мин аны беләм. Безнең өйнең беренче катындагы супермаркетта кассир булып эшли ул. Исеме – Рита. Тел бете. Кибеттә халык арасында эшләп, чуерташтай чарланып беткән. Беренче булып ул сукрана башлады: “Эшкә йөрүең яхшырак икән! Ярты көн үтте!”

Ул да булмады, зур чуклы ап-ак башлык кигән яшь кенә кыз ишекнең икенче ягына килеп утырды. “Кем азаккы?” – дип тә тормады. Килде дә утырды. Без сәерсенеп куйдык, тик эндәшмәдек.

Аның артыннан чәшке тун кигән яшь кенә ханым пәйда булды. Чират белеште дә сумкасыннан айфонын тартып чыгарып, кем беләндер бик каты ызгыша башлады:

– Син мәңге шулай! Син ми­не бер вакытта да аңла­мыйсың! Син бит мине хәтта балалардан да көнлисең! Әйдә, телефонны берәр күршемә биримме? Ышанма­саң, әйдә, монда кил соң!

Бер биш минут шундыйрак сөйләшү дәвамында мин чиратташларыма күз йөртеп чыгарга да, ясалма чәчәкләр – гүзәл япон сакурасына күз ташларга өлгердем. Тере булмаса да нинди гүзәл ул! Гүя нәзек кенә ботакларга аллы-гөлле, алсу-көрән нәфис канатлы күбәләкләр кунган... Алар, музыка ноталарыдай, шул ботакларга тезелеп утырганнар да, өрфиядәй канатларын кага-кага ниндидер, бик нәфис, бик нечкә бер моңлы көй көйлиләр кебек... Кечкенә залның кавырсын белән тышланган диварлары, ак шакмаклар белән кап­ланган түшәме фонында ул сакура бердәнбер бизәк булып, күзнең явын алып утыра...

“Чәшке тун” телефонын куеп та өлгермәде, аңа тагын шалтыраттылар. Монысы эшеннән иде, ахры.

– Ничек инде, Амалия Камаловна?! Мин бит больничныйда! Ничек? Ничек мин эшкә чыга алыйм, ди? Минем бронхит, аңлыйсызмы? Бронхит! Дәваланмыйча йөреп шулай булды бит инде! Ә пневмония булса!

Чираттагы уртача яшьләр­дәге ханым, бу сүзләрне ишетеп, саргылт шарфын авыз-борынына капларга ашыкты.

“Чәшке тун”ның шулкадәр ачуы килгән иде, ачу капчыгын төбенә кадәр селекте. Әллә никадәр вакыт тынычлана алмый интекте.

– Һе, чирләргә дә ярамый! Егылып үлсәң, атлап кына чыгачаклар да ары китәчәкләр. Болай да ничә көн температура белән эшкә йөрдем!

Ниһаять, табиб ишеге ачылды. Карашларда җылы өмет уты кабынып, барчасы ак ишеккә төбәлде.

Аннан өлкән яшьтәге бер ир килеп чыкты, ул арада ишек төбендә басып торган бер хатын, балыктай шуып, җәһәт кенә эчкә кереп тә китте.

Баягы ак башлыклы кыз аптырап торып басты.

– Бәй! – диде ул, – чиксез аптырап. – Минем вакытым уналтыда егермедә иде бит!

Инде чираттагыларның күзенә аптырау чыкты.

– Син әллә Айдан төш­теңме, кадерлем? – дип телгә килде моңарчы сүзгә кысылмый гына бер читтәрәк утырган, куе зәңгәр спорт киемендәге ир-егет.

– Ничек? Мин бит ике атна алдан язылдым!

– Язылсаң ни! – Ишек төбен сул яктан саклап утырган Рита дәртләнеп үк китте. – Ә без монда сәгать уникедән бирле утырабыз!

– Юк, мин билгеләнгән вакытта керәчәкмен!

Авыр артиллерия телгә килде – спорт киемендәге ир, һәр сүзен аермачык итеп, өзеп-өзеп, калын тавыш белән:

– Тә-әк, әле минем чират, аннан – синеке, – дип, һава ярды.

– Юк, мин үз вакытымда керәчәкмен! – Кызның үз туксаны туксан иде.

– Мин сезгә икенче тапкыр әйтәм: хәз-зер мин кер-рәм, ан-нан – с-син!

Ирнең бу кадәр катгый, эчке ышаныч, хәтта ки тантана белән әйтелгән сүзләре хәрби командирларның боерык би­рүен хәтерләтте. Мин үземне кинәт беренче сыйныф укучысыдай тойдым. Бу калын тавышлы, җитди кыяфәтле, үз-үзенә шулкадәр нык ышанган иргә берсүзсез буйсынасым, хәтта ялагайланасым килеп китте. Әгәр аның ягына бассам, миңа да җил-яңгыр тимәячәк бит. Андагы ышаныч, андагы җитди катгыйлык миндә дә булачак.

Һәм ни кыюсыз миндә дә батырлык туды:

– Берәү – чират, берәү – язылу буенча керә инде... – дидем, теге кызга карап. – Моңарчы гел шулай иде бит!

Кыз эндәшмәде. Тик аның үз сүзеннән кайтмаганлыгы йөзенә язылган иде. Тискә­реләнеп, иреннәрен турсайтты, кашларын җыерды. Кара, нинди үҗәт, дип уйлап алдым мин. Япь-яшь көенә...

Сүзгә Рита кушылды:

– Ә без монда ничә сәгать көтеп утырабыз! Көтәргә инде. Гомер буе көтәбез!

Ул бу сүзләрне болай гына әйтә иде. Теленә салынып кына. Аңа вакыт үткәрергә, тел чарларга гына булсын. Беләм бит инде аны.

Ак башлыклы кыз тавыш-тынсыз гына ишек төбенә килеп басты. Теге “соры” ханым, сикереп торып, кызны бер читкә этәреп, амбразурага омтылгандай, ишек тоткасын тулы гәүдәсе белән каплады.

Теге ир, теш арасыннан усал-зәһәр сүзләр сыкты:

– Ул, мөгаен, аңламыйдыр, – диде. – Мәктәптә начар укыгандыр. Йә аның укытучылары начар булгандыр.

“Соры” хатын әллә көлде, әллә кызны яклашты:

– Чирле кеше шулай инде, – диде. – Чирләгәндә зиһен тарала бит ул.

Шулчак, ишек төбенә баскан халыкны ике якка этәреп, табиб ишеге ачылып китте дә бая кергән хатын килеп чыкты. Аның артыннан табиб белән шәфкать туташы да күрен­деләр, ишекне шартлатып бикләп, “Кварцевание“ дип языл­ган катыргы элеп, чәй эчәргәдер, күрше бүлмәгә кереп тә киттеләр.

Ак башлыклы кыз эскә­миягә утырырга карар итте. Диварга терәлде дә күзләрен йомды. Ләкин аның күзләрен йомуы алдаткыч маневр гына иде бугай. Хәзер сикереп торып, кабинетка кереп китәргә генә тора – бар гәүдәсе җәя керешедәй тартылган. “Соры” хатын да уры­нына утырырга мәҗбүр булды. Ләкин ул да, озынлыкка яки биеклеккә сикерергә әзер­лән­гән спортчыдай, аяк очларын ишек ягынарак төбәп куйды.

“Чәшке тун”га янә шалтыраттылар. Бу юлы ахирәте иде бугай. Инде ул яңалыкларын ахирәтенә сөйли башлады. Ирен, эшендәге коллегаларын сүкте. Сөйләшеп беткәч, күр­шесендәге баягы спорт костюмлы иргә зарлангандай әйтеп куйды:

– Ярый әле ахирәтләр бар. Кем аңлар иде безне!

Шунда ниндидер сәер аваз ишетелде. Без башта ни бул­ганын аңлый алмый тордык. Карасак, баягы ак башлыклы кыз, авызын бәлшәйтеп, елап утыра. Елау, көчәйгәннән-көчәеп, үксүгә күчте. Һәм кыз, тыелырга теләп, зур чуклы ак башлыгын салып, йөзенә кап­лады. Ләкин ябык иңбаш­ларының калтыравы туктамады. Дәваханәнең кечкенә залы тып-тын калды. Без аптырадык. Ни булды? Катырак бәрел­декме? Алай гына була инде... Бик үҗәт, үткер күренә иде бит, бирешерлек кебек түгел иде?!

Миңа бик-бик кыен булып китте. Бу кызның янына утырасым, аны аркасыннан сөя­сем, “ни булды шулкадәр, елама инде, сеңлем”, дип юатасым килеп китте. Ләкин урынымнан кымшана да алмадым, кыенсындым. Бая гына мин теге калын тавышлы, җитди кыяфәтле ир яклы булсам, хәзер инде бар җаным-тәнем белән бу кыз яклы идем.

Чәйләрен эчеп беттеләр, ахры, күрше ишектән табиб белән шәфкать туташы күренделәр. Шәфкать туташы, ак башлыклы кызның елап утыруын күреп:

– Ни булды? – дип, туктап калды.

– Мин уналтыда егермегә язылган идем, – диде кыз, сулкылдый-сулкылдый. – Мин бит авырлы. Миңа бит билгеләнеп чыгарга гына кирәк... Минем авыру кешеләр янында көтеп утырасым килмәгән иде...

– И-и, шуның өчен елап утыралармыни! Әле балаңны тапмаган килеш елыйсың, ә тапкач нишләрсең? Әле бит синең дәваханәләрдә йөрисе­ләрең кү-ү-п. Әйдә, синең чиратмы?

Кыз, башын селкеп, яшь­ләрен кулы белән сыпыра-сыпыра, анасына ияргән бәбкә сыман, шәфкать туташы артыннан иярде.

Тынлык урнашты. Регистратурадагы шәфкать туташының кәгазь кыштырдатканына кадәр ишетелеп тора иде.

Теге ир янәшәсендәге тумбочкага таянмакчымы, янтаймакчымы булган иде, терсәге сакура ботагына тиеп китте дә чәчәкле ботак идәнгә килеп төште. Ир, җәһәт иелеп, аны ипсез хәрәкәтләр белән киредән пыяла вазага тыгып куйды. Алсу-кызгылт чәчәкләр­нең берсе өзелеп идәнгә төште. Ир аны үрелеп алды да, кая куярга белми, учында әвәли башлады. Гүя нәфис күбәләк­тәй чәчәкнең өрфия канатларын өзгәләмәкче, йолыккаламакчы, яшереп юк итмәкче булды. Ләкин чәчәкнең күбәләк канатлы таҗлары, үч иткәндәй, изелми дә, өзелми дә иде...

Тынлыкны беренче булып Рита бозды:

– Тәҗрибәсез шул әле... – диде, беркемгә дә күтәрелеп карамый гына.

“Соры” хатын, көрсенеп:

– Андый чакта зиһен тарала инде ул, – дип куйды.

Кыз чынлап та озак тормады. Биш минут дигәндә әйләнеп тә чыкты. Һәм беркемгә дә күтәрелеп карамый гына бу шома таш идәнле, ясалма сакуралы залдан чыгып китәргә ашыкты...

Кабинетның кадерле ише­геннән теге зәңгәр костюмлы ир кереп китте. Бераздан аның калын тавышы белән президентны, ЖКХны, барча табибларны сүгүе ишетелде. Чираттагылар, көрсенеп, бер-берсенә карашты. Ун, егерме минут үтте. “Лекция” тынмады. Шәф­кать туташы ишеккә ниндидер кәгазь кисәге чыгарып элде.

Рита аңа:

– Пациентыгыз нишләп алай озак утыра? Әллә кереп, куып чыгарыйкмы? – дип караса да, тегесе эндәшмәде, елмаеп кына куйды. Авыру­ларның төрлесен күреп, өйрәнеп беткәндер инде. Әнә бит, безнең арттан да байтак кеше җыелып киткән, дистә­ләпне санадым да табибны жәлләп куйдым.

Ишеккә элеп куелган кә­газьгә: “Берәү – чират, берәү алдан язылу буенча керергә” дип язылган иде. Бая нәкъ мин әйткәнчә инде. Ләкин, ниш­ләптер, минем үземнең хаклы булуыма сөенәсем килмәде. Ул көнне больничный кәгазен яптырып чыксам да, үземне савыгып бетмәгән кебек тоя идем. Күңелдә дә әллә нинди юшкын калган иде... Кыен иде. Белмим, нигәдер...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...
22-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...
Гәзит көче бетмәвенә сөендем...
15-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Гәзит көче бетмәвенә сөендем...
Чыгарылыш кичәсеннән  туй ясамыйк!
8-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Чыгарылыш кичәсеннән туй ясамыйк!
Ник бәгырьсез  әтиләр?
1-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Ник бәгырьсез әтиләр?
Асрамага бала алам.  Бишне!
27-05-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Асрамага бала алам. Бишне!
Закон бар ни дә, юк ни...
18-05-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Закон бар ни дә, юк ни...
“Җырның ертыгы юк”, диләр...
27-04-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
“Җырның ертыгы юк”, диләр...
Ватсапп – вәт шәпме, әллә баш бәласеме?!
20-04-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Ватсапп – вәт шәпме, әллә баш бәласеме?!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

74 (25078)

от 27 июня 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы







Регистрация Напомнить пароль?


или через социальные сети:




Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»