Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Сумнар тиеннән җыела...

19.10: Сумнар тиеннән җыела...

Сумнар тиеннән җыела...Беркөнне эштән кайтышлый йортыбызга якын гына урнашкан супермаркетка сугылдым. Кәрзиндәге сөт, икмәк һәм башкасы янына балаларга кәнфит, сут ише тәмлекәчләр дә салынды. “Чекларны касса янында тикшерегез” дигән язу һәр кибеттә эленеп торса да, аны тикшереп торырга вакыт юк. Шулай да өйдә, пакетны бушатып, чекны чүп савытына ташлыйм дигәндә күз саласы булдым. Тәк, икмәк, печенье, алма, сут... җиде кап. Җиде кап?! Мин бит икене генә алдым... Димәк, кассир кыз я ялгышып, я аңлы рәвештә ике урынына җиде дип баскан. Кибеткә кире барырга омтылган җирдән туктап калдым. Биш кап сут 24 сумнан... Кит инде, 120 сум өчен вакыт әрәм итеп йөримме?! Үзем гаепле, чекны карарга кирәк иде, янәсе.

Зур кибетләрдә, бигрәк тә күпләп әйбер алганда, намуссыз сатучы­ларның берәр товарның данәсен арттырып куюлары хакында күпләрдән ишеткән бар иде. Әле сентябрь алдыннан гына улларын мәктәпкә әзерләүче ахирәтем сәүдә үзәгендә ике майка сатып алып, дүрт майкалык акча түләве турында зарланып сөйләгән иде. Ул да чектагы суммага соң гына игътибар иткән. Әнә шулай беребездән — 100, икенчебездән — 50, өченчебездән 30 сум...
Дөрес, барысы да игътибарсыз һәм ачык авыз түгел. Мәсьәләне, урысча әйткәндә, не отходя от кассы хәл итүчеләр дә, кире борылып килеп, сатучыны урынына утыртучылар да җитәрлек. Мәсәлән, танышларыбыз арасында шундый бер гаилә бар. Иң элек шунысын әйтим: алар — хәлле кешеләр, үз бизнеслары бар. Дүрт бүлмәле фатирда яшиләр, ирендә дә, хатынында да чит ил машинасы. Хәер, эш моңарда түгел. Бервакыт шәһәр читендәге зур супермаркетка барып, азык-төлек алган болар. Өйгә кайтып, чекны карасалар, бер кап шикәр-рафинад урынына өч кап өчен акча түләткәннәр.
— Ерак ара булса да, иренмичә кире бардым. Үземнең хаклыкны исбатлар өчен шактый көрәшергә туры килде. Кибеттәге камера чекта күрсәтелгәнчә түгел, ә бер кап шикәр алганлыгымны ап-ачык күрсәтте, — дип сөйләде гаилә башлыгы. — Аңлап торам, бу минутта сез минем турыда “Булса да була икән саран адәмнәр, шундый акчалары була торып...” дип уйлыйсыз. Чынлыкта, саранлыктан түгел бу. Ә бары тик үзем тырышып, тир түгеп тапкан малның кадерен белү генә. Мин аны урлашып та, кеше өлешенә кереп тә алмадым. Барысына хәләл көч белән ирештем. Шуңа күрә нигә әле мин аңардан җиңел генә баш тартырга тиеш?! Ни дисәгез дә, сумнар тиеннән җыела...
Әлбәттә, мондый кешегә “Биш кап “Фрутоняня” сутын юллап йөрмәдем инде”, дисәң, ул бармагын чигәсе янында боргалап күрсәтер иде. Минем ишеләргә исә ир-атның ике кап шикәр өчен шулай вакланып йөрүе сәер тоела. Шулай да аның сүзләрендә хаклык бар. Ә нигә үзеңне күрәләтә алдауларына күз йомарга? Сатучы ялгышкан хәлдә дә, ни өчен үз мәнфәгатеңне яклаудан кыенсынырга тиешсең? Бәлки, чыннан да, үз акчаңа сакчыл карарга, аны акыл белән туздыра, экономияли белергә кирәктер?! Игътибар итсәгез, тормышта нәкъ менә шундый сыйфатларга ия булган кешеләр күп нәрсәгә ирешә, мөлкәт туплый, балаларының киләчәген хәстәрли.
Экономия дигәннән, бу танышы­бызның машиналарын беркайчан да “автомойка”га кертмәвен беләм. Ул аларны үзе юа. “Аллаһка шөкер, ике кулым бар. Нигә юкка акча түгәргә?!” — ди. Табак-савыт исә фәкать машинкада юыла. Санап чыгарган абзый — кул белән юуга караганда, машина суны азрак исраф итә икән. Шәһәрдә мөмкин кадәр руль артына утырмаска тырыша. Җәмәгать транспортында йөрү — беренчедән, бензинга экономия, икенчедән, хәрәкәт. Кибеткә дә ул хатыны биргән исемлек белән йөри. Нәрсә кирәк, шуны гына сатып ала. Пакет-пакет азык-төлек алып кереп, аларны әрәм-шәрәм итү, чүп савытына озату дигән нәрсә бөтенләй ят бу гаиләгә.
Әйе, беренче карашка, саран­лыкның бөтен билгеләре ярылып ята кебек. Шундый мөмкинлекләрең була торып, үзеңне “кысып” яшә инде, дип уйлыйсың. Аның каравы, гаилә ел саен чит илдә ял итә, шифаханәләрдә сәламәтлекләрен ныгыта. Балаларның киләчәге дә берничә елга алдан хәстәрләнгән.
Ярый, бу очракта сүз яхшы кереме булган кешеләр турында бара. Андый вакытта акчаны җыеп та, аны сакчыл тотынып та була, әлбәттә. Ә айлык керем туклану, коммуналь түләүләр һәм ел фасылына карап сатып алынган кием-салымга гына җиткәндә нишләргә? Арабызда бер хезмәт хакын икенчесенә кадәр җиткерә алмый яшәүчеләр бихисап бит. Каеш болай да кысып буылганда акчаны тагын ничек экономияләргә? Ничек кенә сәер яңгырамасын, мондый сәләткә ия кешеләр дә бар. Мисал эзләп ерак барасы түгел. Үзебезгә кардәш тиешле кешеләр арасында шундый гаилә бар. Алар көрәп акча ала торган кешеләр түгел, ире дә, хатыны да — гади хезмәт ияләре. Ә шулай да акча җыя белүләренә исең-акылың китәр. Аларны бервакытта да затлы киемдә күрмәссең. Өстәлләре кибеттәге төрлелектән сыгылып тормас. Шул ук вакытта аларны ачлы-туклы яшиләр дип тә булмый. Хуҗабикә һәрвакыт үзе барысын хәстәрли, тәбикмәген дә күпертеп пешерә, кыстыбыен да өлгертә. Кыскасы, оныклары кибетнең каткан печеньесын кимерми.
— Апагыз гомер буена мин тапканны бөртекләп саклый белде. Безнең балалар кат-кат ямалган оек, берсеннән берсенә калганны киеп үсте. Аның каравы, мин аларның һәркайсын машиналы-фатирлы иттем, — ди гаилә башлыгы.
Бу, бер яктан, соклану уята. Ә төптән уйласаң, мин ул ханымны кызганып та куям. Аның да яшьлегендә матур күлмәкләр киясе, затлы алкалар тагасы килгәндер бит?! Хатын-кызга болай да аз туры килгән ял вакытында урын-җир әйберләре тегеп, оек ямап утырып, үзе-үзен җәфалау кирәк иде микән?!
Акча тота белү — яхшы сыйфат, билгеле. Шулай да чама хисен белгәндә генә. Шундый бер яшь парны беләм, өйләнешеп ике-өч ай яшәүгә аерылышып та куйдылар. Сәбәбе — ир артык вакчыл, саран. Хатынының үзәгенә үтеп туктаган нәрсә! Бер буханка икмәк сатып алсаң, яртыны гына алырга кирәк иде, дип, ачы гауга куптара икән. Аның өчен колбасаны да 300 граммнан артык сатып алу зур чыгым кебек күренә.
Аңламассың инде бу тормышны... Кайберәүләр кебек, балаларга алдан ук җитеш тормыш әзерлисе иде дә бит. Шул ук вакытта аларны бүген, балачакларында сөендерәсе, теләгән уенчыкларын алып бирәсе, матур итеп киендерәсе, тәмле ризыклар ашатасы, каядыр алып барып, күңелләрен күрәсе килә. Бәлки, үскәч, үзләре тырышып, дөньяларын бөртекләп җыйсалар, яхшырактыр?
...Күптән түгел теге кардәш тиешле абзый йомыш белән безгә килгән иде. Балалар бүлмәсендәге уенчыкларның төрлелегенә һәм күплегенә хәйран калып, башын чайкап куйды:
— Күпме акча түгелгән боларга! Шуларны җыеп барсаң, әллә кайчан бер “Матиз” алып утырып, Матбугат йортына трамвайда түгел, ә машинада гына җилдерер идең...





Басып чыгарырга



Туе нинди —  тормышы  шундый
14-06-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Туе нинди — тормышы шундый
Сан үсә,  сыйфат кими
31-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Сан үсә, сыйфат кими
Яшьләргә иҗат кирәкме?
24-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләргә иҗат кирәкме?
Бала ник пычак күтәрә?
11-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Бала ник пычак күтәрә?
Юлда йөрү  нигә куркыныч?
26-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Юлда йөрү нигә куркыныч?
Яшьләр  балга-майга  күнеккәнме?
20-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләр балга-майга күнеккәнме?
Роман кебек  күңеллеме син, юл?
12-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Роман кебек күңеллеме син, юл?
Иң элек бел үз телең…
29-03-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Иң элек бел үз телең…
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»