Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Кояш Җир тирәли әйләнәме, әллә Җир Кояш тирәлиме?

16.11: Кояш Җир тирәли әйләнәме, әллә Җир Кояш тирәлиме?

Кояш Җир тирәли әйләнәме, әллә Җир Кояш тирәлиме?Бүгенге заман укучылары өчен бу авыр сорау.

Тагы шул мәгариф системасына бәйләнәм инде. “Ватсап” аша танышым бер ролик салган, күпләрегезнең күргәне бардыр, бәлки. Беренче күргәч, миңа шок сыман тәэсир итте ул. Анда “Мисс Россия” бәйгесендә катнашучы чибәркәйләрнең эрудициясен тикшерәләр, төрле сораулар бирәләр.


Нәрсәсе шок кебек, диярсез. Миңа калса, бәйгедә катнашучыларга гади генә сораулар куелды, әмма гүзәлләр аларга җавап бирә алмады. Әйтик, “Герасим Мумуны нигә суга батырган?” дигән сорауга мондый җавап яңгырады: “Ул аңа балык тотарга комачаулаган!”. Япониядә туып-үскән кызга “Хиросима белән Нагасаки нәрсәсе белән билгеле шәһәр­ләр?” – дигән сорау бирелде. Чибәребез аңа җавап бирә алмады. Мин инде “Кем ул Че Гевара?” дигән сорауга җавапны өмет тә итмәдем. Ленинны белмәгәнне, аны кайдан бел­сеннәр?! Шулай ук “Медный всадник” кем ул дигән сорауга да беркем дә җавап бирә алмады. Кайберләре, Невский дип җа­ваплады. Бәйгенең (2012 елгы) җиңүчесе Инна Жаркова белән интервью исә бөтенләй аптыратты. “Әни кеше буларак, сезгә шундый сорау: кем ул Агния Барто?” – дигән сорауга, ул “Белмим, ул да әни кешедер инде!” – дип җаваплады. Шулай ук аңа: “Ә Самуил Маршак кем?” – дигән сорау юлланды. “Мин бу темалардан ерак”, – дип җаваплады Инна. Менә сиңа мә! Ә инде телсез калырга мәҗбүр иткәне “Җир Кояш тирәли әйләнәме, әллә кояш Җир тирәлиме?” – дигән сорау булды. Кызыбыз монда бик икеләнде, тәүдә “Кояш Җир тирәли”, – дип җаваплады, аннары урыннарын алмаштырыга булды – “Җир Кояш тирәли”, ди.
Әйе, җаваплар, чыннан да, аптырата. Нәрсә өйрәнә соң бүгенге заман укучысы мәктәптә? Че Гевара, бәлки, инде күптәннән мәктәп программасыннан төшеп тә калгандыр, әмма Петр Беренчене, Владимир Ленинны белергә тиеш бит инде алар! Муму белән Герасим фаҗигасен дә, ә инде Җир белән Кояшны белмәү – бөтенләй оят, минемчә. Бу “Табигать белеме” буенча башлангыч сыйныфларда үтелә торган тема, аның әле хәтта сурәтләре дә күз алдында.
Белмим, без мәктәптә укыганда, боларга бик зур игътибар бирелә иде. Шул ук Хиросима белән Нагасаки темасын дәрестә үткәнне хәтерләмим, шулай да бу шәһәрләргә бомба ташлануын һәм Садако Сасаки исемле кызның бик тә яшисе килүе һәм аның мең ак торнасы турында белә идек. Укытучылар сөйли торган иде, китаплардан, гәзит-журналлардан да укыганбыздыр. “Ялкын”, “Пионер” журналлары, “Прионерская правда”, “Яшь ленинчы” – һәр бала алдыра һәм яратап укый торган басмалар иде. Шулай ук һәр дүшәмбедә “Политинформация” үтә, без анда илдәге, республикадагы хәлләр белән таныша идек. Министрларны, җитәкче­ләрне исем-фамилияләп кенә түгел, биог­рафиясенә кадәр белә идек. Шулай ук танылган спортчылар, Социалистик Хезмәт Геройлары, язучылар, шагыйрьләр, җыр­чылар, данлыклы кешеләр турында да бик күп мәгълүмат бирелә иде безгә. Мәктәптә генә укысак та, ил тормышында кайнап, съезд материалларын өй­рәнеп, өмәләрдә катнашып үстек.
Шуңа да бүгенге заман бала­ларының бу кадәр наданлыгы аптырата. Бәлки, алар берәр фәнне яхшы да белә торгандыр. Тик күзаллауларының шулкадәр тар булуы аптырата. Хәер, мондый сюжетлар интернетта бик күп. Укучылар гади генә сорауларга җавап бирә алмый. Мәсәлән: “Будапештта халык күбрәкме, әллә Венгрия­дәме?” дип сорыйлар. Менә шуннан укучылар бәхәс­ләшергә керешә. Будапештның Венгрия башкаласы икәнлеге берәүнең дә башына килми. Бу сорауга әллә ничә укучыдан бары тик бер малай гына җавап бирә алды. Ике сүздән торган ил нинди дигән сорауга укучылар “Нью-Йорк” дип җавап бирә. Бөек Британияның башкаласын сорагач “Италия” дип җавап бирүчеләр булды. “Гитлерның исеме ничек?” дигән сорауга нинди генә җаваплар ишетмисең! Хәтта “Наполеон” дигән җавап та булды. “Капитанская дочка”ның авторын белүче табылмады. “Капитал”ны кем язган? Белүче юк. “Гагарин кайчан Җиһанга очкан?” Җавап­тан битләр кызара – мең дә сигез йөз дә.... Китте ун төрле версия, ник берсе дөресен әйтсен! “Гитлер белән Жуков кайда очрашкан?” дигән “хәйләле” сорауның хәйләсен дә аңламады алар, ниндидер саннар китерә башлады. Тагы бер сорау: “Крупская кемнең хатыны?” Җавап: “Крупскийныкы!” Ярар, боларын укып белергә дә кирәк ди, укучылар хәтта иң гади сорауга: “Бер метрда ничә сантиметр? Бер метрда ничә миллиметр?” дигәнгә дә җавап бирә алмады. Аның каравы, белем көнен кайда, ничек бәйрәм итәчәксез дигән сорауга кызып-кызып кафега, “Макдональдс”ка барачаклары турында тезеп киттеләр. Кафеларны яхшы белүләре күренеп тора. Әти-әни акчасына нигә йөрмәскә?!
Менә шушы роликларны карагач, кәеф төште. БДИ дип балаларның башын катырып бетердек. Ә белемнәре, укулары – бер чама. Хаталы язалар, фикерли белмиләр, уйлау сәләт­ләре түбән. Без, өлкәннәр, әти-әниләр, берни булмагандай яши бирәбез. Заманында Советлар Союзы иң көчле мәгариф системасына ия иде. Ә хәзер? Укытучылар үзләре дә: “Бездән хәзер белем түгел, ә кәгазь таләп итәләр, иң мөһиме – документ­ларың тәртиптә, дөрес тутырыл­ган булсын”, – дип зарлана. Балалар китапларының эчтәлеге турында язып тормыйм. Анысы аерым бер тема. Андагы бирем­нәрне укып, кайчак чәчләр үрә тора!
Бу – бик җитди тема, әмма нигәдер хөкүмәт һаман да белем сыйфатына игътибар итми. Ул әле адым саен мәктәпләрне ябу белән мәшгуль, күрәсең. Бер заман, инде ябар мәктәпләр калмагач, төп эшенә тотыныр, бәлки, кем белә. Тик аңа кадәр мәктәп­ләрдән Җир шары белән Кояш­ның нәрсә тирәли әйлән­гәнен аңламаган укучылар чыга торачак. Аларның кайберләре – бухгалтер, кайберләре табиб, укытучы булыр. Үзләре бала үсте­рер...
...Документларның күчермә­сен ясарга дип бер офиска кердем. Шундагы бер кыз икен­чесеннән: “ноль” сүзе нечкәлек билгесе белән языламы ул?” – дип сорады. Икенчесе аңа: “Юк!” – дип җапавлады. Шушы урында сүзне туктатасым килә. Башка әйтер сүзем юк.





Басып чыгарырга



Туе нинди —  тормышы  шундый
14-06-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Туе нинди — тормышы шундый
Сан үсә,  сыйфат кими
31-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Сан үсә, сыйфат кими
Яшьләргә иҗат кирәкме?
24-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләргә иҗат кирәкме?
Бала ник пычак күтәрә?
11-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Бала ник пычак күтәрә?
Юлда йөрү  нигә куркыныч?
26-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Юлда йөрү нигә куркыныч?
Яшьләр  балга-майга  күнеккәнме?
20-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләр балга-майга күнеккәнме?
Роман кебек  күңеллеме син, юл?
12-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Роман кебек күңеллеме син, юл?
Иң элек бел үз телең…
29-03-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Иң элек бел үз телең…
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»