Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
/ / "Хәерчеләр үрчетеп ятасыз!”

08.02: "Хәерчеләр үрчетеп ятасыз!”

"Хәерчеләр үрчетеп ятасыз!”Күпбалалы әниләргә еш кына нигә шулай диләр?

Узган гасырның туксанынчы елларында Русиядә дөньяга килгән сабыйлар саны сизелеп кимеде. Бу елларда яшь гаиләләрдә, гадәттә, бер бала, күп булса, ике сабый туа иде. 2007 елда булдырылган “Ана капиталы” бу җәһәттән сизелерлек үзгәреш кертте. Икенче бала өчен күрсәтелгән бу матди ярдәм күпләрнең торак шартын яхшыртырга ярдәм итте. Шуны да ассызыкларга кирәк: илнең демографик хәлен яхшыртуга юнәлтелгән чаралар артканнан-арта. Башкортстанда, мәсәлән, беренче балалары туган гаиләләр 300 мең сум күләмендә ярдәм ала башлады. Бу елның гыйнварыннан аз тәэмин ителгән гаиләләр өчен беренче бала туган очракта тагын да матди ярдәм күрсәтеләчәге турында билгеле булды. Моннан тыш, күпбалалы гаиләләргә төрле ташламалар да каралган. Гомумән, сабыйлар күбрәк тусын өчен илдә дә, республикада да төрле мөмкинлекләр булдырылган. Ә җәмгыятьтә күпбалалы гаиләләргә караш, минемчә, яхшыдан түгел...


Җәмәгать транспортында йөргәндә элек еш кына бер күренешкә тап була идем: автобус эчендә берәр бала көйсезләнсә яисә елый башласа, пассажирлар төрлечә ризасызлык белдерә. Уңайсыз хәлдә калган яшь әни, баласын тынычландырырга тырышып, нинди генә хәлгә керми. Ул, гаепле кеше сыман, пассажирларның тынычлыгын тәэмин итәргә тырыша. Әгәр коляска да уңайсызрак урынга куелса, үтеп китүче һәр икенче кеше анага кисәтү ясый.
Узган елның 1 июнендә үзем дә шундый хәлдә калдым. “Балаларны яклау көне” уңаеннан Уфаның М. Гафури исемендәге паркында төрле чаралар үткәрелергә тиеш иде. Апамның 2нче сыйныфны тәмам­лаган кызы да бездә. Шулай итеп мин, 2 яшьлек кызымны коляскага утыртып, 6 яшьлек улымны һәм кечкенә туганымны ияртеп, тукталышка юнәлдем. Иртәнге сәгать 10-11 тирәсе иде. Автобуслар артык тулы түгел. Кысык булмасын дип, “НефАЗ” автобусына утырырга булдык. Колясканы күтәреп алып кердем дә автобусның басып баручылар өчен булдырылган мәй­данчыгына куйдым. Улым белән туганыма янәшәдәге урынны күрсәттем, ә үзем, әлбәттә, коляска янында басып барырга булдым. Каршымда гына утыручы 50-60 яшьләрдәге ике апа минем шулай балалар белән булашуымны игътибар белән күзәтеп утырды. Шуны да ассызыклыйсым килә: утырганда автобусны тоткарламадык, салон эче ярым буш. Гомумән, беркемгә дә кыенлыклар китермәдек. Кузгалып кына киткән идек теге апаларның берсе, бөтен автобуска ишетелерлек итеп икенчесенә: “Нарожают тут!” – дип, ризасызлыгын белдерде. Туганымны да минем бала дип кабул итте инде ул. Икенчесе күзе белән мине баштан-аяк карап чыкты да: “Сама-то еще ребенок”, – диде. Әлбәттә, бу сүзләрдән соң пассажирларның һәркайсы безгә борылып карады. Ачуымнан нишләргә дә белмәдем. Шулай да кыен хәлдә калуымны ничек тә яшерергә тырыштым. Горур кыяфәттә башымны күтәрдем дә: “Да, успела!” дип әйтеп салдым. Әйткән сүзләре мине рәнҗетә алмаганлыгын аңладылар, ахры. Бер-берсенә пышылдап кына нәрсәдер әйттеләр дә, башларын читкә борып, тәрәзәдән карап бара башладылар. Инде барысын да аңлаган туганым бер миңа, бер теге апаларга карап-карап алды. Ә мин, балаларның да, үземнең дә кәефне төшермәскә тырышып, әле берсе, әле икенчесе белән шаяруымны дәвам иттем.
Автобустан төшкәндә бер егет, колясканы күтәреп, җиргә куярга ярдәм итте. Теге апалар да моны карап утырды. Үзләренә кыен булмадымы икән? Таныш булмаган егеткә рәхмәт әйтеп, без инде җәяүләп парк ягына юнәлдек.
Гомумән, мондый күренеш­ләргә еш очрарга туры килә: кибеттә чиратта торганда әни­сеннән әйбер сорап тинтерәткән балага шелтә бел­дер­сеннәрме, дәваханәдә өлкән яшьтәгеләр, сәламәтлегенә зарланып, чиратта бала күтәреп торучының алдына килеп бассынмы... Ирексездән, элек 7-8 бала үстерүчеләрне ничек кабул иттеләр икән, дип уйлаган чаклар да булгалый.
Ни өчен күп балалы гаиләләргә җәмгыятьтә кире караш сакланып килүе аңлашылмый. Шунысы гаҗәп: өлкәнәеп баручы хатын-кызлар арасында күп­балалы гаиләләргә ризасызлык бел­дерүчеләр аеруча күп. Авыр туксанынчы еллар артта калды. Бүген 3-4 бала тәрбияли алырга күпләрнең көченнән килә. Шулай булгач, балалар күбрәк тусын иде. Минемчә, берүзе генә булып, иркәләнеп үскән балага караганда, туганына һәм якыннарына игътибарлы булып, башкаларны да хөрмәт итәргә өйрәнгән балалар киләчәгебездә дә лаеклы шәхесләр булачак.





Басып чыгарырга



Туе нинди —  тормышы  шундый
14-06-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Туе нинди — тормышы шундый
Сан үсә,  сыйфат кими
31-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Сан үсә, сыйфат кими
Яшьләргә иҗат кирәкме?
24-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләргә иҗат кирәкме?
Бала ник пычак күтәрә?
11-05-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Бала ник пычак күтәрә?
Юлда йөрү  нигә куркыныч?
26-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Юлда йөрү нигә куркыныч?
Яшьләр  балга-майга  күнеккәнме?
20-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Яшьләр балга-майга күнеккәнме?
Роман кебек  күңеллеме син, юл?
12-04-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Роман кебек күңеллеме син, юл?
Иң элек бел үз телең…
29-03-2018 :: Журналистның куен дәфтәреннән
Иң элек бел үз телең…
  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных









Новости русской версии сайта


Глазная клиника Ретина



Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы


Гәзит номеры
Номерлар










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»