Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга

30.09: Күңелгә уелдыгыз

Күңелгә уелдыгызБезнең һөнәрнең башка берәүдә дә кабатланмый торган үзенчәлеге бар – журналистка барлык ишекләр дә ачык. Ул ябык булса, тәрәзә бар. Алай гына түгел, еш кына күңел ишекләре дә ачыла безнең алда. Менә монысы инде аеруча кадерле.

Кем белән генә аралашмый журналист – урамдагы сәрхүштән алып, президентка кадәр. Әмма кайберәүләр интервьюга бульдозерда киләдер кебек – аның эттергечен берничек тә кузгаталмыйсың. Аңа башны бәреп булмый бит инде, борылып китәргә ашыгасың, син уйлаган мәкалә тумый кала.

Ул туган хәлдә дә, барысы да ак кәгазьгә төшми әле – күңелдә калганы да җитәр­лек. Еллар узу белән, шушы күңелдә калганнар ташка басылганнардан да кадерлерәк була бара.

Быел Казанга баруымда Яңа татар бистәсендәге каберлеккә барып, күңелдә яктылык калдырган мәрхүм­нәргә зиярәт кылдым. Шушы яктылыктан сезгә өлеш чыгарырга булдым.


Күңелгә уелдыгызГомәр Бәширов
Совет әдәбияты классигы, портреты безнең замандагы мәктәпләрдәге һәр татар теле һәм әдәбияты кабинетында эленеп торган язучы белән очрашканда укытучы һәм журналист һөнәрләре арасында бәргәләнеп, кайсын сайларга белми йөргән чак иде. Дөресрәге — икесе өчен дә бик “яшел” вакыт әле, алда өлгерәсе дә өлгерәсе. Ә әңгәмәдәшем —“Намус” романы өчен Сталин премиясе алган кеше, Габдулла Тукай премиясе иясе, СССР­ның иң мәртәбәле орден-медальләренә лаек булган.
Очрашуны ул Татарстан Язучылар берлеге бинасына тәгаенләде. Мин билгеләнгән вакыттан күпкә алдарак килеп җиттем, билгеле, бинага кереп, башкалар күзенә бик ташланып бармаган, әмма тирә-юньне иркен күреп торырдай урын сайладым. Көтәм.
Бервакыт ишектән ул килеп керде. Уртача гына буйлы, искечәрәк фасонлы, әм­ма пөхтә плащ, эшләпә кигән, яше туксанга җитсә дә, җи­тез­леген югалтмаган Гомәр ага Бәширов. Үзен күреп белмәсәм дә, портретларын мең тапкыр күргән кеше буларак, дулкынлануымны яшерергә тырышып, үзем килеп исәнләштем. Ул күзләрен кыса биреп миңа бер генә күз ташлады, сәламемне алды да, тантаналар залына алып кереп китте. Анда капма-каршы утырдык. Мин “ык-мык” килеп, ниндидер сораулар бирергә тырыша башладым. “Ничек язучы булып киттегез?”, янәсе...
— Яшь вакытта безнең авылга бер укытучы кыз килде, — дип сүз башлады ул. — Исеме Хөршидә иде. Ул Казанда укыган, башкала тормышыннан бик аерылып та җитмәгән иде әле. Без андагы хәлләр турында сорашабыз. Мин: “Ә синең язучыларны күргәнең бармы, нин­дирәк кешеләр алар?” — дип сорап куйдым. Хөр­ши­дә­без­нең күзләре очкынланып китте, ул язучыларны бик затлы кешеләр итеп, бик чагу төс­ләр белән тасвирлады — “ә аякларында ялтыр күн ботин­калар” дип тәмам­лады сүзен һәм, татлы хис­ләргә би­­ре­леп булса кирәк, күзлә­рен йомды.
Шунда мин үземнең ялан аякларыма, басуга китәргә җыенганлыктан, алга ябылган калын киндер альяпкычыма күз төшердем. Һәм өзелеп-өзелеп шул ялтыр күн ботинкаларны киясем килеп китте!
Гомәр абый шулай диде дә, кеткелдәп көлеп куйды. Шул мизгелдә ул миңа үтә якын, әткәйләрчә үз кеше булып күренде. Бөек язучы буларак, сүз сөрешен биектәрәк йөртсә дә була иде, әмма ул минем күңелемә башкачарак юл сайлады.
Аның шигыренә Сара Садыйкова иҗат иткән “Җиде­гән чишмә” җырын бик мактап телгә алгач, “язучылар­ның да башлары әйләнгән чаклары була, шул вакытта язылгандыр инде ул шигырь, башкача шигырь тумады” дип көлде. Нәфисә образын тудырганда, аның тышкы кыя­фәтен бер ханымнан күчереп алганын, әмма ул үзе бу хакта белмәвен әйтеп куйды.
Аның үз-үзеннән көлә белүе бик күркәм күренде миңа. “Менә, туганкаем, туксан яшькә җиткәч, янә роман яза башладым бит әле мин. Бу яшьтә мондый әсәргә тотыну акылсызлануга керә микән...” Сүз тәмамлан­ган­маган “Гыйбрәт” романы турында барган икән.
Шулай “син дә мин” сөйлә­шеп утырганда, залга, бер­ничә урынбасарын ияртеп, Язучылар берлегенең ул вакыттагы рәисе килеп керде. Әңгәмәдәшемнән аермалы буларак, аның өстендә заманы өчен иң “текә” озын, кара, чын күн плащ, башында — “Боярский” эшләпәсе. “Нишләп алдан хәбәр итмә­де­гез, машина җибәртеп алдыра идем бит, Гомәр абый!” — ди рәи­себез, бәрхет тавыш һәм вәкарь белән. Гомәр абый аңа минем хакта, “Менә, Башкортстаннан кил­гән, яшь галимә...” дип сүз башларга тырышып карый да, сүзе нигәдер бүленеп кала. Мин бу ике бөек шәхес­нең әңгә­мәсенә кысылырга кыенсынып, читкәрәк китәм.
Гомәр Бәшировтан соң, ул дәрәҗәдә үк бөек язучы белән очрашырга туры кил­мәде. Ул дәрәҗәдә гади һәм үз язучы белән дә...
Күңелгә уелдыгызӘлфия Афзалова
Туксанынчы елларда Уфа­да Казан артистлары белән берлектә концерт кую юк иде, хәзерге “солянка”лар тумаган иде әле ул чорда. Бу тәҗрибә “Шәрык-шоу” концертларыннан соң ныклап файдаланыла башлады.
Шундый концертларның берсенә чакырып, Әлфия Афзаловага шалтыратам. Нык кына уңайсыз. Беренче­дән, әткәй-әнкәйләр заманында ук, хәзергечә әйтсәк, “йолдыз” ул. Икенчедән, нәкъ шул вакытта аның катлаулы операция ясатып, менә-менә тернәкләнеп килгән вакыты. Шулай да сүзне таптым, “Килерсезме икән?” —дия алдым.
— Ничек килмим ди инде, киләм, халкым мине күреп калсын! — диде ул.
Үзе шундый бөек җырчы, сәла­мәтлеге дә шәптән түгел дип, без аңа Мәскәү йолдызлары да канәгать калырдай яшәү шартлары тәкъдим иттек. Әмма ул алар белән килешмәде, миңа вакытлыча бер бүлмәле генә фатир булса иде, дип белдерде. “Анда берәр карчык яшәп ятса да яхшы”, дип өстәде. Без аны чыннан да олы яшьтәге бик пөхтә апа янына фатирга керттек. Уфада булганда көн дә аралаштык, озак итеп сөйләшеп тә утырдык. Нинди сүз башласа да, ул “Илһа­метдин” белән тәмамлана иде...
Күңелгә уелдыгызХәния Фәрхи
Аның үлемен йөрәк кабул итми әле. Чөнки ул һәрвакыт бу дөньяда булырга тиеш кебек иде. Бәләкәй чактагы әнкәйләрнең һәрвакыт синең яныңда булырга тиешлеге кебек бер тойгы ул.
Хәния апаның бер күркәм гадәте бар иде — ул кем белән аралашса да, “дежур” сүзләр кулланмый, ә һәркем­нең үзенә генә хас бер сыйфатын табып, шуны күпертеп куя иде. Мине ул: “И, үземнең сеңлемә бигрәк охшагансың. Фирүзәмне күргән кебек булам!” — дип аркамнан сөя торган иде. Туганнарча бер якынлык бар иде безнең арада.
Үлем хәбәрен ишетеп, бераз вакыт узгач, аның кабе­рендә булсам, йөрәк әрнүе бераз басылыр кебек иде. Шуңа өметләнеп, Казанга барганның икенче көнендә үк “апам” янына киттем.
Казан бездән соң уяна. Уфада да көнне башкалардан алдарак башларга гадәт­ләнгәнгә күрә, анда ярты төндә, диярлек уяныла.
Бу көнне дә нәкъ шулай булды. Такси шоферына кайда барачагымны әйткәч, аның күзе дүрт булды. “Ә мин сезне соңлап кына кунактан кайтып киләсездер дип уйлаган идем”, диде ул нигәдер. Алай да Яңа татар бистәсе зираты капкасы янына сүзсез генә китереп җиткерде.
Олы капкадан үтеп кергәч, берничә адым атладым да, туктап калдым — “Могила Тукая” дип урысчалап язып куйган юл күрсәткечкә турылап барырга кирәклеген белә идем. Әмма, колач җитмәс калын агачлар арасыннан яңа гына чыгып килүче кояш­ның нурлары үтеп керә алмау сәбәпле, ярымкараңгы һәм юеш сукмаклардан атларга куркып калдым. Шунда бире­гә бик иртә һәм ялгызым килүгә үкенеп тә куйдым.
“Хәзер нишлим инде, Хәния апа, ничек кенә сине эзләп табам, ярдәм ит миңа”, дип уйлап та бетермәдем, яны­ма бер машина килеп тук­тады. Зират эчендә, ир­тәнге сәгать алтыда!
— Кая китеп барасың инде?! — ди машинадагы абзый татарчалатып. Ул шунда эшләүчеләрнең берсе икән.
— Башкортстаннан кил­гән идем, Хәния апа янына, — дим.
— Ну, утыр инде алай булгач!
Тиз генә кереп утырдым абзый янына. Ул мине кирәк­ле җиргә алып барды, зиярәт кылганымны көтеп торды. Әйләнеп килгәндә Әлфия апа Афзалова кабере янында да туктатып, капка төбенә чыгарып куйды.
Мине алып килгән такси һаман китмәгән булып чыкты. Хәния апа сеңлесен шулка­дәр яраткан булган икән, бу сөю, иң кирәк чакта шундый зур ярдәм булып, миңа да килеп җитте. Апалар шундый инде алар...





Басып чыгарырга



Туе нинди —  тормышы  шундый
14-06-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Туе нинди — тормышы шундый
Сан үсә,  сыйфат кими
31-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Сан үсә, сыйфат кими
Яшьләргә иҗат кирәкме?
24-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләргә иҗат кирәкме?
Бала ник пычак күтәрә?
11-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Бала ник пычак күтәрә?
Юлда йөрү  нигә куркыныч?
26-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Юлда йөрү нигә куркыныч?
Яшьләр  балга-майга  күнеккәнме?
20-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләр балга-майга күнеккәнме?
Роман кебек  күңеллеме син, юл?
12-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Роман кебек күңеллеме син, юл?
Иң элек бел үз телең…
29-03-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Иң элек бел үз телең…
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта

Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»