Кызыл Таң
Русский English Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
шимбә көннәрендә чыга
/ / Закон бар ни дә, юк ни...

18.05: Закон бар ни дә, юк ни...

Закон бар ни дә, юк ни...Тыюга карамастан, “фанфурик”лар бүген дә адым саен сатыла.

Иртән-иртүк юлыңда авырлы хатын очраса, көнең уңышлы була, көтмә­гәндә табыш килә, диләр. Без яшәгән йортның бер подъездында хатын-кызлар консультациясе урнашкан. Иртән эшкә барганда каршыга булачак әниләр килә, әйтер­сең, күкрәк астында бөтен Җир шарын йөртәмени — акрын гына, чайпалдырмый гына, вәкарь бе­лән атлыйлар. Аларга карап үзеңә дә күңел бөтенлеге килә, көтмәгәндә киләчәк табышка абынып егылмыйм тагын, дип, үзең дә адымнарны сагай­тасың. Рәхәт!


Ничә ел йөргән шушы рәхәт­лек сукмагына кара шәүләләр кайчан төшә башлады соң әле? Бер көнне каршыга килүче сәрхүш белән күзләр очрашкан көн булды ул. И, бичара, мәэюс карашы бе­­­лән чалт аяз күңел күгемне елак болыт белән каплады да китте. Кемнең бер газизе инде бу?
Иртәгәсен дә очрады ул. Янында үзенә пар “яры” да бар, “фырт” кы­на берәүне култыклаган булган. Начар түгел бит, әнә пары бар, дип юаттым үземне.
Иртә юатканмын, һай, иртә... Каршыга очраган сәрхүшләр көн­нән-көн күбәя бара. Ниндиләре генә юк – яше, карты, яланаяклысы, сынык куллысы... Май азагына кадәр тунын салмаган берсе, юл чатындагы баганага чак сөялеп, хәер дә сорашып тора. Бер арурак киенгәне узып баручылардан “юлга” 10 сум акча теләнә. Көн саен.
Бөтен район сәрхүшләре ничек бер сукмакка тезелде, көн дә иртән кая бара болар? Бу сорауга җавап эзләп баш кайнап чыккач, барган җирдән туктап, берсен күзәтеп тордым. Ул, яңа туган бозау кебек алпан-тилпән атлап, безнең йорт янындагы киоскка килде, андагы тишеккә кулын тыкты да кесәсенә, шалт, бер фанфурикны салып та куйды. Менә сиңа безнең әтәч! Ә 2016 елның 23 декабрендә мондый сату-алуны тыю, нәфесенә хуҗа була алмаган “эшмә­кәр”­ләрне җавапка тарттыру турында Роспотребнадзор кабул иткән 195нче санлы карар?
Бөтен район сәрхүшләрен магнит белән үзенә тарткан бу сәүдә алачыгы транспорт тукталышында урнашкан. Киштәләрендә бер генә дә алырлык товар күренми, тәмәке, сагыз кебек “ходовой”­лары да юк хәтта. Төрле-төрле су шешәләре генә тезелеп тора. Алары закускадыр (дөресрәге, “запивка”дыр) инде. Киоск тәүлек әйләнәсенә эшли. Көн саен.
— Син аптырама, бездә дә бар андый хәлләр, — ди бер танышым. — Бездә “фанфурик”ны яшелчә-җимеш алачыгында саталар, ул да транспорт тукталышында. Район үзәгендә яшәүче туганнар, ул нәстәне нәкъ педагогия колледжы янында яшәп ятучы бер бәндә сата, ди. Районда билгеле кеше, барысына да мәгълүм кушаматы да бар — “Фанфурик”...


Басып чыгарырга



  • Имя:

  • E-Mail:

  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера
  • Введите два слова, показанных на изображении:



Күңелләребез “кортлаган”мы әллә?..
20-07-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Күңелләребез “кортлаган”мы әллә?..
Интернетта шулай язылган!
13-07-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Интернетта шулай язылган!
Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...
22-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Соңгы сәгатен якынайтмасак иде...
Гәзит көче бетмәвенә сөендем...
15-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Гәзит көче бетмәвенә сөендем...
Чыгарылыш кичәсеннән  туй ясамыйк!
8-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Чыгарылыш кичәсеннән туй ясамыйк!
Ник бәгырьсез  әтиләр?
1-06-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Ник бәгырьсез әтиләр?
Асрамага бала алам.  Бишне!
27-05-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Асрамага бала алам. Бишне!
“Җырның ертыгы юк”, диләр...
27-04-2017 :: Журналистның куен дәфтәреннән
“Җырның ертыгы юк”, диләр...








Новости русской версии сайта


Яңа номер

84 (25088)

от 22 июля 2017 Архив номеров газеты






sendmail

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Общероссийский проект «Россия – Моя история!»


Рубрикалар


ТВ карагыз!



Антитеррор

Антитеррор

Скачать PDF-версию газеты

Материаллар архивы











Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Оставьте свой отзыв о сайте

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»