Заманның “транзит балалары”
“Уфа — Абдуллино” электричкасында күпме вакыт адашып йөргәнен бу үсмер кыз үзе дә белми. Алай гына да түгел, исем-фамилиясен, ата-анасын, туган җирен дә исенә төшерә алмый ул. Шулай да милиционерлар башкаладагы приютка китергәч, андагы җылы мөнәсәбәтне тоепмы, кыз үзен “Маша” дип таныштыра. Аңа бу исемне картәнисе хөрмәтенә кушуларын, кайчандыр әти-әнисе, күп туганнары булган гаиләдә яшәве турында да хәтеренә төшерә ул. Ә берничә көн үтүгә “миңа Кристина дип эндәшегез, ул исем миңа ныграк ошый” дип шаккатыра. Карап торуга 14-15 яшьләр тирәсендәге җирән чәчле бу үсмер кыз әлегә кадәр кайларда йөргәнен дә, әти-әнисен, туган җирен, үзенең ничә яшьтә булуын да төгәл генә әйтә алмагач, приют хезмәткәрләре чираттагы баланы үз канатлары астына алып, аның язмышы турында кайгырта башлый. Суд һәм медицина экспертизасы кызның 15 яшьтә булуын, яшьтәшләреннән акыл һәм психик үсеше ягыннан күпкә калышуын билгели.
27.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Авылым тарихында халкым язмышы
Башкортстанның кайсы гына авылын алсаң да, үзенә генә хас икътисади, сәяси вакыйгаларга бай тарихына сокланасың. Сугышларга, коллективлаштыруга, ачлык елларына бәйле байтак мәгълүматларга юлыгасың. Авылдашларының иминлеге өчен янып йөргән батыр йөрәкле бихисап шәхесләр белән танышасың. Иглин районының гүзәл табигать кочагында урнашкан Рәсмәкәй авылының үткәне дә маҗаралы романга тиң. Аның елъязмасының кайбер битләре белән якыннан танышыйк.26.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
“Туганлыкны кирәк яңартулар...”
Мәскәү!.. Сокландырган да, горурландырган да башкала. Кул астындагыларын бер тарткан, бер каккан пайтәхет. Мең томлык китаплар язсаң да, Мәскәү хакында әйтер сүзең бетмәс. Урам ташларына аяк бассаң, ул сиңа гафиллеген күрсәткән сыман, бармыйрак торсаң, сагына башлыйсың. Мәскәү Русиянең бүтән тарафларын иртән дә, кичен дә күк гөмбәзенең бер урынында балкыган әлеге Чулпан йолдыз кебек, үзенә тартып тора.
25.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Мәскәүдә дә булдык без, Парижны да күрдек без...
Кенәз Кудашев отряды составындагы башкорт атлылары Кремльне шартлатудан саклап кала
Узган елның көзендә Башкортстанның үз теләге белән Русиягә кушылуының 450 еллыгына багышланган тантаналы кичәдәге чыгышында Русиянең ул чактагы Президенты Владимир Путин болай дип белдергән иде: “Илебез бердәмлеге күп сынауларны, шул исәптән, авыр сугыш еллары сынауларын да үтә. Һәм башкорт халкы Русия чикләрен саклауда һәрвакыт намуслы һәм батыр хезмәт итә. Моның иң ачык мисалларының берсе — башкорт полкларының 1812 елгы Ватан сугышында катнашулары. Әйтергә кирәк, ул чакта Башкортстан үзенең атка атланырлык барлык ир-егетләренә корал тоттыра. Нәкъ кенәз Кудашев отряды составындагы башкорт атлылары Кремльне шартлатудан саклап кала.”
“Кызыл таң”ның бүгенге санында Русия тарихында хәлиткеч роль уйнаган әлеге тарихи вакыйга, башкорт гаскәрләренең Кремльне саклауда күрсәткән батырлыгы турында галим, БДУ доценты, тарих фәннәре кандидаты Рамил Рәхимовның язмасын тәкъдим итәбез.
25.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Ана күңеле дә, бала күңеле дә... далада
Беренче сыйныф дәреслекләрендә гаилә турында зур бер тема бар иде. Тема буенча беренче сыйныф укучысы үзенең гаиләсе белән таныштырырга өйрәнә. Мисал итеп “Әби, бабай, әти, әни, сеңлем белән без икәү һәм кечкенә бер песи — барыбыз бергә җидәү”, дип язылган һәм китапка әлеге гаиләнең өстәл артында чәй эчеп утырган сурәте дә төшерелгән була иде. Хәзер әлифбалар нинди темадан башланадыр, әмма хәзер бәхетле гаиләне рекламалап төшкән сурәтләргә әти кеше сирәк эләгә, гадәттә, әни кеше бер бала җитәкләп тора. Анда әби-бабайга да, эне-сеңелләргә дә урын юк... Шул ук вакытта җәмгыятьтә әти-әнисез балалар, ялгыз хатыннар, алименттан качучы аталар, баласыз ата-аналар күбәя бара.
20.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Уттан алып суга сала мәхәббәт дигәннәре
Сине бит гаиләң көтә иде, иптәш өлкән лейтенант!
Бу хакта быел җәй Миякә районы авылларының берсенә Шәҗәрә бәйрәменә кайткан, бүгенге көндә Казахстанда яшәүче 51 яшьлек Миңнегөл ханым сөйләгән иде.
...1938 елның көзендә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган Марат Сафинны Макар (хәзерге Ишембай) районы Петровское поселогына, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау предприятиесенә баш инженер итеп җибәрәләр. Яшь белгеч биредә Шәмсекамал исемле кызга гашыйк була. Яшьләр Таһир белән Зөһрәдәй яратышып өйләнешә. Ел тулуга уллары Ринат туа. Аңа ике яшь тулып та җитмәстән Бөек Ватан сугышы башлана. Маратны фронтка алалар. Югары белемле кешегә шунда ук өлкән лейтенант дәрәҗәсе биреп, рота командиры итеп тәгаенлиләр. Үзе фронтта йөрсә дә, Марат күңеле белән иң якын кешеләре – Шәмсекамал белән улы Ринат янында була. Бу хакта аның сугыш кырыннан көн аралаш язган хатлары сөйли.
1942 елның кышында каты бәрелешләрнең берсендә немец снаряды ярчыгы Сафинның күкрәген каты җәрәхәтли.
20.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Мәңге укыр китап
21 сентябрь — Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көнеГомер ахырына никадәр генә ара калгандыр, Ходай үзе белә. Әмма кешедә бернинди кануннарга да буйсынмаган йөрәк тә бар бит әле. Ул сине яшәү насыйп булыр көннәргә дә тарткандай, бүгенге көн бишегендә дә тирбәткәндәй, әмма, сизүемчә, үткәннәргә ешрак кайтара. Олыгайгач, яшьлектәге таңнар алсурак, каеннар — тәлгәшлерәк, сөмбелләр серлерәк булган сыман. Шулайдыр, чөнки якыннан кырыс һәм кыргый күренгән таулар да, аннан ераклашкан саен, күкселләнә бара, романтик зәңгәр томаннарга төренә.
19.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Егетләрнең асыллары урман кисә
— Соңгы еллар безнең өчен җиңелдән булмады, — диде үз чыгышында республиканың урман хуҗалыгы министры Рәҗәп Нәбиуллин. — Җитешсезлекләре күп булган Урман кодексының гамәлгә ашырылуы бик күп мәсьәләләрне катлауландырды. Ләкин бүген бу авырлыклар артта калды дияргә тулы нигез бар. Иң мөһиме — министрлык янә оештырылды. Димәк, Башкортстанның «яшел алтын”ына контроль тагын да ныграк артачак. Агачны шушы килеш түгел, эшкәртеп сатарга кирәк. Моның өчен яңа технологияләр куллану, инвестицияләр җәлеп итү һәм башкалар планлаштырыла. Бүгенге конкурс исә урман хуҗалыгында эшләүчеләрнең абруен күтәрүгә, алар сафын яшь көчләр исәбенә тулыландыруга юнәлтелгән.18.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
“Без Башкортстан сәгате белән яшәдек”
— Хөрмәтле Мирфатыйх ага, Сез Башкортстан турында беренче тапкыр кайчан белә башладыгыз? Туган җирегез — Татарстанның Ютазы районы да безнең республика чигендә урнашкан.
— Башкортстанны белү безнең Ютазы районы кешеләренә хәтта Татарстанны белүгә караганда да иртәрәк кергәндер. Чөнки Татарстан ике сәгатькә соңрак яши. Безнең якта авыл хуҗалыгы эшләре Башкортстан вакыты белән бара. Иртән ике сәгать алда радио тыңлау да Башкортстаннан башлана. Тәүдә Уфаны тыңлыйлар, аннары — Казанны. Ике сәгать алда булу колхоз эшенә иртәрәк чыгара, ә Казан вакыты җиткәнче эшләп арыган буласың инде. Бу — беренчедән. Икенчедән, Башкортстан чиге Ютазыга бик якын. Без яшь вакытта Октябрьский шәһәре төзелде, һәм безнең бик күп кешеләр анда эшләде. Безгә дә барып йөрергә туры килде анда. Хәтта шунда чик аша чыгып, печән чаптык. Менә шуннан Башкортстанны мин бик иртә беләм. Ул вакытта әле Казан миңа ниндидер ерак җир, сихри бер дөнья сыман тоела иде.
18.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Һәлак булган икенче пилот — Уфа егете
Пермь янында “Боинг-737” самолеты белән булган фаҗига Уфадагы берничә гаиләгә дә олы кайгы китерде. Самолетның икенче пилоты Рөстәм Аллабирдин Уфа егете булган.“Комсомольская правда” гәзите хәбәрчеләре Елизавета Пчелкина һәм Станислав Шахов аның турында түбәндәгеләрне ачыклаган.
16.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
“Йөрәк җылысы белән саклыйк!”
Мәләвез шәһәрендә шундый исем астында наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы акция үтте“Наркомания” дигән зәхмәт Җир шарының барлык илләренә дә үтеп керде. Кешелек наркотикларның законсыз таралуына каршы көрәшнең нәтиҗәле юлларын табарга тырыша. Киңкүләм мәгълүмат чараларында билгеләнүенчә, бүген дөньяда 200 миллион наркоман яши. Аларның 4-6 миллионы Русиядә. Илдә наркотикларны артык зур дозада кулланудан ел саен 70 меңгә якын кеше үлә. Русия Федерациясендә 2005- 2009 елларга “Наркотикларга һәм аларның законсыз әйләнешенә каршы комплекслы чаралар” федераль программасы эшли. Аның максаты — 2010 елга илдә наркотикларны законсыз куллану даирәсен 2004 елдагы белән чагыштырганда 16-20 процентка киметү.
12.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
М. Г. СТАРЦЕВ: “Гайдар хөкүмәте дә җимерә алмады”
Михаил Гаврилович Старцев 1938 елда Бөре шәһәрендә туган. Хезмәт юлын Дуван районында башлаган. 1962 елдан “Башнефтезаводстрой” (БНЗС) трестында. 1993 елдан аның генеральный директоры, Башкортстанның һәм Русиянең атказанган төзүчесе. Хезмәт кызыл Байрагы, “Почет билгесе”, Салават Юлаев орденнары белән бүләкләнгән. Ул трестны җитәкләгән чорда төзүчеләр Химиклар мәдәният сараен, “Башкортостан” сәүдә үзәген, хастаханәләр, балалар бакчаларын, мәктәпләрне һ. б. сафка керткән. М. Г. Старцев бүген дә төзелештә эшли.
11.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Өч буын да агач эшендә
Минәҗетдиновлар заманга җиңел яраклаштыГади җир кешесенең бердәнбер күз терәп торыр урыны булган күмәк хуҗалыклар таркалгач, күпләр югалып калды. Ә заманга яраклаша белгәннәр үз көнен үзе күрә башлады. Дүртөйле районы Биектау авылында яшәүче Минәҗетдиновлар да нәкъ шундыйлардан.
Замана җилләре «Агыйдел” колхозын таркаткач, биредә гомер кичерүче күпләрнең алдына: “Арытаба кайда эшләргә?” дигән сорау килеп баскандыр, мөгаен. Берәүләр Себер якларына юлланса, икенчеләр кул сузымында гына ятучы Дүртөйлегә, өченчеләр Краснокама ягындагы нефть чыгару эшенә китәргә мәҗбүр була ул чакта. Зәмзәмия һәм Рәзиф Минәҗетдиновларның да бер уллары шул вакытта Себер якларына китә. Икенчесе —- кулында зоотехник дипломы булганы —- авылда кала.
10.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Туган көнең белән, Нефтекама!
Республиканың иң яшь һәм иң гүзәл шәһәрләренең берсе Нефтекама 45 яшьлек юбилеен билгеләде. Бәйрәмгә багышланган чараларда Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры Раил Сарбаев, күпсанлы кунаклар катнашты.
Кайчандыр эшчеләр бистәсе булып төзелә башлаган Нефтекама бүген республиканың төньяк-көнбатыш зонасының сәнәгать, мәгариф һәм мәдәният үзәгенә әйләнде. Төрле өлкәдәге күпкырлы уңышлары, җитештергән товарлары белән шәһәр үзен республикада гына түгел, Русиядә һәм чит илдә танытырга өлгерде. Илдәге һәр икенче автобус Нефтекамада чыгарыла, Русиядә ясалма күннең яртысын диярлек Нефтекама “Искож” ачык акционерлар җәмгыяте җитештерә. Нефть җиһазлары заводы, “Нефтекама машина төзү” заводы, “Бораулау эшләре идарәсе” җәмгыяте, күн-галантерея фабрикасы һәм башка оешма-предприятиеләр җитештергән товарлар республика һәм Русия конкурсларында “иң яхшы товар” исемнәре яулый, медальләр белән бүләкләнә.
09.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Чакмагышка тагын барам әле...
Төгәл 25 елдан соң да күңел шушы төбәккә тартыла
Вакыт хәтерне тоныкландыра һәм, ахыр килеп, тәмам җуя дип раслаулары гел генә дөрескә чыкмый икән. Хәер, тормыш юллары сине кай тарафларга гына илтсә дә, нинди сулар кичтерсә дә, йөрәгеңдә синең белән бергә бакый иленә китәчәк исемнәр, сагынып йөреп-йөреп тә янә кайтып баш ияр җирләр була. Алар синең кан-кардәш туганнарың, я төп нигезең булуы да мотлак түгел. Иң мөһиме — шул җирдә тамырланып гомер иткән, хезмәт күрсәткән, сиңа дуслык дигән изге тойгыны татыткан кешеләр. Кайбер якларга сәфәр кыласың да, анда тагын барырга да омтылып тормыйсың, кем беләндер күрешеп-сөйләшеп, йомыш йомышлыйсың да шул мәлдә үк онытасың. Күңел түрендә мәңгелеккә урын алу өчен күргән-танышкан-белгән кешеләрне ихлас хөрмәт итәргә, яратырга кирәктер ул.
09.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Социалистик Хезмәт Герое Рәис Баһаветдинов: Туган як, дип тибә йөрәгем
Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстанның атказанган зоотехнигы, Стәрлетамак районының шәрәфле шәхесе, берничә орден кавалеры Рәис Баһаветдинов республика халкына яхшы таныш. Аның исеме Стәрлетамак районы тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Иң алдынгы һәм тотрыклы хуҗалыкларның берсе булган Салават исемендәге колхозны утыз ел җитәкләп хаклы ялга чыккан ветеранны туган авылы Югары Усылыда олысы да, кечесе дә хөрмәт итә, киңәш-фатыйха сорап мөрәҗәгать итә.
04.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Максатлы халык алга бара
Шәҗәрә бәйрәме
Дәүләкән районының Асылыкүл буенда урнашкан Алга авылында күркәм йолага әверелгән Шәҗәрә бәйрәме узды.
Анда Дәүләт җыелышы-Корылтай комитеты рәисе, Башкортстанның халык шагыйре Равил Бикбаев, Дәүләкән районы хакимияте башлыгы Закир Бикбулатов, Башкортстанның халык язучысы Гайса Хөсәенов, Һәдия Дәүләтшина исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, шагыйрә Гөлфия Юнысова, Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Азамат Юлдашбаев, язучы һәм галим Суфиян Сафуанов, балалар язучысы, педагог Рәсимә Ураксина, “Ватандаш” журналының баш мөхәррире, Башкортстан Журналистлар берлеге рәисе Фәрит Әхмәдиев, язучы һәм тәрҗемәче Айдар Хөсәенов, журналист Закир Зиннәтуллин катнашты. Җыенга фатыйха биреп, Алга авылы имамы Мөдәрис Вәлиев дога кылды.
04.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Ананы юатыр сүзләр юк
Чалт аяз күк тә күз яшьләренә төелгәндәй тоела. Урамнардагы тынлык иңнәрне авыр йөк булып баса. Бердәнбер улын югалту кайгысыннан сыгылып төшкән ананы юатыр сүз бармы дөньяда? Егерме бер генә яшендә тол калган кызыкайның (хәтта “хатын” дип язарга, әйтергә тел бармый) хәсрәтләрен кайсыбыз җиңеләйтә ала? Дөньяга килмәс борын ятим калган сабыйның ана карынында сагаеп калган йөрәккәе ниләр кичерә бүген? Туганнарының соңгы сулыш алганын күреп тә аңа берничек тә ярдәм итә алмаган апасы белән җизнәсенең хәлен кем җиңеләйтә ала? Өлкән апасына ни әйтергә? Менә-менә уллары армия сафына алыначак аналарның күзенә ничек карарга?! 21 яшьлек, типсә тимер өзәрлек егетнең чәчкәдәй гомере өзелүгә кем гаепле?!.
03.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Дөнья базарында тиңе юк
Ике көн дәвам иткән ярминкәдә 120 тонна чамасы бал сатылды
Традицион “Башкорт балы” бәйрәме быел да республика күләмендә көтеп алынган чарага әйләнде. 30-31 августта башкалабызның “Юбилейный” мәдәният сарае мәйданында башкорт балы сәүдә-күргәзмәсе үтте. Анда 40тан артык районнан умартачылар үзләренең продукцияләрен тәкъдим итте. Әлеге чарада республика Президенты Мортаза Рәхимовның да катнашуы һәм аның умартачылар, сатып алучылар белән очрашуы бәйрәмне тагын да җанлырак, мәртәбәлерәк итте.
02.09.2008 (№ ): Җәмгыять Давамы
Новости русской версии сайта

20.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Экономика

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (583)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»