“Безнең күңелләрдә – изге уйлар”

1 елда Русия, Кытай, Казахстан, Таҗикстан, Кыргызстан һәм Үзбәкстан ил җитәкчеләре тарафыннан оештырылган халыкара оешма.
ШОС оешмасына керүче дәүләтләрнең гомум территориясе — 30 миллион квадрат километр, бу Евразия континентының 60 проценты дигән сүз. Анда Җир шары халкының дүрттән бер өлеше яши, составында, Америкадан кала, дөньяда иң көчле икътисадлы Кытай булуы аны куәтле берләшмә итә.
Оешманың төп максат-бурычлары — шушы дәүләтләр кергән территориядә тотрыклылыкны һәм хәвефсезлекне ныгыту, террорчылык, сепаратизм, экстремизм һәм наркотрафик белән көрәш, икътисади хезмәттәшлекне, фәнни һәм мәдәни бәйләнешләрне үстерү, көчәйтү.
28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Сәясәт Давамы
Арзан һәм сыйфатлы, файдалы һәм тәмле

Дәүләт җыелышы-Корылтайның азык-төлек хакларына контрольлек итүче эшче төркеме Уфаның Дим районында урнашкан “Травы Башкирии” предприятиесендә булды. Депутат Римма Үтәшева җитәкләгән делегация составында “Бердәм Русия” партиясенең “Халык контроле” федераль проекты әгъзалары, журналистлар да бар иде. Сәфәрнең максаты — яңа икътисади шартларда предприятиенең эш тәҗрибәсен өйрәнү.
28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Икътисад Давамы
Эшкә чумган кешеләрнең җырлы-моңлы мәлләре

Көр күңеллеләр генә мәдәни чараларга, җырга-моңга тартыла. Ә моның өчен тормыш авырлыкларын җиңеп, туган төбәгеңә, яраткан эшеңә тугры калып, тормышыңнан канәгать була белергә кирәк. Туймазы төбәгендә нәкъ шундый кешеләр яши. Күптән түгел шәһәрнең 55 еллыгын билгеләп үткән, көзгә районның 85 еллыгын каршыларга әзерләнүче халыкның кәефе күтәренке. Туймазыны башта — станция, соңрак шәһәр дәрәҗәсенә күтәргән тармаклар турында күп сөйләргә була, әлбәттә, әмма бүген сүзебез — мәдәният турында. Төбәктә 300дән артык кешене эшле иткән 36 мәдәният йорты, 3 музыка, берәр сәнгать һәм сынлы сәнгать мәктәпләре, 44 китапханә (шуларның 6сы — модельле), үзәк мәдәният һәм ял паркы бар. Шәһәрдә, шулай ук, тарих һәм туган якны өйрәнү музее, Туймазы татар дәүләт драма театры һәм “Спутник” күңел ачу кинокомплексы халыкны хезмәтләндерә. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Илдар
28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Мәдәният һәм сәнгать Давамы
Дүртөйле детективы

28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Дөнья бу... Давамы
Халык кәсебенә — яшел юл

28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Җәмгыять Давамы
Җиңүдә Нефтекаманың да өлеше бар

28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Спорт Давамы
Җаны олының — эше олы

28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Җәмгыять Давамы
Ул үзе җанлы тарих

Ветераннар белән һәр очрашу дулкынландыра мине. Чал чәчле яугирләрнең орден-медальләрен чыңлатып, балалар янына килүе, бер сүз сөйләмәгән очракта да, үзе үк тәрбияви әһәмияткә ия. Әмма аларның яшь буынга әйтер нәрсәләре күп. Утны-суны кичкән, сугыш дәвере һәм аннан соңгы елларда тырыш хезмәт салган, зарланырга яратмаучы, һәрчак яхшылыкка өндәүче бу кешеләрнең сөйләгәне тарихның җанлы битләре кебек бит ул.
28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Җәмгыять Давамы
Өстәмә шөгыльләнү — укытучының шәхси бизнесы

28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Мәгариф Давамы
Мәктәпне сайлап буламы?

Кайсы ата-ана баласының шәһәрдәге иң яхшы мәктәптә төпле белем алып чыгуын теләми икән? Күпләр укучы башына салыначак белемнең аның мөмкинлекләренә һәм сәләтенә түгел, нәкъ менә ул укыячак мәктәпнең исеменә һәм дәрәҗәсенә бәйле булуына ышана. Шуңа да сабые балалар бакчасында вакытта ук абруйлы гимназияне яисә лицейны белешеп, анда эләгү юлларын эзли башлый.
28.02.2015 (№ 38-39 (24643)): Мәгариф Давамы
Хакыйкать сәгате

Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов кредит ресурслары дефициты шартларында республика икътисадын яңа мөмкинлекләр эзләүгә юнәлтте. Февральдә ул кризис чорында икътисадны үстерү юлларын табу буенча анык карарлар кабул итү өчен бизнес-берләшмәләр белән очрашты. “Шартлар авыр, тыштан акча керми. Ил эчендә акча кискен дефицитка әверелде. Предприятиеләрнең әйләнеш ресурслары күләме кими”, — диде республика җитәкчесе.
Төбәкләр өчен федераль үзәкнең рецепты — чыгымнарны кыскарту һәм озайлы проектлардан баш тарту. Әмма акчаны сакчыл тотыну гына мәсьәләне хәл итүдә ярдәм түгел. Позицияне саклап калу өчен ресурслар таләп ителәчәк. Ә аларны каян алырга?
26.02.2015 (№ 36-37 (24641)): Сәясәт Давамы
Бездән соң да яшәсен!

2000 елдан башлап 21 февральдә Халыкара туган телләр көне билгеләнә. ТУГАН ТЕЛ алдында баш ию, аның матурлыгына, мөһимлегенә, кадерлелегенә игътибар итү көне ул. Башкортстан — Русиянең күпмилләтле төбәге. Республикада туган телләр өйрәнүгә зур игътибар бирелә, халыкның күпчелеге ике-өч телдә иркен аралаша. Мәктәпләрдә туган тел буларак башкорт, урыс, татар, чуваш, мари, удмурт, мордва, немец, украин, белорус, латыш, поляк, яһүд, әрмән телләрендә (барлыгы — 14) укытыла. 160лап милләт вәкилен үзенә сыендырган Башкортстан өчен Туган тел бәйрәменең әһәмияте бигрәк тә зур.
26.02.2015 (№ 36-37 (24641)): Мәдәният һәм сәнгать Давамы
Максат — 10-12 процент үсешкә чыгу!

Узган гасырның 90нчы елларында авыл хуҗалыгында реформалар башлангач, “Русия халкының азык-төлеккә ихтыяҗын фермерлар канәгатьләндерә алырмы?” дигән сорау еш яңгырый иде. Сер түгел, үзгәртеп корулар башланган чорда халык фермерларда элекке җир хуҗаларын, алпавытларны күрде. Әлбәттә, күмәк хуҗалыклар таралган авыл биләмәләрендә бүген фермерларның әһәмияте беркайчан да булмаганча зур, аерым төбәкләрдә урындагы соцаль мәсьәләләрне хәл итүдә төп көч булып тора. Чирек гасыр элек үк Башкортстанда барлык категориядәге хуҗалыкларның да тигез үсешен, эшчәнлеген тәэмин итүче законнар кабул ителде. Алар, әлбәттә, аграр җитештерүдә дәүләт ярдәмен арттыру белән бәйле иде. Республикада фермер хуҗалыклары бүген дә үсеш юлында, 2010-14 елларда, мәсәлән, тулай аграр җитештерүдә аларның өлеше 3,9 проценттан 7,2 процентка үсте. Узган елда крестьян-фермер хуҗалыклары 9,8 миллиард сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерде.
Берничә
26.02.2015 (№ 36-37 (24641)): Икътисад Давамы
Нихао, дәүәти!

26.02.2015 (№ 36-37 (24641)): Дөнья бу... Давамы
Музей гына түгел — иҗат йорты

26.02.2015 (№ 36-37 (24641)): Җәмгыять Давамы
Клипмейкер һөнәре – иҗат та, бизнес та

Тимур Ганиев — татар-башкорт эстрадасында билгеле клипмейкер. Милли музыкаль телеканалларны караганнар аның эшләре белән яхшы таныш. Ринат Рәхмәтуллинның “Тормыш китабы”, Хәния Фәрхинең “Сине көтәм, газиз балам”, Радик Юлъякшин белән Альбина Хәкимова башкаруындагы “Ашкына гомер” җырларына клиплар күпләрегезнең күңелен яулап өлгергәндер. Гадәти булмаган һөнәр иясе белән сезне дә таныштырырга булдык. Клип нәрсә ул һәм ничек төшерелә? Шул турыда Тимур Ганиев белән сөйләштек.
26.02.2015 (№ 36-37 (24641)): Яшьлек Давамы
“Фатирлы да, йортлы да булдык”

26.02.2015 (№ 36-37 (24641)): Яшьлек Давамы
Кул эшенә дә, кул сугышына да оста

26.02.2015 (№ 36-37 (24641)): Яшьлек Давамы
Башкалага — яңа “НефАЗ”лар!

20 февральдә Уфада, Урыс дәүләт академия драма театры каршындагы мәйданда, Башкортстан Хөкүмәте “Башавтотранс” предприятиесенә 30 яңа “НефАЗ” автобусы тапшырды. Чарада Хөкүмәт Премьер-министры урынбасарлары Владимир Нагорный һәм Дмитрий Шаронов, Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитеты рәисе Ильяс Мөниров, Дәүләт җыелышы-Корылтайның комитет рәисе Елена Родина, Уфа шәһәре хакимияте башлыгы Ирек Ялалов һәм башкалар катнашты.
25.02.2015 (№ 34-35 (24639)): Яңалыклар Давамы
Шәһәрнекеннән ким түгел

Быел Благовар районы оештырылуга 80 ел тулачак. Истәлекле вакыйга уңаеннан төбәктә күләмле чаралар билгеләнгән. Языково авылында 110 урынлык заманча балалар бакчасы ачылу аерым әһәмияткә ия. Аны ачу тантанасында мәгариф министры Әлфис Гаязов катнашты.
25.02.2015 (№ 34-35 (24639)): Җәмгыять Давамы
Гаетбай аты ир-атны уйландыра

Узган Мәдәният елында Кушнаренко районы үзешчәннәре, халык театры һәм китапханәләр челтәре хезмәткәрләре җөмһүриятебез казанышларына кертерлек байтак матур иҗат уңышлары яуладылар. Игълан ителгән Әдәбият елын да бу төбәктә тиешле дәрәҗәдә үткәрергә җыеналар. Февраль уртасында ук Кушнаренко халык театрының драматург Наил Гаетбайның “Аты барның – дәрте бар” комедиясен сәхнәгә куюы — моңа ныклы дәлил.
25.02.2015 (№ 34-35 (24639)): Мәдәният һәм сәнгать Давамы
Абый һәм сеңел, имеш...

Гөлүсә кичке якта кече улына дәрес әзерләргә ярдәмләшеп утырганда телефон шалтырады. Хатын үз бүлмәсенә чыкты да кем шалтыратканын карады. “Абый... Камил абый...” Тик телефонны сүндереп куйды. Үзенә үзе аптырады Гөлүсә... Кара әле, берни уйлап өлгермәде, ә бармаклар үзләре кнопкага басты. Күрәсең, еллар буена бу хәрәкәтне кабатлый торгач, куллары инде күнеккән...
25.02.2015 (№ 34-35 (24639)): Дөнья бу... Давамы
Кәнәфигә утырма, авырга калырсың!

Мондый сәер хәлләр турында узган гасыр ахырында Англия матбугаты күп язды. Барысы да аптырашта: гади генә бер кәнәфидә бераз гына ял итәргә утырып торган ханымнар берничә көн үтүгә үзләрендә хатын-кызга гына аңлашыла торган үзгәрешләр сизә башлаган, күңеле болганып, тозлы яшелчәләр ашыйсы килү теләге белдергән. Бу бит бөтенләй башка сыймый! Моның бит булуы мөмкин түгел! Әмма фактлар киресен сөйли.
25.02.2015 (№ 34-35 (24639)): Төрлесеннән Давамы
Укыту сыйфаты укучының белемендә күренә

25.02.2015 (№ 34-35 (24639)): Көнүзәк Давамы
Аң-акыл, хис-тойгы энҗесе

25.02.2015 (№ 34-35 (24639)): Җәмгыять Давамы
Новости русской версии сайта

20.02.2019 :: Общество

19.02.2019 :: Экономика

Яңа номер
Безгә кушылыгыз
Видеоматериаллар
Кызыл тан турында клип
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.
Игътибар итегез
Рубрикалар
Материаллар архивы
- Февраль 2019 (583)
Январь 2019 (999)
Декабрь 2018 (993)
Ноябрь 2018 (934)
Октябрь 2018 (865)
Сентябрь 2018 (705)

«Республика Башкортостан»