Кызыл Таң
Русский Pdf-версия
Вконтакте facebook facebook Вконтакте Вконтакте
Оештыручылар:
Башкортстан Республикасы
Дәүләт җыелышы - Корылтай,
Башкортстан Республикасы Хөкүмәте
Гәзит сишәмбе, пәнҗешәмбе,
җомга көннәрендә чыга
» » “Йортыгызга — иминлек!”

“Йортыгызга — иминлек!”
15.03.2018 / 2018 – Гаилә елы

“Йортыгызга — иминлек!” Бүздәк район китапханәсендә шул исемдәге үзенчәлекле бәйрәм үтте.

Чарага 60 еллык бриллиант туйларын каршылаган Хәния һәм Раил Шәриповлар, алтын туйларын билгеләгән Рәсилә һәм Флүр Хановлар, Мөсәтдиха һәм Әбүзәр Фатиевлар килде. Юбилярларны Башкортстан Башлыгы Рөстәм Хәмитов исемен­нән тәбрик­ләп, район хакимияте баш­лыгының социаль мәсьә­ләләр буенча урынбасары Гөлфия Габдрәфыйкова истәлекле бүләкләр тапшырды. Бүздәк авыл хакимияте башлыгы урынбасары Мидхәт Дистанов һәм район ветераннар Советы рәисе Роза Байтирәкова бәйрәмдә катнашучыларга матур теләкләрен, котлауларын җиткерделәр.


Нәрсә соң ул гаилә? Бер социолог аны “җанга шифалы ял” дигән, ә икенчесе “психологик сыену урыны” дип атаган. Кешенең иң зур бәхете — гаиләсе. Алтмыш ел мәхәббәт, хөрмәт һәм ышаныч кебек күркәм сыйфатларны күңел­ләрендә бүгенгәчә саклаган парлар­ның берсе — Хәния һәм Раил Шәриповлар гаиләсе­нә туры киләдер бу сүзләр. Гаилә башлыгы Раил Мө-хәммәтшәех улы Иске Сабай авылында туып-үскән. Гомерен авыл хуҗалыгына багышлаган. 32 яшендә авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый ул. Кушнаренко районында баш агроном булып эшләгәндә, осталыгын күреп, 1969 елда район­ның авыл хуҗалыгы ида-рәсенә баш агроном итеп билгелиләр.1976 елда туган якларына әйләнеп кайткан Раилне Бүздәк райо­нының “Уртакүл” совхозына эшкә тәгаенлиләр. Соңрак ул Тимирязев исемендәге совхозда баш агроном бу­ла.1958 елда ул районның Алан авылында туып-үскән Хәния Хәбетдин кызы бе­лән гаилә кора. Медицина училищесын тәмамлап, Сабайга эшкә килгән кызга бер күрүдә гашыйк була Раил һәм күп тә үтми ике яшь йөрәк кавышып, матур гаилә кора. Ике малай бер кызга гомер бүләк иткән Шәриповлар, балаларына югары белем биреп, аларны үзаллы тормышка чыгаралар. Бүген алар оныкларына шатланып яши.
— Күңелең гел яхшылык, изгелек, матур хисләр белән генә тулган булса, еллар үтү белән гүзәлләнә генә барасың, картаймый­сың”, — ди бәйрәмгә килгән Рәсилә һәм Флүр Хановлар. Бөре педагогия институтын тәмамлаган Флүр 1нче Бүздәк урта мәктәбендә ун ел физика укытканнан соң, Әмир авылы мәктәбендә дүрт ел белем бирә. 1979 елдан 2нче мәктәптә укыта. Лаеклы ялга чыкканнан соң да биш ел эшли әле ул. Күпсанлы Мактау грамоталарына лаек булган. Флүр Гаян улы — Русия Федерациясе халык мәгари­фенең мактаулы укытучысы, югары категорияле педагог, ике тапкыр Сорос премиясе лауреаты. Аның тормыш иптәше Рәсилә Бәхтияр кызы күпбалалы гаиләдә туып-үсә. Мәктәпне тәмам­лагач, статистика бүлегендә эшли һәм үзен укыткан Флүр Гаян улына кияүгә чыга. 25 ел гомерен “Сельхозэнерго”да баш хисапчы вазыйфасына багышлый. Әти-әни гаиләнең тоткасы булса, балалар — гаиләнең көзгесе. Хановлар бик акыл­лы, матур өч бала үстереп, тормыш юлына озата. Алар һәркайсы югары белем алып, тормышта үз урыннарын, парларын табып, матур гаилә корды. Бүген Хановлар нәселендә 6 онык тәрбияләнә.
Төп-төгәл илле ел элек 1958 елда Мөсәтдиха белән Әбүзәр Фатиевлар тормышында истәлекле вакыйга була — алар гаилә кора. Бу вакытта Әбүзәр — институтның беренче курсы студенты, Мөсәтдиха үзәк район дәваханәсендә практика үтә. Бер-берсенә гашыйк бу пар ике елдан артык дуслашып йөргәннән соң, 1967 елның октяб­рен­дә чәчләрен чәчкә бәйли. Бу көнгә һәркайсы үз юлы белән килә. Әбүзәр туган авылы Кыска-Елгада җиде­еллык мәктәп тә­мамлый. Совет Армия­сен­дә хезмәт итеп кайткач, Баш­кортстан авыл хуҗалыгы институтын тәмам­лый. “Уртакүл” совхозында инженер механик булып эшли, соңрак 16нчы ПМК­ның баш инженеры, 9нчы ПМК җитәкчесе итеп тә­гаен­ләнә. Тормыш иптәше Мөсәтдиха — Өчтүбә авылы кызы. Медицина училищесын тәмам­лагач, үзәк район дәваха­нәсенә эшкә килә. Тырыш, оста хезмәт­кәрне тиз күреп алалар. Тиз­дән ул операция шәф­кать туташы була. Оештыру сәлә­тен күреп, аны районның көнкүреш комбинатына җитәкче итеп тәгаенлиләр. “Кайда да һөнәремне яратып, җиң сызганып хезмәт салдым”, – ди ветеран.
Үзләре төзеп кергән сарай кадәре йортлары ерактан ук балкып тора Фатиев­ларның.
Бәйрәм күңелле үтте. Юбилярларны котларга аларның гаилә дуслары, балалары һәм оныклары килде. Китапханә хезмәт­кәр­ләре Рита Дистанова, Венера Кутушева, Эльза Бәдертдинова һәм Альфир Сөләйманов башкаруындагы җырлар бәйрәмгә ямь өстәде. Рита Дистанова белән Ләйсән Шәйбәкова бәйрәмне бик оста алып бардылар.
Озак еллар бер-берсенә терәк, яшьләргә үрнәк булып яшәүче гаиләләргә киләчәктә дә имин тормыш телибез.

Зөһрә Әскарова,
Әмир авылы китапханәчесе.






Басып чыгарырга


  • Имя:
    E-Mail:


  • Полужирный Наклонный текст Подчёркнутый текст Зачёркнутый текст | Выравнивание по левому краю По центру Выравнивание по правому краю | Вставка смайликов Картинка Выбор цвета | Скрытый текст Вставка цитаты Преобразовать выбранный текст из транслитерации в кириллицу Вставка спойлера

  • Включите эту картинку для отображения кода безопасности
    Введите код:
     
     
    Нажимая на кнопку, вы соглашаетесь с обработкой персональных данных




Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Сегодня, 12:54 :: Көнүзәк
Фаҗигаләр булмаска тиеш!
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:49 :: Яңалыклар
Дүрт көн эчендә - миллион ярым штраф!
Сегодня, 12:43 :: Көнүзәк
"Җәй үтәчәк, көз җитәчәк!"
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
Сегодня, 12:40 :: Яңалыклар
Хезмәт хакы бурычлары - 594 миллион сум!
33 сәгать... таганда атынган
Сегодня, 12:25 :: Кызыклы яңалыклар
33 сәгать... таганда атынган
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Сегодня, 10:47 :: Җәмгыять
Аерылам, дигәч, хөкемгә тарттырган...
Харап бит, чын булса!
Сегодня, 09:56 :: Тормыш
Харап бит, чын булса!




Новости русской версии сайта



Яңа номер

46 (25350) от 19 апреля 2019


Безгә кушылыгыз

Вступить в нашу группу Вконтакте

Видеоматериаллар

Кызыл тан турында клип


Телепроект Ассамблеи и Дома Дружбы народов Татарстана совместно с ГТРК "Татарстан" - программа "Национальный вопрос и - ответ". Гость студии - главный редактор газеты «Кызыл тан» (Башкортостан) Фаил Фатхтдинов.

Игътибар итегез

Журнал Тулпар

Антитеррор




Рубрикалар




Материаллар архивы










Печать книг

Безнең иске сайтыбыз

Филиалы ГУП РБ ИД
«Республика Башкортостан»