Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Ватсапп – вәт шәпме, әллә баш бәласеме?!

20.04: Ватсапп – вәт шәпме, әллә баш бәласеме?!

Ватсапп – вәт шәпме, әллә баш бәласеме?!Заманча элемтә чаралары аны кулланучыларның тәрбиясезлеге аркасында кайбер уңайсызлыклар да китереп чыгара.

И мактыйлар шул ватсапп дигәннәрен, и мактыйлар... Беркөнне мин дә тоташтырдым әле үзен телефоныма. Чыннан да, бик яхшы аралашу чарасы икән ләбаса! Кирәк кешегә хәбәрең секунд эчендә барып ирешә. Күз ачып йомганчы җавабы килә. Бигрәк тә балаларның көндәлек тормышын күзәтеп барырга мөмкинлек бирә бу галәмәт шәп нәрсә. Мәктәп, балалар бакчаларының ата-аналар төркемнәре булдырылган. Барлык яңалыклар ватсаппта: ата-аналар шатлыкларны, проблемаларны уртага салып сөйләшә, киңәшләшә.


Эштә утырам, көнозын шалт та шолт хәбәр агыла:
— Бүген дәресләр кыскарды. Балаларны 12дә алабыз.
— Иртәгә 7дә ата-аналар җыелышы. Соңламагыз! Иртәрәк башлыйбыз, иртәрәк таралышабыз.
— Безнең малай ялгыш Балунованың дәфтәрен алып кайткан. Югалтмагыз, иртәгә китерер.
— Фотодагы кроссовкалар кемнеке? 1нче катта, сакчыда калдырдык.
— Группада нык эссе, балаларыгызны артык җылы киендермәгез!
Кара инде, моңа кадәр ватсаппсыз ничек яшәдем икән?! Ватсапп — вәт шәп икән! Ләкин... Бик яхшы да гел яхшы гына була алмый шул. Беркадәр вакыттан соң, бигрәк тә әнә шул ата-аналар язышкан төркем-нәрдән килүче мәгълүмат агымы саруны кайната башлады. Дөресрәге, хәзерге яшь әти-әниләрнең түземсезлеге, дорфалыгы, тәрбиясезлеге...
Беркөнне балалар бакчасы төркеменә бер әни мондый юллар язды:
— Кичтән улымны алырга килсәм, ни күрим: тәрбиячебез балага кофтасын, калын чалбарын кидереп куйган! Балалардан минем Аркадий гына калган иде. Эш сәгате әле бетмәгән, ә ул тизрәк кайтып китәргә әзерләнгән! Бала калын чалбарда тончыгып утыра! Мин моны болай гына калдырмыйм, иртәгә үк бакча мөдиренә барам!
Сүз яше пенсиягә җитеп килүче, ба-лаларыбызның бик ягымлы, сабыр холыклы тәрбияче апалары турында бара иде. Бәлки малайга калын чалбарын алдан кидерү бик үк дөрес тә булмагандыр. Шулай да ситуацияне тәрбияченең үзе белән генә сөйләшеп хәл итеп булмас иде микән?! Шундый вак мәсьәлә белән дә мөдиргә йөгерергә кирәкме?
Шулай уйларга да өлгермәдем, әниләр бер-бер артлы ватсаппка язарга тотынды:
— Әле җылылык бирмәгәннәр, группада салкынча. Ә минем кыз идәндә уйнап утыра иде. Тәрбиячегә нигә шул баланы торгызмаска?!
— Безнең бала иртән бакчага бармыйм дип елый. Тыштан елмаеп кына йөри йө-рүен. Мөгаен, кычкырып куркыткандыр әле!
Урыста “карт арысланны һәр шакал тешләп китә” дигән бик мәгънәле әйтем бар. Монда да шулайрак килеп чыкты. Бер төркем әниләр хаклы ялга чыгарга берничә ел калган тәрбиячене тәмам түбәнсетеп, мөдиргә чакыртып, тиргәтеп, елатып бетерде. Үзләре киенә дә, кайберләре хәтта кашык тотып ашый да белмәүче 35 баланы көн саен карау җиңелме әллә?! Ә бит баласын урнаштырыр өчен генә бакчада эшләүче яшьләр белән гомерен бу хезмәткә багышлаган тәҗрибәле тәрбиячеләрнең эшкә, сабыйларга мөнәсәбәте җир белән күк арасы.
Ахыр чиктә авырып, “больничный”га китте бахыр хатын. Ә тегеләр зур эш башкарган төсле, ватсаппта мактанышты. Имеш тә, безне кыздырмасыннар! Югыйсә, ронога барып, эштән кудырырга да күп сорамабыз! Кайбер әниләр, тәрбиячене яклап та караган иде, андыйларны тиз туктаттылар: “Хәзер илдә демократия! Авыз ябып утыра торган заман бетте!”
Белмим, башкалар ничек түзгәндер, әмма мин озак кына тәрбияченең күзләренә туры карарга кыенсынып йөрдем. Бераз юаш та, артык намуслы да бу апа алдында безнең тәрбиясез буын өчен бик оят иде...
Ватсаппта балаларга Яңа ел бүләкләре алу темасы күтәрелгәч, бәхәс ике айдан артык барды. Бу юлы инде әниләр үзләрен тагын да ныграк “күрсәтте”.
— Бүләк эчендә цитрус булмасын. Безнең балада аллергия! – дип ата-аналар комитетына мөрәҗәгать итте бер әни. Аңа икенчесе кушылды:
— Карап алыгыз, фәлән фабриканың кәнфитләре эләкмәсен. Анда агулы мат­дәләр салалар икән.
— Минем бала өч яшенә җитеп, кән­фитнең нәрсә икәнен белми. Без – күрәгә, кара­җимеш кенә аша­табыз. Әгәр кән­фитле бүләк алсагыз, мин ташлап ки­тәм!
Кәнфит белән хәлләр тавышка киткәч, уенчык алырга карар кылдылар. Монысы, кем әйтмешли, еще хуже булды.
— Андый уенчык бездә бар. Булган өстенә акча туздырмаячакмын!
— Ә мондые бездә бар...
— Кытай уенчыгы булмасын. Мин андыйны өйгә кертмим!
Бакчадагы Яңа ел иртәсенә санаулы көннәр калды. Ә әниләр бүләк сайлый алмый, үзара талашып бетте.
И, рәхәт булган да соң безнең балачакта. Кыш бабай тараткан гади генә капчыкта гади генә кәнфитләр иде... Ә тәмнәре әле булса авызда! Әниләрнең дә безгә мондые ошамый, тегендие кирәкми, дип бәхәсләшеп йөргәнен бер дә хәтерләмим. Хәзер акча да бар, алам дисәң, әйбере дә тулып ята. Тик рәхәте, кадере генә юк...
Мәктәптә укучы балаларыбызның ата-аналары язышкан төркемдә дә моңа охшаш хәлләр булып кына тора. Бер мисал. Кышның ямьле көнендә малайлар дәрестән соң мәктәп ихатасында “Тау патшасы” уенын уйнаган. Ниһаять, телефоннарындагы уеннардан арынып, саф һавага чыккан балалар! Шатланырга гына кирәк тә бит, юк шул, аннан да гаеп таптылар. Уен вакытында бер малай ике сыйныфташының астында калган. Алай-болай имгәнмәгән, бәрелгән-күгәргән урыннары да юк. Тик өйгә гарьләнеп елап кайтып кергән. Әнисе бөтен сыйныфны аякка бастырды, малайларны башкача болай уйнамаска тәүбә иттерде.
Беркөнне ни күрәм: ватсаппта безнең малайны “тетәләр”.
— Менә шулай Тимур “уйнаган”! – дигән язу астында фотосы да бар. Анда бер сәдәфе өзелгән кофта сурәте.
— Әти-әнисеннән түләтергә кирәк! Бу нинди эш?!
— Әле кемнеңдер сәдәфен өзсә, үскәч, кемнеңдер машинасын бәрдереп китәр...
Әстәгъфирулла! Комментарийларны укыган саен күз алларым караңгылана. “Нишләп иң якын дустыңның сәдәфен өздең, балам? Сугыштыгызмы әллә?” – дим.
— Юк инде, әни-и-и! Без көрәшеп уйнадык, Славикның сәдәфе төште, минем кеды өзелеп чыкты, — дип көлә улым.
Әлбәттә, Славаның әнисеннән өзелгән төймә өчен гафу үтендем, баланы да башкача болай эшләмәскә вәгъдә иттердем. Тик бер нәрсәне акылым барыбер кабул итә алмый: алар бит ир балалар! Энергия­ләре ташып торган, шук чаклары! 7-8 яшьлек чакта да шаярмагач, уйнамагач... Күптәннән күзәтәм: башлыча малайларның әниләре әнә шул рәвешле улларын яклап, тавыш куптарып йөри. Ә бит без, булачак ир-егет­ләр, гаилә башлыклары үстерәбез. Үзебез үк хәзерге ирләр җебегән, ялкау, кулларыннан эш килми дип лаф орабыз.
И, ватсапп, вәт шәп түгел, баш бәласе булдың әле син! Синдәге хәбәрләрне укыган саен нервылар какшый. Ярый әле, без үскәндә булмагансың! Ватылган күзлекләр, пальтоларның умырылган якалары, көрткә батырыш уйнап, лычма су булып кайтып керүләр — барысы да сиңа “эленә” барыр иде. Ә болай безнең балачак — бәхетле, әнкәйләрнең нервылары тыныч булды!


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Әдәбият кая атлый?
Сегодня, 00:00 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Әдәбият кая атлый?
Гуманитарийлар илгә кирәкме?
5-08-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Гуманитарийлар илгә кирәкме?
Гаджетамания
27-07-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Гаджетамания
Күңелләребез “кортлаган”мы әллә?..
20-07-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Күңелләребез “кортлаган”мы әллә?..
Интернетта шулай язылган!
13-07-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Интернетта шулай язылган!
Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...
22-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...
Гәзит көче бетмәвенә сөендем...
15-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Гәзит көче бетмәвенә сөендем...
Чыгарылыш кичәсеннән  туй ясамыйк!
8-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Чыгарылыш кичәсеннән туй ясамыйк!








Новости русской версии сайта


Яңа номер

96 (25100)

от 19 августа 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»