Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / Әйдәгез халыкка хезмәткә!

14.12: Әйдәгез халыкка хезмәткә!

Әйдәгез халыкка хезмәткә!Милли журналистика язмышы хакында уйланулар.

Мин совет чорында тәрбия­ләнеп үстем. Ул заманнарда китап һәм басма матбугатның абруе гаять зур иде. Авылдагы һәр гаилә район гәзитен алдырды. Гаилә­ләрендә мәктәп укучылары бул­ганнар пионер гәзитләре, балалар журналларын яздыра иде. Авыл халкының күпчелеге ул елларда республикадагы татар телендә бердәнбер гәзит булган “Кызыл таң”га язылуны изге бер бурыч итеп саный иде. Ул елларда гәзитнең тиражы 120 меңнән артып киткәне хәтердә. Без авылда гәзит-журналларны иң күпләп алдыручы гаиләләрнең берсе булдык. “Кызыл таң”, “Пионер”, “Яшь ленинчы”, Бәләбәй районының “Җиңү байрагы” гәзитләре, “Казан утлары”, “Агыйдел”, “Азат хатын”, “Башкортостан кызы”,“Башкортос­тан пионеры”, “Здоровье” журналларын алдырдык. Мин үсә төшкәч, “Юный техник”, “За рулем” кебек журналлар да яздырдык. Аларның күпчелеге һаман да булса авылдагы йорт чормасындагы тартмаларда саклана. Гәзит-журналсыз тормышны күз алдына китереп булмый иде. Чөнки телевизорда – бер генә канал, татар телендә телетапшыру түгел, радиотапшырулар да юк. Дөрес, радиоалгыч аша урта дулкыннарда Казан радиосы, кайбер чакта ялгышлык белән “Азатлык” дип атал­ган “дошман радиосы”н да тоткалый идек. Бүген татарча радио һәм телетапшыруларга мохтаҗлык юк. Дөрес, аларның эчтәлеге – икенче мәсьәлә. Гәзит-журналлар да җитәрлек кебек... Башкортстанда элек 120 мең тираж белән бер татар гәзите чыкса, бүген туган телемдә нәшер ителүче “Кызыл таң”, “Өмет”, “Диләфрүз” гәзит­ләренең гомум тиражы 40 мең чамасы. Мин моны аз димим. Чөнки элекке заманда татар мәктәплә­ренең саны меңнән артык иде, бүген ул өч йөзгә дә тулмаган. Интернет та, 100әр телеканал да юк иде. Бүген мәктәп баласы да, яшьләр дә Интернетка, телефоннарына капланган. Алар гәзит-журналны искелек калдыгы дип кабул итә. Мин үз балаларыма “Әллүки”, “Салават күпере”, “Ялкын” журналлары яздырып карадым, тик аларның исе китмәде. Ләкин, ни могҗиза, балалар китап укый, дөрес, үзләренә ошаганнарын сайлап кына. Әлбәттә, башлыча, чит ил әдәбиятын.
Үзем матбугат өлкәсендә ыштан туздырган кеше буларак, республикадагы татар басмаларыннан тыш, күп еллар “Казан утлары”, “Идел”, “Мирас”, “Чаян” журналлары, “Ватаным Татарстан”, “Татарстан яшьләре”, “Мәдәни җомга” гәзитләрен даими алдырдым. Тиражлары зур булганга күрә, “Безнең гәзит”, “Ирек мәйданы”, “Акчарлак” кебек басмаларны да алдырып карадым. Чөнки халык­ның нәрсәгә тартылганын аңлыйсым килде. Аңладым, аларны хәзер алдырмый да яши алам. Бүген, Башкортстандагы татар басмаларыннан тыш, читтәгеләрдән “Казан утлары” һәм “Идел”дән башкаларына хәл җитми. Чөнки язылу бәяләре бик кыйммәт. Русия почтасына альтернатив тарату ысулы юк. Полиграфия чыгымнары үсә. Шуңа теләгән барлык басманы да алдырып булмый, нәтиҗәдә, тиражлар да төшә.
Мин азмы-күпме гәзит-журнал алдырам әле, ә менә янәшәмдәге язучы һәм шагыйрьләр арасында бер генә әдәби журнал да алдырмаганнар бар. “Чукча – не читатель, чукча – писатель” гыйбарә­сендәге кебек. Уфада үзләрен татар галиме дип атау­чыларның берничәсенең генә татар басмаларын алдыруын беләм. Сәбәп гәзит-журналларның кыйм­мәт­легендә генә түгел, ә аларның үзаңында да. Милләткә хезмәт итәм дип йөрүче язучы, галим, җәмәгать оешмасы әгъзасының республикада чыгучы бер генә басманы да алдырмавын мин аңлый алмыйм. Яки алар һөнәр­ләрен кәсеп итеп кенә караганга бернәрсә дә алдырмый, яки безнең гәзит-журналларда укырлык әйбер таба алмый. Шул ук вакытта үзләренең дә ни дә булса язып китергәннәре юк дәрә­җәсендә. Зыялылар шундый булгач, гади халыкка ни сан?! Ә бит Балтыйк буе илләрендә милли басма чыга башлаган елларда аңа ярдәм йөзеннән бер кеше берничә сан алдырган диләр. Димәк, бездә милли үзаң да юк.
Без, татар журналистлары, үзебез ул милли үзаңны күтәрү өчен нәрсә эшлибез икән? Милли матбага шул телдә чыкканы өчен генә милли түгел. Ул, беренче нәүбәттә, халыкның милли их­тыяҗларына хезмәт иткәне өчен милли дип атала. Соңгы чорларда Русиядә тел, милли мәгариф мәсьәләләре кызу тикшерелде. Шул ук вакытта татар басмаларында эшләүчеләр, шул исәптән үзем дә, милли мәгариф, тел проблемаларын күтәрмәдек. Ә тираж җыясы килә...
Бүген гәзит-журналларны, башлыча, иске гадәт буенча өлкән яшьтәгеләр алдыра. Аларның сафы кимегән саен тиражлар да кими. Урта буын арасында укымаучылар күбрәк. Алар радио-телевидение, Интернет, социаль челтәрләр аша алган мәгълүмат белән канәгатьләнә. Яшьләр бө­тенләй укымый. Очраклы рә­вештә генә кулына гәзит яисә журнал алган кеше аны йотылып укып чыкса һәм язылырга почтага чапса, бу могҗиза булыр иде. Әлбәттә, андый эчтәлекле гәзит тә чыгарып буладыр. Чит илләрдә бер фото яисә сенсацияле бер язма өчен журналист атналар буе көч сала. Аның өчен лаеклы гонорар ала. Ул басманың тиражы да йөзләрчә мең тәшкил итә. Ә халкы 30 мең сум чамасы уртача хезмәт хакы алган безнең республикада журналистлар 15-17 мең сумга эшләп йөри.
Югарыда телгә алганнардан чыгып гомумиләштергәндә, милли басмаларның тиражы кимүдә заман технологияләре үсү, ягъни радио-телевидение, Интернет сәбәпче булса, икенчедән, гәзит-журналларның заман укучысының рухи ихтыяҗларын канәгатьлән­дерә алмавы да үз эшен башкара. Әлбәттә, тагын бер сәбәп бар, анысы хакимиятнең милли басмаларга мөнәсәбәтенә бәйле. Башкортстанның Матбугат һәм киңкүләм мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Борис Мелкоедов күптән түгел узган республика парламентындагы тыңлауларда бу мәсьәләгә депутатларның игътибарын җәлеп итү өчен шулай дип чыгыш ясаган иде:
– Дәүләттән башка милли мәдәниятне саклау мәсьәләләрен хәл итү мөмкинлеге юк. Ә мәдәният ул, беренче чиратта, тел дигән сүз. Ул – безнең гәзит һәм журналларыбыз. Милли матбугат рентабельле була алмый. Тиражы 500 калса да, алар яшәргә тиеш.
Борис Николаевич “ведомство подписка”сының нибары 10 процент кына калуын, дәүләт ярдә­меннән башка милли матбугатның яши алмавын билгеләде.
Милли матбугаттагы көрчек уңаеннан иң өлкән яшьтәге, тәҗрибәле, энциклопедик белемгә ия “Кызыл таң” гәзитенең әдәбият һәм мәдәният бүлеге мөхәррире Фәрит Фаткуллинның фикерләрен белештем:
– Башкортстанда милли матбугат кризисы соңгы тапкыр 1962-63 елларда – илдә Никита Хрущев идарә иткәндә булган иде. Башкортча, татарча гә­зитләрне урысча гәзитләрнең тәрҗемәсе итеп кенә калдырырга дип Мәскәүдән әмер килгәч, журналистлар, язучылар, милли рухлы зыялылар “Яшел йорт”ка таба агыла. Алар республика җитәкчесе Зыя Нуриев утырган кабинет тәрәзәсе каршына килеп, үзләре янына чыгып сөй­ләшүен, шуннан Үзәк Комитетка шалтыратуын сорый. Нуриев аларның таләпләрен үтәп шалтырата, сөйләшү уңай нәтиҗә бирә, “Совет Башкортостаны”, “Кызыл таң” гәзит­ләре саклап калына.
Мин халыкны җыелышып урамга чыгарга чакырмыйм. Аллаһ сакласын! Бүгенге кризисны тыныч кына, акыл белән җиңеп чыгарга кирәк.
Гомум халыкның яртысыннан күбесен башкортлар белән татарлар тәшкил иткән Башкортстанда шушы телләрдә чыгучы гәзит-журналларны яшәтерлек кенә финанс мөмкинлекләре республика казнасында барлыгына шигем юк.
Матбугат гомер-гомергә “дүртенче власть” вазыйфасын үтәде, халыкны, аеруча яшь­ләрне, билгеле бер әхлак кысаларында тәрбияләүче, тотучы чара булды. Ә бит бүгенге җәмгыятьтә шушы “дүртенче власть”ка, тәрбияви чарага их­тыяҗ кимеми, арта гына бара!
Совет чорында барлык дәрә­җәдәге җитәкчеләр моны яхшы аңлап эш иттеләр. Респуб­ликаның төп өч гәзите – “Совет Башкортостаны”, “Советская Башкирия” һәм “Кызыл таң” мөхәррирләрен генә алыйк. Алар өчесе дә – партия өлкә комитеты әгъзасы һәм Югары Совет депутаты. Алар турыдан-туры партия өлкә комитетының беренче секретарена (Зыя Нуриевка, аңардан соң Мидхәт Шакировка) буйсына, аның алдында гына отчет тота иде.
Бездәге милли матбугатның бүгенге кризисында халыкның гаебе дә зур. Башкортстандагы башкортларның һәм татар­ларның үз туган телләрендә чыгучы гәзит-журналларны яздырып алып укырлык кына акчалары юкмы? Балаларын үз туган телләрендә укытырга, тәрбия­ләргә аларга нәрсә комачаулый? Башкорт һәм татар мәктәп­ләрен тәмамлаганнар тормышта югалып калганнармыни? Элекке мәшһүр шәхесләребез – барысы да заманында милли мәктәпләрне тәмамлаучылар бит!
Заман үзгәрә. Кешенең их­тыяҗлары, зәвыгы да бер урында тормый. Миңа, шәхсән, гәзиттәге ниндидер бер райондагы хуҗа­лыкта күп итеп сөт савып алучы да, икенче бер җирдәге авыл сәхнәсендәге концерт та кызык түгел. Мин түләп алган гәзиттә үземнең күңелемә хуш килерлек язма укырга телим. Юк икән, мин аны алдырмыйм, Интернеттан эзлим. Ул язмалар шул мәкалә геройлары өчен генә тәгаенләнгән. Миңа андый басма кирәкми. Ләкин бу гәзит-журналларның кирәге юк дигән сүз түгел.
Кино сәнгате чыккач, театр бетәчәк дип юраганнар. Интернет пәйда булгач, басма матбугатка да шундый кара язмыш юраучылар булды. Ләкин гәзит-журналлар яшәячәк. Дөрес, аларның форматы үзгәрәчәк. Эчтәлек тә башкача булачак. Гәзитләр оператив мәгъ­лүмат бирә алмау сәбәпле, аналитикага басым ясалачак. Журналлар тирән, мавыктыргыч, искерми торган кыйммәтләрне колач­лаячак. Илдә чын базар мөнә­сәбәтләре урнашып беткәч, матбугат дәүләт тарафыннан финансланудан туктаячак. Шул вакытта гәзит, журнал, аларда басылган һәр мәкалә, фотосурәт товар кебек сатылачак һәм сатып алыначак. Ул вакытта фото төшерә һәм аны эшкәртә белүче, видео яздыра һәм монтажлый торган, җәмгы­ятькә кирәкле язмалар иҗат итүче каләм ияләре генә калачак. Әлеге уңайдан “Би-Би-Си”ның эш ысуллары үрнәк булырлык. Ул ком­паниянең төп максаты матди керем алу да, җәмгыятьнең аңына тәэсир итү дә түгел, ә халык ихтыяҗларын канәгатьләндерүне күз уңында тота. “Би-Би-Си”ның тәҗрибәсе заманча халыкара журналистика стандартларына кереп бара. Яшим, дисәң, яңарырга туры киләчәк...





Басып чыгарырга



Туе нинди —  тормышы  шундый
14-06-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Туе нинди — тормышы шундый
Сан үсә,  сыйфат кими
31-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Сан үсә, сыйфат кими
Яшьләргә иҗат кирәкме?
24-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләргә иҗат кирәкме?
Бала ник пычак күтәрә?
11-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Бала ник пычак күтәрә?
Юлда йөрү  нигә куркыныч?
26-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Юлда йөрү нигә куркыныч?
Яшьләр  балга-майга  күнеккәнме?
20-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләр балга-майга күнеккәнме?
Роман кебек  күңеллеме син, юл?
12-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Роман кебек күңеллеме син, юл?
Иң элек бел үз телең…
29-03-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Иң элек бел үз телең…
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»