Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Январь 2009 года

Ветеранга олы хөрмәт күрсәтелде

Күптән түгел Гафури районы хакимияте мәдәният сараенда Бөек Ватан сугышы яугире, педагогик хезмәт ветераны Сәйфулла Мәҗитовның 90 яшенә багышланган тантана оештырды.
Тормышның сикәлтәле һәм бормалы юлларын үтеп, аның ачысын-төчесен, күтәрә алмаслык авырлыкларын татып үскән ул. Әтисе Хәмит Гражданнар сугышыннан кайтып вафат була. Ә сеңлесе яшьли генә ачлыктан үлә. Ничек кенә авыр булмасын, Сәйфулла белем алу хыялы белән яши. Ялгызкаен авылында 7нче сыйныфны тәмамлый. Арытабан Стәрлетамак педагогия техникумында укып диплом алгач, 1937 елда Мәчетле районына эшкә җибәрелә. Анда укытучы, мәктәп директоры, РОНО инспекторы булып эшли. Сәләтле, оста оештыручы кешене тиз күрә белеп, аңа җитәкчеләр җаваплы вазыйфалар тапшыра. Халык арасында абруй казанган кеше һәрчак ышанычны акларга тырыша.

24.01.2009 (№ ): Җәмгыять

Юбилей тантанасы бәйрәмгә әверелде

Төркиянең башкаласы Анкарада ТЮРКСОЙның (Төрки мәдәниятне һәм сәнгатен берлектә үстерү буенча халыкара оешма) 15 еллыгына багышланган тантаналар үтте. Юбилей чаралары төрки сәнгатьнең чын бәйрәменә әверелде, кешеләрнең изгелеккә һәм гүзәллеккә омтылуларын, аралашуга зур ихтыяҗ тоюларын ачык күрсәтте.
Тантаналарда ТЮРКСОЙда, әгъза булган барлык илләр вәкилләре, шул исәптән Башкортстан Республикасы делегациясе дә катнашты. Вәкилләр арасында Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясе ректоры Ишмөхәммәт Галәветдинов, Башкортстан Хөкүмәте каршындагы Архив эшләре идарәсе начальнигы урынбасары, Русиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты Юлай Гайнетдинов, Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкортстан дәүләт филармониясе биючесе Юлия Чигвинцева бар иде.

23.01.2009 (№ ): Җәмгыять









Новости русской версии сайта

Яңа номер

Вступить в нашу группу Вконтакте


sendmail


Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF




Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»