Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» Материалы за Сентябрь 2017 года

Түрдә булсын һәрчак урыныгыз!

Түрдә булсын һәрчак урыныгыз! Өлкән буын вәкилләрен социаль яклау мәсьәләләре республикада иң җитди игътибар үзәгендә.

Бүген республикада 950 меңнән артык өлкән яшь­тәге кеше яши, шуларның 470 меңенә социаль ярдәм чаралары күрсәтелә. Бу максатларга агымдагы елның беренче яртысында 2,2 миллиард сум юнәл­телгән.

Бу хакта гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова җиткерде. Тәүдә ул социаль ярдәм төр­ләренә тукталды. Әйтик, хезмәт ветераннары һәм мактаулы исеме булганнар ай саен 376 сум күләмендә өстәмә түләүләр, шулай ук ком­муналь хезмәтләр өчен чыгымнарга 50 процент ташлама ала. 80 яше тулган ялгыз пенсионерларга капиталь ремонт өчен түләү тулысынча ком­пенса­цияләнә. Моннан тыш, әлеге категория пенсионерларны эш дәве­рендә беркетелгән полик­лини­каларында һәм башка медицина учреждение­лә­рендә хезмәтләндерү дә саклана. Шулай ук алар шифаха­нәләргә путевкалар белән тәэмин ителә, торак, гараж һәм бакчачылык кооперативларына кергәндә өстенлек белән файдалана.

30.09.2017 (№
113 (25117)): Көнүзәк

Күңелгә уелдыгыз

Күңелгә уелдыгыз Безнең һөнәрнең башка берәүдә дә кабатланмый торган үзенчәлеге бар – журналистка барлык ишекләр дә ачык. Ул ябык булса, тәрәзә бар. Алай гына түгел, еш кына күңел ишекләре дә ачыла безнең алда. Менә монысы инде аеруча кадерле.

Кем белән генә аралашмый журналист – урамдагы сәрхүштән алып, президентка кадәр. Әмма кайберәүләр интервьюга бульдозерда киләдер кебек – аның эттергечен берничек тә кузгаталмыйсың. Аңа башны бәреп булмый бит инде, борылып китәргә ашыгасың, син уйлаган мәкалә тумый кала.

Ул туган хәлдә дә, барысы да ак кәгазьгә төшми әле – күңелдә калганы да җитәр­лек. Еллар узу белән, шушы күңелдә калганнар ташка басылганнардан да кадерлерәк була бара.

Быел Казанга баруымда Яңа татар бистәсендәге каберлеккә барып, күңелдә яктылык калдырган мәрхүм­нәргә зиярәт кылдым. Шушы яктылыктан сезгә өлеш чыгарырга булдым.

30.09.2017 (№ 113 (25117)): Журналистның куен дәфтәреннән









Новости русской версии сайта

Яңа номер

145 (25299) от 14 декабря 2018


Игътибар итегез

sendmail

Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.


ТВ карагыз!

Важная информация

Постановление Правительства РФ от 26.12.2016 N 1498 "О вопросах предоставления коммунальных услуг и содержания общего имущества в многоквартирном доме" в формате PDF


Журнал Тулпар

Антитеррор

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы












Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»