Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / “Җырның ертыгы юк”, диләр...

27.04: “Җырның ертыгы юк”, диләр...

“Җырның ертыгы юк”, диләр...Әгәр булса, аларны кем ямар?

“Ул заманда әле, хәзерге кебек, кая карама — мәгълүматлар, белешмәләр тупланган җыентыклар, интернет дигән нәрсәләр юк иде. Ә аның мәкаләләрендә халыкны кызыксындырган, укытучыларга, укучыларга кирәкле, хәтта тарихчыларны гаҗәпкә калдырган белешмә-мәгълүмат тулып ята. Баштагы мәлдә аның шундый бай материалны каян алуына, ул мәкаләләрне кайчан язып өлгерүенә аптырый идем. Чөнки бүлектә мөдир булып утырганда гел авторлар хатларын эшкәртте, минем һәм башкаларның бүлек темасына язганнарын укыды. Кайчак аның кешеләр белән сөйләшкәндә, темадан читкә китеп, кызык кына сораулар бирүенә күп тапкырлар шаһит булдым. Аннары, әллә кайчангы гәзит-журналлар күрсә, “кирәге чыгар”, дип, барысын да җыеп куя. Аны хәтта шаяртып, “Плюшкин” дип тә атый идем. Соңыннан гәзиттә “аһ” итеп укырлык мәкаләсе дөнья күргәч, теге чакта сорашып язып куйганнары да, Плюшкин кебек җыйган кәгазьләрнең дә нигә кирәклеге аңлашылды. Кыскасы, яхшы мәкалә язар өчен айлар, хәтта еллар буе материал туплый иде ул...”
Бу өзек — әдәбият һәм сәнгать бүлегендә озак еллар бергә эшләгән яшьрәк каләмдәшемнең журналда минем турыда чыгарган мәкаләсеннән. Язып тутырылган әллә кайчангы куен дәфтәрләрен саклавыма да, “кирәге чыгар”, дип, нәрсәләрнедер теркәп куюыма да үзем әлләни игътибар да итмәгәнмен. Минем өчен бу гамәлләр ике икең — дүрт кебек. Ә читтән караганда бу үзенә күрә ниндидер эш стиле сымаграк икән.


Әлфия колхоз кызымы, авылныкымы?

Бик талантлы яшь бер җыр­чының сирәк кенә уза торган кон­цертларын карап барырга тырышам. Соклангыч репертуар туплый ул: халык җырлары, классикабыз үрнәкләре һәм, юк дип әйтмәсеннәр өчен, дигәндәй, бүгенге авторларның яңа җыр­лары. Бу соңгыларын бик сайлап кына ала. Очраклы, үткенче, конъюнктур шалтыр-шолтырлар әвәләүчеләр дә буынына төшә­дер, әмма яшь талант аларның басымына нык каршы тора бугай.
Алтын фондыбызга кергән классик әсәрләребезгә, мәсәлән, Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җи­һанов, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова җырларына яңа сулыш өрде. Мактауга лаеклы тагын бер ягы — милли музыкаль фольклорыбызның матур үрнәкләре булган, әмма соңгы вакытта бик хаксыз рә­вештә онытыла башлаган халык җырларын сәхнә түренә алып чыкты. “Урман”, “Нурия”, “Җан­кай-җанаш”, “Асылъяр”, “Яшьлек”... Юк, бу көйләр беркайчан да аһәңен, гүзәллеген җуймас! Заманында Рәшит Ваһапов репертуарында булган татар халык җыры “Әлфия” дә шулар рәтен­дә. Тик аның без ишетеп өйрән­гән “колхоз кызы Әлфия” дигән­не “авыл кызы Әлфия” дип җыр­лавы күңелне кыра.
Хикмәт монда тексттагы бер сүзнең алмашынуында гына түгел. Нәрсә, “колхоз” сүзен телгә алырга да курка башладыкмыни инде? Колхозлар турында соңгы чирек гасырда нинди генә пычрак гайбәтләр таратылмасын, илдә авылларны нәкъ алар яшәткәнлеген онытырга тиеш түгелбез. Колхозлар бит авыл халкын эшле, ашлы, мәктәпле, китапханәле, клублы, медпункт­лы итте. Колхозлар, анда эш­ләү­челәр турында нинди шәп җыр­ларыбыз бар иде. Филүс Гәрәев йөрәкләргә үтеп керерлек итеп башкарган “Колхозчы яшь­ләр маршы” (Хөсәен Әхмәтов музыкасы, Якуп Колмый сүзлә­ре), “Чөгендерче кыз” (Анатолий Тихомиров, Якуп Колмый) үзләре генә ни тора! Габдрахман Хәби­буллин репертуарындагы “Бригадир җыры”н (Камил Рәхимов, Әхтәм Ихсан), Рамазан Янбәков һәм хор башкаруындагы “Көтүче җыры”н (Таһир Кәримов, Якуп Колмый) искә төшерик. Шоферларга багышланган һәм юллар турында җырларыбыз бихисап иде. Безне ашаткан, киендергән гади хезмәт ияләрен — иген­челәрне, нефтьчеләрне, шахтерларны һәм башкаларны җыр­да данларга да тартынабыз хәзер.
Ярый әле аларга алмашка хәзерге заман “геройлары”на — халык, дәүләт мөлкәтен урлап, талап, кесәләренә салган, миллиардларча долларны һичнинди кыенсынусыз, каршылыксыз чит ил банкларына шудырган һәм әле дә шудыручы карак түрәләр, кеше үтерүчеләр турында җыр­лар барлыкка килмәде. “Бер тапкыр кулланылучы”, дигәндәй, “Апама”, “Абыема”, “Кодама”, “Баҗама”, “Балдызыма” кебегрәк “җырлар” көне-төне яңгырый. Тик алар нормаль акыллы кеше­ләрдә нәфрәт һәм ачудан башка бернинди тойгы да уятмый.
Авылларны бетерү буенча планлы эш байтактан бирле алып барыла. Тәүдә колхозларны куып таратып, мөлкәтен бүлешеп, халыктан эшне һәм ашны тартып алырга кирәк иде. Моны яхшы итеп башкарып чыктылар. Шуннан авыл мәктәп­ләренә һөҗүм башланды. Чөнки аларның ишекләре таррак һәм сыйныф бүлмәләрендә кул югыч­лар юк икән. Мәктәп бетү — авыл бетү дигән сүз. Ә авыл бетү... Ул вакытта “авыл кызы Әлфия” дип җырларга да тартынырбызмы? “Авыл яшәсә — ил яшәр”, дип без күптәннән кабатлыйбыз лабаса.
Безнең татарның да, баш­кортның да заман сынавын үт­кән, миллионнарча күңелләрне җилкендергән, камиллек үрнәге булган җырлары күп. Алар — тарихыбызның бер өлеше дә. Үтеп китәчәк сәяси конъюнктурага яраклашырга тырышып, үз тарихыбыздан баш тартмасак иде.

Йөк... артка таба тәгәри

Башкортстан Язучылар берлеге идарәсе 2000 елның ямьле бер яз көнендә Актерлар йортында “Җыр белән дус, иптәш табыла” дигән темага зур сөй­ләшү үткәргән иде. Мин дә анда утырдым, куен дәфтәремә язгалап бардым. Гәзиткә бу хакта кыска гына хәбәр биргәнмен. Ре­дакциядә шулай килешен­гәндер, чөнки моннан алда гына “Кызыл таң” битләрендә бу темага фикер алышу ел буе диярлек барган иде.
Актерлар йортындагы сөй­ләшүгә килгәндә, дүрт кенә чыгышны искә төшереп, кыска өзек­ләр китерәм.
Язучылар берлеге рәисе Равил Бикбаев: “Җырның ертыгы юк, көйнең китеге юк”, дип халкыбыз бик дөрес әйткән. Халык­ның берәр җырында ертык, көен­дә китек табып кара! Алар камил­лекнең югары дәрәҗәсендә иҗат ителгән. “Җырның ертыгы юк”, дигәнне мәдәният һәм сәнгать даирәсендә дә, шагыйрьләр арасында да еш ишетергә туры килә. Кызганычка каршы, бу сүзләр гадәттә кимчелекне аклау өчен әйтелә. Янәсе, җыр-җыр инде ул, аннан ертык эзләргә ярамый, ничек бар, шул көе кабул итәргә кирәк. Таләпчәнлекнең шулай кимүе сәбәпле, ертылган җыр­лар, кителгән көйләр арта бара. Алай гына да түгел, чиле-пешле “әсәрләр” үзенчә бер калыпка әйләнеп китмәкче.
Бүген кемнәр генә шигырь язмый, кемнәр генә җыр чыгармый... Текстлары туктаусыз кабатланган ике-өч сүздән торган, көйләре дә бер үк ритмны тылкуга корылган шау-шудан гый­барәт гарип җырлар иртәдән кичкә кадәр яңгырый...”
“Агизел” журналының баш мөхәррире Сафуан Әлибай: “Хәзер бөтен кеше, кулыннан киләме-юкмы, имеш тә, “иҗат итәргә” тотынды. Җыр сәнга­тендә бу аеруча нык чагылыш тапты. Әле теләсә кем җыр сүзләре яза. Радио-телевидение аларны, “фәлән-фәләнов шигыре”, дип җибәрә. Асылда бу ке­шенең язмаларында шигырь дигәннең “ш” хәрефе дә юк.
Гармунның бер-ике телен баса белгән кеше дә хәзер көй яза. Җитмәсә, сәхнә тутырып, аларны “композитор” дип җибә­рәләр. “Үзешчән” дигән сүз онытылды бүген. Көй маташтыра да, тавышы бармы-юкмы, үзе җыр­лап та йөри әле. Бер тоткарлыксыз радиога чыга, телевизорга барып менә. Җырлар­ның сүзләре дә, көйләре дә бер-берсен кабатлаганнары бихисап хәзер. “Болганчык заманда яшибез”, дибез еш кына. Ә җыр мәсьәләсенә килгәндә, без бик күпләрнең болганчык суда балык тотып калырга маташуларын күрәбез...”
Шагыйрә Зөһрә Котлыгилдина: “Мин балта остасы түгел. Шуңа күрә беркайчан да өй салу эшенә тотынмаячакмын. Табибә дә түгелмен. Һәм беркайчан да кешеләрне дәваламаячакмын яки операция ясарга тотынмаячакмын. Безнең яшь музыкант­ларның җырларының текстларын үзләре язуы югарыда мин китергән мисалларга охшаш бит! Аларның берсенең дә филологик белеме юк лабаса, шигырь төзелешенең, рифма-ритм­ның нәрсә икәнен дә белмиләр. Менә бер мисал:
Тау битендә бәләкәй авыл,
Авыл эчендә илле йорт.
Бер йортта яши
медсестра —
Сылу, матур Зөлфия.
Эх, Зөлфия, кияүгә миңа
Чык, әйдә, тизрәк,
туар игезәк...

Кайда монда мәгънә, кайда рифма...”
Шагыйрь Муса Сираҗи: “Бүген иң хәвефләндергәне — җырда моң булмавы, икенчедән, сүзнең кадере китүе... Җыр текст­лары авторлары кайчак ишәккә атланган надан мужикны хәтерләтеп куя. Ә ул мужик нәрсә күрә — шуны җырлый. Әнә алда — елга, тегендә — таулар, ә арырак үзәннәр җәйрәп ята, ди ул, үзенчә җыр көйләп. Җыр текстлары язучы бәгъзе авторларыбыз да шушы җиңел юлны сайлаучан. Ул җырларның көе ничек оста язылмасын, мондый әсәрләр кыска гомерле була. Алар канатлары ныгынмаган кош сыман радио-телевидение башнясына менеп җитәләр дә егылып та төшәләр... Җитлекмәгән, чиле-пешле сүзләргә музыка язучы композиторларыбыз да, ул җырларны эфирга яки басып чыгарырга әзерләүче иптәшләр дә бу хакта уйланырга тиеш...”
Унҗиде ел элекке сөйләшүне ни өчен искә төшердем әле? Эш шунда: моңардан соң уңай якка бернинди үзгәреш тә булмады. Хәл шул килеш калган очракта урыслар: “А воз и поныне там”, диярләр иде. Ә мин, шушы дәвер эчендә җыр сәнгатенең сыйфаты күпкә начарланганын күреп: “Ә йөк... артка таба тәгәри”, дип кенә әйтә алам.

“Җыр фронты стахановчылары”

“Очраштык без аның белән мунчада, икебезнең дә кулыбызда мунчала”, дигән кебек, ул миңа шимбә иртәсендә Уфаның көньяк автовокзалында очрады. Икебезнең дә җилкәләрдә шактый таушалган рюкзак. “Син дә бакчагамы?” — дидем, исәнләш­кәч. “Бакча искелек калдыгы ул, җырлар сатарга районнарга китеп барам”, ­— диде җыр текст­лары язучы танышым. “Син нәрсә! Җырлар сатыламыни? Алар бит бакчада үсә торган кишер-кыяр түгел”. “И-и, ничек кенә сатыла әле!”
Әүвәлрәк заманда район-шәһәрләр турында җырлар бармак белән генә санарлык булган: “Стәрле”, “Туймазы”, “Минзәлә”, “Арча”, “Шөгер”... Сугыштан соң андый җырлар күбәйгән. Җит­мешенче еллар уртасында теле­визор аша республика районнары, шәһәрләренә багышланган фестивальләр үткәрелә башлагач, һәр төбәк үзенең генә җыры­на ия булырга тырышты. Ул заманда патриотик хистән иҗат ителгән бу җырларның кайбер­ләре популяр булып китте, күп­ләре төшеп калды. Районнар, шәһәрләр җырлы (кайберләре берничәшәр) булып беткәч, авыл­ларга күчтеләр. Чөнки шигырь, көй язучылар арта бара бит.
Берничә көн үткәч, җыр текст­лары язучы танышымны тагын очраттым. Теге таушалган рюкзагы бушаган, аны култык астына кыстырган иде. “Бер хуҗалыкта гына уннан артык җыр саттым, — дип шатланып сүз башлады ул. — Шундагы иң зур түрә үзенә, хатынына, ике кызына, баҗа­сына, кодасына, туачак оныгына һәм Уфадагы өч сөяркәсенә җырлар сатып алды. Нигә әле без шуңардан калышабыз, дип зоотехник, ветврач, ферма мөди­ре дә җырга заказ бирделәр. Хуҗалыклары хәерче, әлбәттә, ни илгә, ни үз халкына файдасы юк икән. Ә түрәләр персональный җыр ярата! Берәр атна эчен­дә җырлар әвәләп, шунда кабат китәм”.
Беркөн генә әле җыр-көйләр язучы бер ханым турында телевизордан тапшыру барды. Анда текстлар язучы бер ханым да катнашты, ахирәтен мактый. “Мин әлегә кадәр ир-егет композиторлар белән генә хезмәт­тәшлек иттем, — ди. — Аерма зур — ир-егетләр атна-ун көнгә бер җыр яза да шуның белән канәгатьләнә. Ә менә әле сезнең алдыгызда утыручы ханым ун көндә 15 җыр яза. Без аның белән бик күп җырла­ры­бызны популяр җырчыларга тараттык”.
Исем китеп тыңлап тордым. Менә болар чүкиләр тек чүкиләр җырларны! Менә сиңа җыр фронты стахановчылары. Донбасс шахтеры Алексей Стаханов та бу кадәрле үк җи­тештерү­чәнлеккә ирешә алмагандыр...
Шаяру катыш җитди уйланулар тәэсирендә менә шундый язмалар туды, җәмәгать.


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Күңелләребез “кортлаган”мы әллә?..
20-07-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Күңелләребез “кортлаган”мы әллә?..
Интернетта шулай язылган!
13-07-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Интернетта шулай язылган!
Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...
22-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...
Гәзит көче бетмәвенә сөендем...
15-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Гәзит көче бетмәвенә сөендем...
Чыгарылыш кичәсеннән  туй ясамыйк!
8-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Чыгарылыш кичәсеннән туй ясамыйк!
Ник бәгырьсез  әтиләр?
1-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Ник бәгырьсез әтиләр?
Асрамага бала алам.  Бишне!
27-05-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Асрамага бала алам. Бишне!
Закон бар ни дә, юк ни...
18-05-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Закон бар ни дә, юк ни...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»